Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхмәт Абдулла

Язучы-прозаик һәм драматург (Абдулла Сафиулла улы Әхмәтов) 1905 елның 25 мартында хәзерге Курган өлкәсенең Притобольный районы Звериный (Звериноголовск) дип йөртелгән татар авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Унбиш яшенә кадәр ата-ана тәрбиясендә үсеп һәм хосусый хуҗалыктагы эшләрдә катнашып, авыл мәктәбендә башлангыч белем ала, аннары, махсус курслар тәмамлап, 1922–1923 елларда Чиләбе өлкәсенең Олы Солтан авылындагы ятим балалар йортында тәрбияче һәм туган авылында уку йорты мөдире булып эшли. Шул чорда ул Уралда, Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә чыга торган «Социализм юлы» газетасына көндәлек авыл тормышыннан хәбәрләр яза башлый. 1925 елда совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, яшь хәбәрчене Свердловск шәһәрендә «Социализм юлы»ның дәвамы булып чыга башлаган «Сабан һәм чүкеч» газетасына эшкә чакырып алалар. Газетада эшләү, ул вакытта Свердловскида яшәүче Идрис Туктаров кебек яшь каләм ияләре һ.б. журналистлар белән якыннан аралашу А.Әхмәтнең иҗади сәләте ачылуга уңай йогынты ясый: газета-журналларда аның бер-бер артлы очерклары, кыска хикәяләре, ә 1931 елда Мәскәүнең СССР халыклары Үзәк нәшриятында «Кара баганалар» исемле беренче китабы дөнья күрә.
1932 елда А.Әхмәт татар әдәбияты һәм мәдәниятенең мәркәзе Казанга күчеп килә. 1932–1936 елларда ул – Казан дәүләт педагогия институты студенты. Институтны тәмамлагач, Ватан сугышына кадәр (1936–1941) ул әүвәл «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары Казан химия-технология техникумында һәм музыка мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
Әдипнең бу еллардагы иҗатыннан күмәкләшү чорындагы авыл тормышын чагылдырган «Күршеләр» (1933), балалар өчен «Йолдыз» (1934), «Шикле кеше» (1936) һәм халык иҗаты әсәре сюжетына нигезләнеп язылган «Үги кыз» (1940) исемле пьесаларын күрсәтеп үтәргә кирәк (боларның беренче икесе А.Алиш белән берлектә язылган). «Үги кыз» пьесасы 1940–1941 елгы театр сезонында Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала һәм матбугатта уңай бәя ала. Башка пьесалары да сугышка кадәр үк авыл клубларында һәм мәктәп сәхнәләрендә һәвәскәрләр тарафыннан бик еш уйналып йөри.
Ватан сугышы башлангач, А.Әхмәт фронтка китә. Ике ел буе фронтның алгы сызыгында гади солдат булып фашист илбасарларына каршы сугыша; яраланып, госпитальдә дәваланып чыккач, яңадан алгы сызыкка кайта һәм 1943 елдан башлап сугышның ахырына кадәр «Алга, дошман 117 өстенә!» исемле татарча фронт газетасы редакциясендә хәрби мөхбир булып хезмәт итә, шунда совет солдатларының батырлыклары турында күп кенә очеркларын, хикәяләрен язып бастыра. Соңыннан, 1952 елда, бу очерк һәм хикәяләрнең бер өлеше, тулыландырылып һәм әдәби яктан кабат эшкәртелеп, Казанда «Солдат хикәяләре» исеме астында аерым китап булып басылып чыга.
Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен А.Әхмәт Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
1946 елда гаскәри хезмәттән кайткач, А.Әхмәт башта биш елга якын (1946–1951) Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире, аннары 1952–1955 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналының җаваплы мөхәррире булып эшли.
А.Әхмәтнең сугыштан соңгы әдәби иҗаты проза һәм драматургия жанрларының һәр икесендә дә нәтиҗәле эшләве белән характерлы. Бу елларда ул, татар язучылары арасында беренчеләрдән буларак нефтьчеләр тормышына һәм хезмәтенә багышланган «Кара алтын» (1947), «Яшәү көче» (1951) исемле очерк китапларын һәм «Серләр» (1948), «Егет сүзе» (1954) исемле драма әсәрләрен яза. Пьесалар икесе дә Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, «Серләр» дигәне берничә ел сәхнәдән төшми уйнала, ул шулай ук Уфа, Свердловск, Бөгелмә шәһәр театрлары репертуарына да кертелә.
Кырык биш еллык иҗат гомерендә А.Әхмәтнең пьесалары, хикәяләре, очерклары һәм фольклор әсәрләре тупланган дүрт дистәгә якын исемдә аерым китабы басылып чыга. Бу китапларның шактый өлеше балалар өчен язылган әсәрләрдән гыйбарәт. Мәктәп һәм яшь буын, балалар тормышы белән даими кызыксынып яшәве, нәни замандашларының психологиясен, хыял-омтылышларын нечкә сиземләве аңа бу өлкәдә заманы өчен уңышлы гына әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә.
А.Әхмәт – татар халык иҗаты әсәрләрен җыю-туплау һәм аларны матбугатка әзерләп чыгару буенча да игелекле эшләр эшләгән язучы. 1938 елда ул, фольклорчы Хәмит Ярми белән берлектә, «Халык иҗаты» исемле җыентык бастырып чыгара. Аның тарафыннан төзелгән һәм кат-кат басылган «Хуҗа Насретдин мәзәкләре» (1942, 1962, 1966), «Мәкальләр» (1948), «Табышмак әйтәм – табыгыз» (1949) дигән җыентыклар үз вакытында киң җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына.
Әдипнең аерым хикәяләре һәм пьесалары рус теленә дә тәрҗемә ителә. Абдулла Әхмәт озакка сузылган каты авырудан соң 1976 елның 28 октябрендә Казанда вафат була.
А.Әхмәт – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар