Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә халыкара Туган тел көненә багышланган бик күп чаралар үтә. Шуларның берсе Чаллының “Эврика” мәдәният үзәгендә булды. Әлеге әдәби-музыкаль кичәнең төп кунагы (далее…)
2020 нче елның төп темасы булган ТАССР оешуга 100 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 5 нче март көнне Буа муниципаль районы академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәптә (далее…)
Чаллыда әдәбият көннәре кысаларында шәһәрнең иң яңа уку йорты – 42нче мәктәптә язучылар Марсель Галиев һәм Лилия Гыйбадуллина кунак булдылар.Февраль азагында Чаллыда (далее…)
Әлмәт шәһәренең 2нче филиал-китапханәсендә гадәти булмаган очрашу узды. Кичәдә 5нче гимназия укучылары Татарстан язучылар берлеге (далее…)
Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә урнашкан Әдәбият тарихы музеенда танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мәхмүт Газизовны искә алу кичәсе үтте. Кичәгә килгән мәктәп укучылары шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. (далее…)
24 гыйнварда Алабуганың Үзәк китапханәнең уку залында “Таҗи Гыйззәт елы”н ачу тантанасы узды. «Гыйззәт кабызган чаткылар» дип исемләнгән чара ТАССРның 100 еллыгы һәм күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең 125 еллык (далее…)
Әлмәт шәһәренең 2нче китапханәсендә прозаик һәм публицист Әсгать Сәхап улы Салаховның юбилее уңаеннан медицина көллияте студентлары һәм 7 мәктәп укучылары белән очрашу булды. (далее…)
Мөслим районы ветераннар советы каршында эшләүче “Картаймагыз әле, ветераннар!” клубы актив эшчәнлек алып бара. Язучылар, сәнгать әһелләре һәм күренекле шәхесләр белән очрашулар, (далее…)
Бүген Чаллы шәһәренең 2-нче татар гимназиясендә язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булды. Гимназиянең актлар залына
Бөтен гомерен өч тугандаш төрки халык – татар, башкорт, казакълар яшәгән төбәкләрдә сәфәр кылып үткәргән Мифтахетдин Акмулланың канатлы сүзе белән (далее…)
Әбү Хөрәйрәдән (р.А.г.) хәбәр ителә, Аллаһының Илчесе (с.г.в.) әйтте:
“Хакыйкатьтә, бу өммәткә Аллаһ йөз ел саен шундый кешене җибәрәчәк, кем алар өчен диннәрен хакыйкатькә кайтарачак!” ( Әбу Дауд 4291, әл- Хәким 4/522, әт-Тәбарани 6527.) – Хәдис. (далее…)
Шушы якта безнең эзләр калсын,
Мирас булып килер яшьләргә.
Шушы яктан, шушы туфрактан без
Шул туфракта язсын яшәргә. (далее…)
18 декабрь Казанда Сөембикә ханбикәнең тууына 500 ел тулу уңаеннан халыкара конференция үтә. Шушы чара алдыннан язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова комментарын тәкъдим итәбез.
Яңа Чишмә районы Акъяр авылында әниләр көне уңаеннан «Бер күрешү – бер гомер» исемле бик эчтәлекле һәм кызыклы чара үтте. Авыл халкы, әниләр, әбиләр, бәбиләр дә Татарстан Язучылар берлегенең (далее…)
Мөслим Үзәк китапханәсендә Сикия авылында туып-үскән Әхмәдуллин Рафаэль Әхмәдулла улы белән «Хыялымда кайтам туган якка…» дип исемләнгән очрашу узды . Чарада Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче, С.Сөләйманова исемендәге (далее…)
Нурлат районындагы Яңа Иглай авылы татарны бөтен дөньяга таныткан легендар футболчы, СССР командасы составында призлы урыннар яулаган Галимҗан Хөсәеновнең туган төяге буларак (далее…)
Быел шагыйрь, язучы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Бәшәргә 70 яшь тула. Чын балалар әдибенең юбилей чаралары нәкъ менә нәни укучылар белән аралашудан башланып китүе бер дә гаҗәп түгелдер. (далее…)
Балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Казан шәһәренең 114 нче мәктәбендә китап сөюче балалар белән очрашуда булдылар. Очрашуда 4-5-6-7 нче сыйныф укучылары катнашты. (далее…)
Бүгенге җәмгыятьтә халыкны китапка тарту, әдәби әсәрләр белән кызыксындыру, эстетик зәвык тәрбияләү бурычы, беренче чиратта, китапханәчеләр өстендә һәм үз хезмәт вазифаларын алар зур тырышлык, искиткеч фидакарьлек белән, күңел биреп башкаралар. (далее…)
Татарстан язучыларының республикабыз район һәм шәһәрләре китапханәләрендә укучылар белән очрашулары дәвам итә. (далее…)
Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә чираттагы бик матур әдәби кичә булды. Китап укучылар, әдәбият яратучылар белән гамьле очрашуга Чаллыда яшәүче каләм ияләре Сирень Якупова, Зөләйха Минһаҗева, Рәкит Әбделманов, Рубис Зарипов килгән иделәр. (далее…)
Чатыр-тау турында сез, һичшиксез, ишетеп беләсездер. Әмма дә ләкин… Ишетү – берни дә түгел бит әле ул, җәмәгать. Күрергә кирәк. Әкияти урын икән бит ул Чатыр-тау!
2019 елның 1 июнендә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры,төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң,
ачылу тантанасы була.
2019 елның 23 маенда КФУның Актлар залында күренекле галим Хатыйп Миңнегуловка 80 яшь тулуга багышланган тантана була. Башлана – 14 сәгатьтә. Рәхим итегез!
Узган ел Әлмәттә бәйрәмнәр күп булды. Татарстан нефте чыга башлауның 75 еллыгын билгеләп үттек. Нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәренә 65 яшь тулды. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге дә үзенең 55 еллык юбилеен каршы алды. (далее…)
Проза остаханәсе элек-электән үк үзенең тынгысызлыгы белән аерылып торды. Аның һәр утырышында язучылар актив катнашты. Дистә-дистә еллар эчендә аның үзенә генә хас традицияләре барлыкка килде. Яшь талантларны барлау, туплау, аларның киләчәге турында кайгырту күпмедер дәрәҗәдә остаханә бурычы булып калды, һәм иң авыр йөк тә аның җилкәсенә төште. (далее…)
«Максуд җитәр; бара торгач − юл кыскарыр…» Габдулла Тукай
Әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Эрнест Хемингуэй «Дөньяда кеше турында гади, гадел проза әсәре язудан да кыенрак эш юк», – дип әйтеп калдырган. (далее…)
Ике съезд арасында, дүрт ел эчендә, татар балалар әдәбиятының торышына игътибар итсәк, аның бәхәсләр һәм төрле караш-фикерләр өчен киң кыр булуын һәм, төп өч юнәлештә үсүен күрергә мөмкин. (далее…)
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге башкалардан алда чапмаса да, артта калды дип әйтеп булмый. Бүген бүлектә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган 27 язучы исәпләнә. Шуның 14е Әлмәттә яши, калганнары Лениногорск, Азнакай, Мөслим, Сарман районнарында яшәп иҗат итәләр. (далее…)
Ике съезд арасын Чаллы язучылар оешмасы матур эшләр белән билгеләп үтте. Оешма тарихына кагылышлы истәлекле даталарны да нәтиҗәле эшләр белән каршылады. Исеме күпләргә таныш «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсенең 50 еллык юбилеен зурлап үткәрдек. Шушы вакыйга уңаеннан Татарстан китап нәшриятында «Әдәби Чаллы» исемле күләмле китап дөнья күрде. (далее…)
28 гыйнварда Татарстан Язучылар берлегенең киңәйтелгән идарә утырышы үткәрелде. Көн тәртибендәге сорауларның берсе Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар күрсәтүгә багышланган иде. (далее…)
14 майда Язучылар берлегенең идарә утырышы үткәрелде. Аны берлек рәисе Рафис Корбан алып барды. Ике идарә арасында башкарылган эшләргә хисап ясалды. Көн тәртибендәге иң зур сорауларның берсе Габдулла Тукайның 130 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде. Ул дәүләт күләмендә алып барыла, Татарстан Министрлар кабинеты моның буенча махсус программа эшли. (далее…)
3 апрельдә Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышы үткәрелде. Анда ике идарә арасында башкарылган эшләргә хисап ясалды. Гадәттә апрель ае язучылар өчен иң киеренке вакыт исәпләнә. Быелгы Әдәбият елы үз төсмерләрен өстәде. Шигърият бәйрәмен үткәргән көннәрдә Казанда Халыкара төрки телле яшь язучылар фестивале ачылачак. Идарә утырышында аңа әзерлек эшләре каралды, дүрт көн буе барачак чаралар өчен җаваплы кешеләр билгеләнде
26 февральдә Язучылар берлегенең идарә утырышы үткәрелде. Беренче булып чыгыш ясаган Рафис Корбан ике идарә арасында башкарылган эшләргә хисап ясады. Гыйнвар аенда Әдәбият елын тантаналы ачып җибәрүдән башланган чаралар, шул рухны югалтмыйча, даими дәвам алдылар. Бәйрәм чараларының иң олылары апрель аена билгеләнгән. (далее…)
25 декабрьдә Татарстан язучылар берлегенең 2014 ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән идарә утырышы үткәрелде. Берлек рәисе Рафис Корбан үтеп баручы Мәдәният елының үзенчәлекле булуы, аның Татарстан язучылары оешмасының 80 еллыгы белән туры килүен билгеләп үтте. (далее…)
Бүген Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды. Киңәйтелгән утырышка ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Мәгариф министры Энгель Фәттахов, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева килде. (далее…)