Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ильяси Габдрахман

Мәгърифәтче әдип, татар сәхнә әдәбиятын башлап җибәрүче Габдрахман Мөхәммәтәмин улы Ильяси 1856 елда Казандагы мануфактурачы сәүдәгәр Дәмин хаҗи гаиләсендә туа.

Казанда Күлбуе мәдрәсәсендә укый, үзлегеннән русча укып та белемен арттыра. Аның әтисе гомеренең соңгы елларында бөлә, зур бурычка бата һәм 1883 елны вафат була. Габдрахманга мирас булып калган байлык бурыч түләү өчен китеп бетә. Г.Ильяси Казан бае Аитовларга конторщик булып эшкә урнаша.

Г.Ильяси заманасының алдынгы фикерле кешеләреннән була. Бездә ул – беренче башлап сәхнә әсәре язучы. Аның «Бичара кыз» дип исемләнгән драмасы 1886 елда язылып, 1887 елда аерым китап рәвешендә басылып чыга. Шул ук елны әлеге драма Г.Ильясиның үз өендә куела.

1887 елда әдипнең проза әсәре – «Яшь кыз вә хатыннарга һәдия» дигән нәсыйхәт китабы нәшер ителә. Болар өстенә 1880 елны Ильяси татарча газета чыгарырга омтылыш ясап карый, ләкин аңа рөхсәт бирмиләр.

Ш.Мәрҗани, К.Насыйри кебек галимнәр белән якыннан аралаша, Пугачев хәрәкәте турында материаллар туплый. Ул шулай ук Казан Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте җыелышларында актив катнаша, 1885 елда бу җәмгыятькә әгъза итеп алына.

Г.Ильяси матур язу остасы – каллиграф булып та таныла. Рәсем ясау белән мавыга. Столярлык эшенә дә маһир була.

Ул 1895 елда 39 яшендә вафат була.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бичара кыз. – Казан: Казан ун-ты басмаханәсе, 1887.

Яшь кыз вә хатыннарга һәдия: проза (?). – 1887.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а й н у л л и н М. Драматургия // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 488-492 б.

* * *

Г а й н у л л и н М. Татарская литература XIX в. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – С. 278-282.

К а р и м у л л и н А. Татарская книга пореформенной России. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983.


Язучылар