Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кави Хәмит

Ватан  сугышына  кадәр  совет  чоры  татар әдәбиятында фәнни-популяр,  сәнгатьле-документаль жанр  әсәрләре белән  танылган Хәмит Кави 1906 елны хәзерге Чуашстан Республикасының Козлов районы Әлмән авылында укытучы гаиләсендә туа. 1920-1926 елларны Казанда педагогия техникумында, аннары читтән торып Көнчыгыш педагогия институтының биология факультетында (1926-1931) белем ала. 1926 елдан бирле Казандагы урта мәктәпләрдә, техникумнарда биология һәм география фәннәре укыта.
Х.Кави, бик яшьтән география, геология фәннәре белән кызыксынып, студент чагында һәм укытучылык эше белән шөгыльләнгән елларында ук илнең  төрле почмакларына  сәяхәтләр  ясый, үзенең күргәннәре  турында фәнни-популяр характердагы очерклар, маҗаралы хикәя-повестьлар  яза. 1929-1939  еллар  арасында  аның унлап китабы басылып чыга. Шундыйлардан «Кавказ таулары аркылы җәяү» (1930), «Идел буенда йөрү юллары» (1931), «Боз  диңгезенә  таба» (1932), «Кузбасска  сәяхәт» (1934), «Сәяхәт» (1939) исемле китаплары  яшүсмерләр һәм мәктәп укучылары арасында популярлык казаналар. Язучы республиканың  географик үзенчәлекләре, казылма байлыклары, халыкның көнкүреше, мәдәнияте турында көндәлек матбугатта дистәләгән очеркларын һәм хикәяләрен бастыра.  1941 елның сентябрендә Хәмит Кави фронтка китә һәм Совет Армиясе командиры  сыйфатында Идел буеннан көнбатыш чикләргә кадәр  сугышчан юл уза. 1944 елның 15 июлендә Украинаның Волынск өлкәсендәге Друженополь дигән  авылы  тирәсендә барган  сугышларның берсендә ул батырларча һәлак була.


Язучылар