Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Османов Диләвәр

    Шагыйрь, публицист һәм педагог Диләвәр Ибраһим улы Османов 1959 елның 17 июлендә Үзбәкстан Республикасының Ташкент вилаяте Бекабад шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Милләте буенча Кырым татары. 1966 елда ул башлангыч мәктәпкә укырга керә, параллель рәвештә музыка мәктәбендә дә укый. Д.Османов 1979 елда музыка училищесын тәмамлап, Казан шәһәренә килә һәм Казан мәдәният институтында укуын дәвам иттерә. Өченче курстан укуын Казан консерваториясенә күчереп, аны 1985 елда тәмамлап чыга һәм берничә ел Казан мәктәпләрендә музыка укытучысы булып эшли. 1989 елдан ул Кырымда төпләнеп яши.

          Диләвәр Османов шигырьләре һәм публицистик язмалары белән матбугатта узган гасырның сиксәненче елларыннан күренә башлый. Ташкентта чыга торган «Йолдыз» газетасында еш басыла, Казанда яшәгән чорында «Идел» альманахы һәм «Казан утлары» журналы битләрендә күренеп ала, туксанынчы еллардан башлап исә Кырым татар көндәлек матбугатында даими басыла, аерым шигырьләре Кырым татар телендәге мәктәп дәреслекләренә дә кертелә. Аның шигърияте һәм публицистикасы үтә иҗтимагый-сәяси яңгырашлы булуы белән аерылып тора. Кырым татар халкы кичергән депортация фаҗигасе, тарихи гаделлекне торгызу өчен көрәш темалары аның әдәби иҗатының төп эчтәлеген тәшкил итә дияргә мөмкин.

          Диләвәр Османов Татарстан белән дә элемтәсен өзми, «Татар-информ» агентлыгы өчен һәм республика газета-журналларына Кырым татарлары тормышыннан хәбәрләр, мәкаләләр җибәреп тора.

          Д.Османов – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар