Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сәхибҗанов Айдар

Айдар Фәйзрахман улы Сәхибҗанов (әдәби тәхәллүсе – С.Айдар, Айдар Сәхиб) 1955 елның 2 декабрендә Казан шәһәрендә туа. Айдар урта мәктәпне Калуга өлкәсендә тәмамлаганнан соң, Белоруссиядә Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, тик, гаилә хәлләре аркасында, аннан китәргә мәҗбүр була. Соңрак – 1988 елда – А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә.

Айдар иҗат эше белән иртә шөгыльләнә башлый: әүвәл шигырьләр яза, аннан прозага күчә. Үзгәртеп кору чорында аның берничә хикәясе «Вечерняя Казань» газетасында дөнья күрә. Шушы хикәяләре аңа танылу алып килә. Соңыннан хикәяләре «Советская Татария» газетасында һәм «Идель» журналында да басылып чыга. 1994 елда Айдар Сәхибҗанов «Казань» журналына эшкә килә һәм «Таня», «Невеста» повестьларын бастыра.

1999 ел башында А.Сәхибҗанов Мәскәүгә китә һәм бүгенге көнгә кадәр «Стройка» реклама журналы белән хезмәттәшлек итә. Әсәрләре республика матбугатында һәм Мәскәүдә нәшер ителүче «Литературная учеба», «Наша улица», «Московский вестник» журналларында, «Литературная Россия» газетасында еш күренә.

1991 елда Мәскәүдә С.Айдар тәхәллүсе белән «Ни в селе, ни в городе» исемле хикәяләре тупланган беренче китабы дөнья күрә. 1993 елда Татарстан китап нәшриятында шул ук исемдә тулыландырылган икенче хикәяләр китабы басыла. 2000 елда аның «Скованные одной цепью» исемле повестьлары тупланган өченче китабы нәшер ителә.

А.Сәхибҗанов – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ни в селе, ни в городе: рассказы / предисл. Р.Кутуя. – М.: Мол. Гвардия, 1991. – 109 с. – 50000 экз.

Ни в селе, ни в городе: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 174 с. – 25000 экз.

Скованные одной цепью: повести. – Москва: Норма, 2000. – 415 с. – 10000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А в в а к у м о в а М. Это страшное слово – любовь // Лит. Россия. – 2001. – 2-8 апр.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин