Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Дәрдемәнд

       Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдемәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Мәләвез районы) Җиргән авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1862 елда әтисе Мөхәммәтсадыйк үзенең бөтен гаиләсе белән Җиргәннән Орск өязендәге Юлык авылына күчә һәм шул төбәктә башта сәүдә, соңрак алтын чыгару эшләре белән шөгыльләнә.

          Закир башлангыч белемне гаиләдә ала, аннары, үзеннән ике яшькә олы абыйсы Шакир белән бергәләп, Орск өязенең Моллакай авылы мәдрәсәсендә укый. 1880 елда мәдрәсәне тәмамлагач, Төркиягә китеп, берникадәр вакыт Истанбул шәһәрендә яши, үзлегеннән төрек телен, әдәбиятын өйрәнә, әдипләр белән аралаша, мәдәният мәсьәләләре, матбугат эшләре белән кызыксына. 1881 елның ахырларында Россиягә кайткач, ул абыйсы белән бергә нәшрият ачу артыннан йөри, ләкин патша цензурасы рөхсәт бирмәү сәбәпле, бу уен гамәлгә ашыра алмый.

          Закир Рәмиевнең әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлавы да шушы елларга туры килә. Ул төрекчәдән татарчага хикәяләр тәрҗемә итә, шигырьләр яза. Ләкин аның беренче иҗат тәҗрибәләре («Каргалының Сибгатулла Хаҗига мәктүб» (1884) дигән шигыреннән башкалары) сакланып калмаган. Матбугатта ул беренче мәртәбә 1903 елда Риза Фәхретдиннең «Әсма» исемле озын хикәясе тексты эченә имзасыз урнаштырылган «Үткән көннәр» дигән шигыре белән күренә.

          1905 ел революциясе абыйлы-энеле Рәмиевләргә матбугат тарату һәм типография оештыру турында күптән уйлап йөргән планнарын гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра. 1906 елның 21 февраленнән алар Оренбургта «Вакыт» исемле көндәлек газета һәм 1908 елның гыйнварыннан «Шура» исемле әдәби-иҗтимагый журнал чыгара башлыйлар. 1918 елга кадәр дөнья күреп килгән һәм, мәсләге, тоткан юлы белән милли юнәлештә булып, демократик, прогрессив идеяләрне яклаган материалларга үз битләрендә киң урын биргән «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы татар иҗтимагый фикере, мәдәнияте һәм әдәбияты үсешенә зур йогынты ясый. Бу газета һәм журнал битләрендә Г.Ибраһимов, Ш.Камал кебек демократик язучылар актив языша. Ш.Камалның инкыйлабка кадәр иҗат иткән барлык әдәби әсәрләре диярлек, шул җөмләдән эшчеләр тормышын яктырткан новеллалары, сатирик фельетоннары «Вакыт» һәм «Шура»да басылып чыгалар. Дәрдемәнд үзе дә шагыйрь буларак шушы матбугат басмалары аша таныла. 1906-1912 еллар арасында «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы битләрендә аның кырыкка якын шигыре дөнья күрә. 1913 елдан соң, иҗат эшен дәвам итүенә карамастан, ул яңа әсәрләрен матбугатка бөтенләй бирми диярлек.

          Октябрь инкыйлабыннан соң Дәрдемәнд, бөтен мал-мөлкәте, алтын учаклары Совет хакимияте тарафыннан конфискацияләнеп, «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы чыгудан туктатылса да, туган илендә кала. Башта ул гаиләсе белән Оренбургта яши, соңрак Орск шәһәренә күченә. Иҗтимагый тормыштан читләшсә дә, язуыннан туктамый, үз кичерешләрен әледән-әле кәгазьгә төшереп бара. «Куанды ил.», «Җитәр инде.», «Видагъ», «Әгәр барсаң.», «Гөрләгән сулар башында.», «Җәй үтте.» һ.б. шигырьләре әнә шундыйлардан.

          Дәрдемәнднең хәзергә мәгълүм булган әдәби мирасы күләм ягыннан зур түгел, нибарысы мең юл чамасы шигырь, бер нәсер («Сабый»), балалар өчен сигез вак хикәя һәм берничә истәлек-парчадан гыйбарәт. Ләкин бу кечкенә мирас үзенең сәнгатьчә эшләнеше, эстетик тәэсир итү көче ягыннан татар әдәбиятының кабатланмас зур бер казанышы, хәзинәсе булып тора. Дәрдемәнд аз сүз, кыска җөмлә-гыйбарәләр белән гаҗәеп җанлы, картиналы шигъри сурәт тудыру осталыгына ия. Ул, нинди генә темага язмасын, шигырьнең эчтәлек белән форма берлегенә, аларның үзара гармониясенә ирешә, сүз сайлауга, сүзнең шигырь юлында урынлы кулланылышына һәм табигый яңгырашына зур игътибар бирә. Эчтәлек җәһәтеннән Дәрдемәнд шигырьләре лирик-фәлсәфи характерда. Ул олы фәлсәфи категорияләр – җир, дөнья, яшәү, үлем, ил-ватан, туган табигать турында уйлана һәм шушы гомумкешелек проблемалары яктылыгында үзенең тормышка, заманга булган конкрет мөнәсәбәтен, фикер-хисләрен белдерә.

           Дәрдемәнд поэзиясе үзеннән соң килгән күп кенә татар шагыйрьләре өчен осталыкка өйрәнү мәктәбе булып хезмәт итә. Ул хәзер дә шигъри камиллекнең матур, соклангыч бер үрнәге булып кала килә.

          Дәрдемәнд әсәрләренең бүгенге көндә билгеле булганнары бергә тупланып 1980 елда Татарстан китап нәшриятында чыгарган «Исә җилләр» исеме белән аерым җыентык булып басылып чыга.

          Дәрдемәнд 1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә вафат була.


Язучылар