Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Садретдинова Гөлчәчәк

Күп кенә популяр  җырлар,шигырьләр авторы,Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды оештырган”Яңа татар җыры” конкурсы лауреаты, Садретдинова (Хаҗиева) Гөлчәчәк Әнәс кызы, 1976 елның 8 мартында Азнакай районы Бүләк авылында дөньяга килә.Авылдагы урта мәктәпнең 9 нчы сыйныфын  тәмамлагач,Бөгелмә шәһәрендә педагогия көллиятендә татар теле һәм башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе белгечлеге буенча белем ала..Аны тәмамлауга,Азнакайда бухгалтерлык курсларын үзләштерә. Хезмәт юлын Азнакай районы “Яланкүл” колхозында бухгалтер буларак башлап җибәрә . 1998 елда гаилә корып, Азнакайда яши башлый.Пассажир автотранспорты оешмасында ягулык салу операторы булып эшкә урнаша һәм 13 ел шунда хезмәт куя.Оешма таралу сәбәпле,2012 елдан “Кояш” кибетендә сатучы булып эшли.Ә инде 2022 нче елның мартыннан ул Азнакай шәһәренең Үзәк китапханәсендә китапханәче булып эшли.

Иҗат белән 9 яшендә шөгыльләнә башлый.Иң беренче язмалары “Ялкын”журналында,”Яшь ленинчы”,”Маяк” гәҗитләрендә басылып чыга.”Яшь хәбәрче”таныклыгы белән бүләкләнә.Шигырьләр язу белән беррәттән, проза әсәрләре дә иҗат итә.Төрле елларда Азнакай шәһәре басмаханәләрендә “Яшьлегем аланы”, “Бүләк итәм йөрәк җылымны”,”Мәхәббәт энҗеләре”,”Бәхетемә илткән юлларым”,Казан шәһәрендә ”Ак хыяллар кочагында”,”Тылсым көтә җаным”исемле җыентыклары дөнья күрә.Төрле елларда Татнефть җәмгыятенең “Рухият”иҗат берләшмәсе тарафыннан чыгарылган китапларда,шигырь,хикәяләре урын алган.”Ыкның гүзәл Бүләге” исемле туган авылы тарихын чагылдырган китапта да ул редколлегия берлегенә кергән. Бүгенге көндә дә иҗат белән актив шөгыльләнә.Шигырьләр,хикәяләр,очерклар,җыр текстлары яза.”Татарстан яшьләре”,”Акчарлак”,”Ирек мәйданы””Безнең гәҗит”,”Маяк”гәҗитләре,”Сөембикә”,”Мәйдан” журналлары белән даими элемтәдә тора,мәкаләләре еш кына әлеге матбугат битләрендә басылып тора.Үзе дә җырларга ярата.Җырларын Гөлдания Хәйруллина, Фирдүс Тямаев,Рифат Зарипов,Азат Фазлыев,Илмира Нәгыймова,Зинира-Ризат Рамазановлар,Вадим Захаров ,Венера Шәмиева,Илсия Бәдретдинова,Гүзәл Уразова,Әнвәр Нургалиев,Алмаз-Зөлфирә Мирзаяновлар,Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина кебек танылган җырчылар башкара.Популяр композиторлар Айдар Тимербаев,Альфред Якшимбетов,Илназар,Ирхан,Мурат Гайсин,Фирдүс Тямаев,Илфат Шәехов,Азнакайда яшәп иҗат итүче үзешчән композиторлар Сафуан Хәбиров,Резедә Гыйләҗева,Ландыш Шәрәфиева,Лилия Тимерова,Гөлназ Хәмидова һ.б. белән берничә дистә иҗат иткән җырлары бар.Гөлчәчәк махсус белеме булмаса да,үзе дә көйләр яза.

2021 елда Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды тарафыннан оештырылган “Яңа татар җыры”конкурсында аның сүзләренә язылган “Син минем өчен”җыры 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә һәм акчалата премиягә лаек була.

Ире Марат, улы Радик, кызы Әминә белән Азнакай шәһәрендә гомер кичерә. Гөлчәчәк Әнәс кызы район һәм шәһәр тарафыннан оештырылган әдәби һәм мәдәни чараларда да актив катнаша. Бүгенге көндә”Гөлстан” әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.

 


Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн