Рәниф Шәрипов шактый аянычлы язмыш кичереп тә, депрессиянең ни икәнен белмәгән, күзендә шуклыгын югалтмаган кеше икән. Аның белән танышкач, Дамирә апаның көйләнгән тормышын калдырып бирегә кайтуы аңлашыла да.
Мине шактый ялындырып кына кабул итте. Шулай да кабул итте — рәхмәт аңа!
Рәниф Шәрипов 1950 елда Кукмара районының Аман-Оштырма авылында туган. 1961 елда әнисе вафат булганнан соң Субаш Аты авылы балалар йортында тәрбияләнгән. Армия сафларында хезмәт иткәндә төзәлмәс авыруга дучар булган… Кыскасы, ул армиядән инвалид булып кайткан. Киләчәктә Рәниф абый болар хакында автобиографик китап чыгарырга җыена. Әлегә аның язмышына интервью форматында күз салыйк.
Рәниф абый белән Дамирә апа 16 катлы йортның 13нче катында яшиләр.
«Беркайчан да имгәк булмадым»
- Кемнең башына килде икән урын өстендә яткан кешегә болай биектән фатир бирергә, Рәниф абый?
Бу Дамирә фатиры бит. Мин — йортка кергән ир. 2012 елда ул Мәскәүдән кайтты да, апалар яныннан мине үз фатирына алып чыгып китте. Хәзер чыгып та йөрмим инде.
- Ә сез кайда яши идегез?
Фатирым бар иде. Мин бит детдомнан апа янына килдем. Армиягә дә шуннан киттем. Армиядән кайткач, миңа Зорге урамыннан фатир биргәннәр иде. Анда апаның гаиләсе белән яшәдем. Аннары Кайбицкая урамыннан зуррак фатир бирделәр. Анысын алырга Рабит Батулла булышты: Шәймиевкә хат язарга киңәш бирде. Яздым, ике ел да узмады, фатир бирделәр: «Ошатсагыз, алыгыз, ошатмасагыз, диңгез күренешлесен сорап, яңа хат языгыз», — диделәр. Әйбәт фатир иде ул. Урамга да еш чыктым: ул чакта мин таяклар белән йөри ала идем әле. Мин киткәч, апалар ул фатирны сатып, Лаеш ягында йорт алдылар.
- Апагыз гаиләсенә комачаулыйм дип уйламадыгызмы?
Андый уй башка ди килмәде. Шунысы белән горурланам: беркайчан да кайчан котылырбыз моннан дигән имгәк булмадым. Апалар минем белән аерылышуны авыр кичерделәр. Мин киткәндә елап беттеләр.
- Нигә?
Яраталар мине.
- Яшь, матур егетне кызлар да яраткандыр бит? Нишләп болай соң өйләндегез соң сез, Рәниф абый?
Уйламадым да. Очраштыра идем инде. Торып-торып та карадым.
- Рәниф абый, сезнең үз вакытында өйләнергә теләмәвегез — җавапсызлык.
Дамирә апа:
Вакытында гаиләсен корган булса, аның үз балалары да булыр иде. Ул әти дип, дәү әти дип әйттерергә хаклы түгел идеме? Апаң булу әйбәт ул. Әмма үз гаиләң кирәк. Мин 32 ел Мәскәүдә яшәдем, эшем дә бик яхшы иде. 2012 елда Рәниф Шәриповның хәлен белергә кайттым. Өйдә үзе генә, апалары Сербиягә киткән иде. Күзләрендә ялгызлык сиздем, үземнең кирәклегемне аңладым.
- Сез Фәнис абый Яруллин белән аралаша идегезме?
Берничә тапкыр кунакта булганым бар.
- Фәнис абый сезне тиң күрә идеме? Якынлык бар идеме?
Якын дуслар идек дия алмыйм. Килә идем. Кунак килгәч ул вакытта өстәлгә нәрсә куялар — шул иде инде. Фәнис абый мине бер тапкыр бик ачуланып ташлады. Минем бер кәләшем бар иде. Уфадан килеп йөрде. Бик акыллы хатын иде. Хәзер улы янында Япониядә яши. Фәнис абый янына бергә бардык. Мин тарта идем ул вакытта. Тартырга чыктым. Керсәм, «Өйләнергә теләми», — дип Глүзә миннән зарланган. Фәнис абый сүгепме-сүкте мине: «Син үзеңне әллә кемгә куеп, шундый хатынга өйләнмисеңме?» — ди.
- Ә сез аны да тыңламадыгызмы?
Юк. Югыйсә, бик уңган, бик матур хатын иде. Бар ягы да килгән. Нәрсәдер җитми. Үзенә дә әйттем: «Глүзә, син миңа бар яктан да ошыйсың. Берәр әбидән яраттыра торган әйбер ясатып алып кил, берсүзсез эчәм», — дидем. Акыллы хатын иде, үпкәләмәде. Әле дә язып тора. Сакура чәчәк атканны төшергән фотолар җибәрә.
- Фәнис абыйның вафатыннан соң көндәлекләре басылды. Укыдыгызмы?
Укыдым. Мин алай яза алмас идем. Без Фәнис абый белән икебез ике төрле кеше. Нурсөя апа да, кирәк булса, ишекне тибеп тә ача ала. Әмма минем апам да, Дамирә дә, үзем дә андый түгел. Бер поэмамда да: «Сорамыйм да, еламыйм да», — дип яздым.
«Субаш Аты балалар йортында мыскыл итү дә, кимсетүләр дә булмады»
- Башкортстаннан яшь язучы Айгиз Баймөхәммәтов детдом темасын язып популярлашты. Сез бу теманы әллә кайчан яза ала идегез. Язмагансыз.
Мин балалар йорты турында бик аз яздым. Детдом һәм инвалидлык темасын иҗатка кертергә теләмәдем.
- Ни өчен?
Читенсенү булгандыр ул. Жәлләтәсе килмәү. Бер генә кагылдым ул темага. Балалар йорты турында «Алмагачлар сагышы» дигән поэма язган идем. Субаш Атыда алма бакчалары күп иде. Майның 15ләрендә авыл ап-ак чәчәктә була иде. Колхозның алма бакчасы беткән, көтү кертеп таптатып бетергәннәр. Мәктәп бакчасы да, детдомныкы да беткән.
Ток-шоуларда балалар йорты дип куркыта башласалар, әй, ачуым килә. Егетләр белән сөйләшеп утырабыз. Бөтенебез бертавыштан приемный гаиләгә караганда, балалар йорты әйбәт, дибез.
- Субаш Аты детдомында явыз тәрбиячеләр бер дә булмадымыни?
Начары искә төшми. Балалар йортында мыскыл итү, кимсетү булмады. Пешекче Мәдинә апа исән әле, кайтсам, кочаклашып күрешәбез.
- Детдомнан дигәч, анда тәрбияләнүчеләр турында төрле фикер бар бит. Аннан кеше булып чыгу авырракмы?
Минем балалар йортыннан өч дустым бар. Берсе әле дә 7нче заводта югары разрядлы фрезеровщик. Китә алмыйм, минем эшне эшли белүче юк, ди. Икенчесе — милиция подполковнигы, хәзер отставкада. Бакчачылык җәмгыятен җитәкли. Өченчесе менә дигән балта остасы, бу фатирны тәртипкә китерергә дә ул булышты. Шулармы бандитлар? Алар бөтенесе эш кешесе. Ә туры юлдан тайпылучылар, җинаятьчеләр кайда да бар инде.
- Балалар йорты дуслыгы шулай гомер буе сакландымы?
Әйе. Туган көнемдә дә килеп киттеләр, сөйләшеп утырдык.
- Ул детдом бармы әле?
Мин 1967 елда мәктәпне тәмамлап киттем. 1969 елда таркатканнар аны. Субаш Атыга кайтсаң, детдом бетте, авылның яме китте, дип зарланалар иде. Балалар йорты киткән, авыл беткән. Мәктәпне дә күрше Утар Аты авылына күчергәннәр. Шундый хәл анда.
- Рәниф абый, ә детдомга ничек эләктегез соң сез?
Без апа белән ике бала идек. Апаның әтисе сугышта үлгән. Әни үзе өчен мине тапкан. Мин әни фамилиясен йөрттем. Минем отчеством юк. Ә әтине беләм, әмма аралашканым булмады. Ул шул ук авылда яшәп яткан. Алар югары очта, без түбән очта. Аның балалары шаярып, «энем» дип дәшәләр иде.
- Детдомда 10нчыны тәмамладыгыз да институтка кердегез…
Әйе. КХТИга кердем. Аннан армиягә алдылар. Кайткач, медицина институтына керергә хыялландым, әмма анда барып җитә алмадым. Кыскасы, минем югары белемем юк. Гомерем буена үзлегемнән, үземә кирәкне укыдым, ике чит тел өйрәндем. Рафаэль Шәйхиев дигән дустым университетта укыта иде. Кил, диде. Өемә килеп имтиханнар алмакчылар иде. Әмма Мансур Вәлиев: «Кермә син анда! Анда сине бетерәчәкләр, бер калыпка кертәчәкләр», — диде. Аның белән аралашып яшәдек. Аның янына Аккош күленә килә идем, анда Мөдәррис Әгъләмнәр яши иде.
«Депрессиянең ни икәнен белмим — холкым шундыйдыр»
- Сез армиядән авырып кайттыгыз бит, әйеме?
Әйе. Хәзер армияне әшәке итеп сөйлиләр. Әмма мин хезмәт иткәндә алай булмады. Хәрби-диңгез флотына эләктем. Ул — чагыштырмача интеллигент армия. Фәнис абый белән чагыштырып сорадыгыз. Икебез дә армиядән инвалид булып калсак та, безнең Фәнис абый белән аермабыз бар — ул армиядә умыртка сөяген зарарлаган һәм сугыш инвалидына тиң иде. Ә мин армия хезмәте вакытында авырган булып саналам. Оборона министрына хат та язган идем: ел ярым коточкыч шартларда баш күтәрми хезмәт иттем, ә мин самоволкада начар авыру эләктергән кеше белән бертигез чутланам, дидем. Әмма закон буенча фәлән-фәлән дип чиновниклар теле белән язылган хат кына алдым.
- Табиблар куйган диагнозыгыз нинди соң?
Полиартрит. Төньяк хәрби флотта хезмәт итү шартлары шундый иде. Баренц диңгезендә хезмәт иттем. 20 градус салкында юеш кием белән мостикка чыгып басам. Шторм өсне каплап китә. Дүрт сәгатьтән соң юеш кием белән кереп авам, мостикка напарнигым чыгып китә. Дүрт сәгатьтән тагын минем чират… Ничек чыдаганмындыр. Шунда авырый башладым. Алты ай госпитальдә яттым. «Анда кайткач беркемгә кирәкмисең, булдыра алган кадәр монда тотам», — диде госпиталь мөдире.
- Димәк, сез Казанга авыру булып кайтып егылдыгыз?
Авыру дип… Мин әле үз аягымда йөри идем. Мине алып кайтып куйдылар. Яз-көз саен хастаханәгә керә идем. Бер тапкыр инде үләм икән дип яттым. Янымнан кеше узып китсә дә, шуның җиленнән авыртып, кычкырып җибәрә идем. Селкенә дә алмый идем. Чирнең киеренке чагы узганда буыннар катып калган иде. Апа чәчне алырга парикмахерны алып кайтты, киезләнеп каткан чәчне түбәтәйне салдырган кебек алдылар…
- Депрессияләр булдымы?
Депрессияне белмәдем дә.
- Ә нәрсә коткарды?
Характерым шундыйдыр.
- Тормышка ачуланмадыгызмыни?
Юк. Әле Дамира белән сөйләшәбез: туксанынчы елларда бик авыр булды, ди. Мин хәтерләмим. Ул вакытта мин «Из рук в руки» редакциясендә телефонда эшли идем. Белдерүләр алу, редакцияләү… Телефоннан эшләгән урыннарым күп булды инде.
- Матди яктан интегеп яшәмәдегез алайса?
Интекмәдем. Әмма шуннан телефон неврозы калды. Телефоннан сөйләшергә яратмыйм. Кыскасы, мин гел эшләп яшәдем.
- Әдәби сәләтне акчага әйләндерүнең юллары бармы? Матбугатта басылып гонорар алудан тыш.
Текстлар редакциялим, заказга язам — боларны бөтен кеше эшли. Инде шактый еллар бер Мәскәү эшмәкәренә заказга шигырьләр язам. Ул темасын бирә, язасы килгән фикерен тасвирлый, биш-алты сүзе язылган да була. Белмим, ул нишлидер миннән яздырган шигырьләре белән, миңа шигырь өчен акчасын түли. Озакламый кайтыр дип көтәм. Ул үзе бер дөньяда яши торган кеше инде. Бик милли җанлы…
«Кайчагында дәүләт бүләге бирелмәгәннәр арасында торуың әйбәтрәк»
- Рәниф абый, милли җанлы дигәннән, бүгенге милләтче нинди булырга тиеш?
Белемле, законнар белән эш итә торган кеше булырга тиеш. Булганны бозып йөрүче, гаугачы кешеләр дә күп булды бит — сер түгел. Мин һаман шуны уйлыйм: нигә безнең милли хәрәкәттә уңышлар юк? Татар телен үстерү комиссиясе оештырылган. Нинди комиссия ди?! Башласыннар түрәләр үзләреннән! Алар татарча сөйләшсә, башкалар да тартыла башлар иде. Бездә шулай бит: зур начальник нинди кепка кия — түбәндәгерәкләр шундыйны ала.
Дамирә апа:
Сәясирәк сорауларга бик сак кына җавап бир әле, яме. Алайса артык күп сөйли ул, җаным. Хәзер бит күп сөйләргә ярамый. Замана үзгәрде… Мин гомерем буе артыгын сөйләмичә, артыгын күрмичә яшәдем.
Рәниф абый:
Хатын мине күп сөйлисең, дип сүгә. Күп сөйлисең дә, аннары китабыңны да чыгармыйлар, премияләр дә бирмиләр, ди. Югыйсә, кайчакта дәүләт бүләге бирелмәгәннәр арасында торуың әйбәтрәк. Теге дөньяга баргач: «Тукай бүләге алдыңмы?» — дип сорамаслар. Кеше булып калырга кирәк!
«Язучыны тук тормыш басты»
- Рәниф абый, безнең язучыларыбыз милләт өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиме?
Алар тагын да күбрәк эшли алыр иде. Әмма безнең язучылар арасында милли пессимизм, милли нигилизм тамыр җәйде. Кеше өметен югалта башлады. Язучылар да күнделәр һәм тыныч кына яши башладылар. Тыныч, имин, бай тормыш баса кешене.
- Язучылар бай тормыш белән яши башлады, дисезме?
Әйе. Күбесе шулай яши. Күбесе алырга мөмкин бөтен нәрсәне алып бетерде. Аларны хәзер берничек тә көрәшкә чыгарып булмый.
- Кирәкме алар халыкка?
Дөресен әйтсәм, дошманга әйләнермен инде.
- Мин бит исемләп сорамыйм.
Бер интервьюда әйткән идем инде: «Халык белмәгән халык язучылары, яза белмәгән язучылар белән тулды дөнья». 60 яшьлек юбилеемда берәүнең әйткәне бар: «Безнең 300 кешелек Язучылар союзында санаулы гына язучы бар. Син — шуларның берсе», — диде. Әмма чынлыгын кем саный да, кем сортларга бүлә инде — анысы да бер мәсьәлә.
- Язучылардан кемнәр белән дус булдыгыз?
Язучылар турында озак сөйләргә була. Кем генә килмәде! Иң беренче булып язучылардан минем янга Фәннур Сафин килде. Шигырьләремне алып китте, чыгарды. Мансур Вәлиев, Шаһинур Мостафиннарны әдәбиятка мине җитәкләп керткән кешеләр дип атый алам. Илдар Юзеев белән Сибгат Хәким килделәр, беренче китабымны чыгарырга да алар булышты. Аларның ышанычын акладым бугай дип уйлап куям. Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лероннар… Фәйрүзә Мөслимова, Гөлзада Бәйрәмова хәл белергә килеп торалар. «Казан утлары» ел саен бер яңа поэмамны чыгарып бара.
- Авырып китмәсәгез, язучылык һөнәрегезгә әверелер идеме икән, ничек уйлыйсыз?
Балалар йортында да, армиядә дә язгалап караганым бар. Ныклап тотынуым армиядән кайткач булды инде. Язучылык омтылышы миндә утыргандыр. Авыру шикелле бит ул — аннан котылып булмый. Авырмасам, нинди язучы булыр идем — анысын әйтеп булмый.
- Сез үзегезнең халыкка кирәклегегезне тоясызмы?
Шигырьләремне интернетка куя башлагач, кирәклегемне тоя башладым. Мин әсәрләремне дүрт урынга — Фейсбукка, Вконтактега, Одноклассникига һәм Инстаграмга эләм. Мактап язалар, дәвамын көтәбез, диләр. Үземә бер сайт, блог ачкан идем, 13 мең кеше кереп укыган. Мин аны күп дип уйлыйм инде. Чөнки китаплар хәзер уртача мең данә тираж белән чыга. Вконтактеда язмаларымны кайвакыт өчәр мең кеше укый.
- Халык нәрсә укый?
Халык хәзер тыгыз фикер белән кыска язылганны укый. Клиповое мышление, диләр бит инде. Соңгы поэмам озынрак чыкты әле…
- Халык поэма укыймы? Бу үткән заман жанры түгелме?
Укыйлар шикелле. Чөнки кайтавазлар, фикерләр килә. Әмма күп түгел. Халык кысканы укый. Әмма бик кызыксынса, озыны да укылырга мөмкин. Айдар Хәлим яңа поэмамны: «Татар шигъриятендә бу поэма – иң тыгыз фәлсәфәле әсәр», — дип язган иде.
«Язучылар берлеге рәисе: „Бернәрсә дә сорамыйсың“, – дип мактады»
- Язучылар берлеге язучыга ярдәм итәме? Сез аларның ярдәмен сизәсезме?
Рафис Корбан рәис булганда Язучылар берлеге субсидия бирә башлады. Рафис молодец ул — шуны эшләп китте. Бу – аның казанышы! Яңа рәис Данил Салихов та игътибарсыз түгел. Өйгә дә килгәли. «Син бернәрсә дә сорамыйсың», – дип мактап чыгып китә. Үзизоляция чорында Рәмис Аймәтов та: «Берәр нәрсә кирәкмиме?» – дип шалтыратты. «Кирәкми», – дидем. Алардан нәрсә сорыйсың инде.
- Рәисләрне мактыйсыз алайса…
Иң әйбәт рәис Илфак Ибраһимов булды. Бик игътибарлы, кешелекле иде. Юбилей кичәмне уздырды. Әле дә шалтыратып тора. Әсәрләремне укып, фикерен әйтә.
- Рәниф абый, әдәбиятны дөньяга танытырга кирәк, дибез. Бу безнең фантазияләр булып калырмы, әллә мөмкин дисезме?
Моның өчен бик шәп әйберләр язарга кирәк. Бик шәп тәрҗемәчеләр булырга кирәк. Акча түләп тәрҗемә итү генә түгел, тәрҗемәченең тәрҗемә итү теләге туарга тиеш. Мәскәүдә минем бер тәрҗемәчем бар иде, үзе сорап ала иде. Мәрхүм инде ул. Ә бездә гел бер үк кешеләр тәрҗемә ителә…
- «Кемнең кулында — шуның авызында», дигән татар әйтеме бар, Рәниф абый.
Әйе. Китабым да чыкмый бит әле быел. Былтыр ук чыгар дигән идем. Менә чыга, менә чыга дип көтеп ятабыз. Китап нәшриятына шалтыраткан идем. «Чыкмады, хәзер шигырьләрне бик чыгармыйлар», – диләр. Ә үзләре якут шигърияте антологиясен чыгарганнар. Тәрҗемәчеләрен карыйм — шул бер обойма инде.
«Әсәргә „социаль әһәмияткә ия“, дигән мөһер сугар өчен үзеңә бик ышанган кеше булырга кирәк»
- Китабыгыз социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлегенә кергән идеме соң?
Кермәгән булып чыкты инде. Әмма мин ул шигырьләремне, хәзергечә әйтсәк, социаль әһәмияткә ия дип уйлыйм. Хәзер бит әсәрнең социаль әһәмияткә ияме, юкмы икәнен комиссия карый икән. Бу мине бик көлдерде. Әсәргә «социаль әһәмияткә ия», дигән мөһер сугар өчен үз-үзеңә бик ышанган кеше булырга кирәк. Әдәбият белән сәнгать бик субъектив әйбер бит ул. Сиңа ошаган миңа ошамаска мөмкин…
- Соңгы китабыгыз кайчан чыккан иде?
2016 елда. Әле миндә бар ул. Сатылып бетмәде. Чөнки аннан алдарак «Азатлык көне» китабым чыккан иде. Анысы мең данә тираж белән бик тиз сатылып бетте. «Тегесе тиз бетте, әйдәгез, монысын да ике мең данә тираж белән куеп карыйк әле», – дидем. Куйдылар. Йөздән артыгы сатылып бетмәде. «Китереп бирәбез», – дип шалтыраталар. Ярый, рәхмәт, китереп бирделәр. Хәзер кеше калган китапны үзе ала да, өләшеп яки сатып йөри икән. Мин дә өләшәм һәм шуны күрәм: китап кирәкми дигән кеше сирәк очрый, димәк, халыкка ул кирәк. Ә без аны укучының кулына тоттыра белмибез!
- Китереп биргәнче, кибеттә торса ни була икән? Сатылыр иде әле әкренләп.
Әкренләп бәлки сатылыр иде. Тик сәүдә эшенең үз кагыйдәләре. Шулай үзенә кайтарылган китапларны күпләр көтеп ала икән.
- Ничә китабыгыз чыкты?
Җиде.
- Автобиографик китабыгыз языла инде, әйеме? Ул елап укырлык булачакмы?
Языла да бит, әле менә монысын чыгарып булмый. Ә ул китабым кечкенә истәлекләрдән торачак. Сюжет та, эзлеклелек тә юк анда. Минем укучыны елатасым килми. Мин елап укуны начар эш дип саныйм. Елап уку – жәлләп уку бит инде.
Дамирә апа:
Салкын яза ул, җаным, елатмый. Ә бит урамда тормыш башкачарак. Бераз тормышчанрак булырга кирәк дип уйлыйм. Ул кискенрәк. Рәниф Шәрипов сорарга яратмый. Коляскаларны да үзебез сатып алабыз.
- Нигә?
Бер белешмәдә хата киткән. Аның өчен яңа комиссия узасы икән. Кыскасы, сатып алу җиңелрәк, дидем. Монысын дуслар алып бирде. Дуслар феноменаль минем.
- Нинди өлкә кешеләре?
Сәер булса да, әдәбият өлкәсеннән юк. Берсе төзелештә инженер, берсе бизнеста иде, яңарак кына ташлады, пенсиягә чыкты. Балалар йортыннан өч дустым килеп йөри. Бу җәйдә детдом булган авылга — Субаш Атыга бер кайтып килербез дип сөйләштек әле.
- Рәниф абый, юлда йөрергә яратасызмы?
Элек күп йөри идем. Чөнки туксанынчы елларда миңа машина бирделәр. «Запорожец». Шәп машина иде! Вәт йөрдем мин ул вакытта. Саба, Арча, Кукмара — минем юл иде инде. Кукмарага килеп төшсәм, редакциядә җан дуслар иде. Ул вакытта минем машина бар, иптәшләрнең машиналары юк иде әле. Аларның үзләренчә ярыш иде: Рәниф Сабантуйга кемне утыртып кайта. Хәзер бөтенесендә икешәр иномарка. Мине ташламыйлар, йөртәләр.
- Соңгы елларда мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибар дибез бит инде. Әйтик, пандуслар ясыйбыз. Сезгә ул игътибар сизеләме?
Сизелә. Әмма пандусларның 80 проценты эшкә яраклы түгел. Аны белмәгән кешеләр ясый.
- Рәниф абый, тормышта үкенечләрегез күпме?
Үкенечләр бар инде. Әмма әйтергә яраклылары юк. Дамира белән 1983 елда хат алыштык. Шул вакытта өйләнешкән булсак, балаларыбыз булыр иде.
Дамира апа:
Яшь чакта ул мине кире какты шул. «Син яшь, чибәр, нәрсәгә мин сиңа?» – дип язды. Әмма соңрак мин аңа кирәк булуымны аңладым. Кайттым. Ул өйдә егылып, бот башын сындырды, табиб үләчәк, диде. Шул вакытта әни янына ике ел кайта алмадым — Рәнифне карадым. Мәчеткә кереп, теләкләр тели идем. Әнием: «Кухняда еласаң да, янына елмаеп кер», – дия иде. Аллага шөкер, терелде. «Йөрмәсә йөрмәсен, алма гына», – дип сорый идем.
Рәниф абый:
Хәзер барысы да рәтләде, димәк, эшлисе эшләрем бар, вакытым җитмәгән. Урамда безгә килеп йөргән табибны очратып, Дамирә: «Ул инде үз-үзен карый башлады», – дигәч, табиб шаккаткан һәм «Уйламаган идем…» – дигән.
Дамирә апа:
Рәхмәтле булып яшәү – куаныч, шөкер итеп яшәү – бәхет… Раббыбыз шушы тигезлектән аермасын иде.
P. S. Кызганыч, Рәниф абый фотограф китерүгә катгый каршы булды. Интервьюны яңа фотолар белән бизи алмыйбыз.
(“Интертат”. Рузилә Мөхәммәтова)