Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Каштанов Нәкыйп

Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов 1942 елның 8 гыйнварында Чуашстан Республикасының Батыр районы Кыр-Бикшик авылында туа.

Туган авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алгач, үзләреннән җиде чакрым ераклыктагы Шыгырдан авылы мәктәбенә йөреп, унны тәмамлый. Романтик табигатьле егет, Әстерхан якларына китеп, берникадәр вакыт балык промыселында, аннары Уфа шәһәрендәге кирпеч заводында эшләп кайта. 1961 елда армиягә алынып, дүрт ел Ак диңгез Хәрби флотында гаскәри хезмәт мөддәтен уза.

1965 елда белем алырга омтылу егетне Казанга алып килә. 1965–1971 елларда ул Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, табиблык эшен Чистай шәһәренең Үзәк район хастаханәсендә башлап җибәрә. Инде менә утыз елга якын ул Казанда Республика клиник хастаханәсендә үз белгечлеге буенча хезмәтен дәвам иттерә.

Н.Каштанов балачактан ук шигырьләр язу белән мавыкса да, аның исеме көндәлек матбугатта студент елларында гына күренә башлый. Баштарак ул медицина темаларын яктырткан язмалары белән катнаша. Җитмешенче еллар ахырыннан исә «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында, «Идел» альманахы битләрендә даими басыла килгән шигырьләре, хикәяләре белән исемен таныта. Шул вакыттан бирле аның табиблык һөнәри хезмәте әдәби иҗат эше белән янәшә бара.

Н.Каштановның балалар өчен язган шигырьләре «Шәһәргә килгән Аю» дигән гомуми исем белән Татарстан китап нәшриятында 1992 елда аерым китап булып басылып чыга. Язучының 1997 елда дөнья күргән «Айгөлнең туган көне» исемле икенче шигъри җыентыгы да балалар яратып укыган китапларның берсенә әверелә.

Н.Каштанов – балалар прозасында да актив иҗат итә. Аның «Төлке» операциясе» (1995), «Ак күгәрчен күктә уйный» (1999), «Тылсымлы курай» (2001) кебек китапларындагы повестьлар, хикәяләр, әкиятләр, мәзәкләр укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Кайбер кыска хикәяләре, шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелә.

Соңгы елларда ул лирик яңгырашлы, иҗтимагый-фәлсәфи эчтәлекле, үзенчәлекле метафораларга бай шигъри әсәрләр иҗат итү юнәлешендә дә нәтиҗәле эшли. Аларның шактый өлеше язучының төрле нәшриятларда басылып чыккан «Сәйлән», «Язмыш орчыгы», «Күкләргә кунмый тузан» кебек җыентыкларында урын ала.

Н.Каштанов республика матбугатында әдәби очерклары, публицистик язмалары белән даими катнаша килә. Туган тел, милләт язмышы, татар халкының гореф-гадәтләре, рух белән тән сәламәтлеге проблемаларына, әдәбият-сәнгатькә кагылышлы мәкаләләре аны киң кырлы каләм иясе итеп таныта. Ул шулай ук медицина өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып барган һәм гамәли нәтиҗәләргә ирешкән табиб-галим буларак та үз даирәсендә билгеле шәхес.

Н.Каштанов – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар