Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәкимов Рафаэль

Рафаэль Сибгат улы Хәкимов 1947 елның 12 февралендә Казан шәһәрендә шагыйрь Сибгат Хәким гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1970 елда Казан дәүләт университетының радиофизика һәм электроника белгечлеге буенча физика факультетын тәмамлый. 1980 елда ул «философия фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый. Шуннан соң Р.Хәкимов Казан дәүләт университетында һәм Казан культура институтында укыта. Мәскәү университетының философия кафедрасында стажировка үтә. Узган гасырның сиксәненче еллар ахырында КПСС Республика комитетының идеология бүлеген җитәкли һәм бер үк вакытта милли хәрәкәттә Татар иҗтимагый үзәге лидерларының берсе була. 1989 елдан 1991 елга кадәр КПСС өлкә комитетында эшли. 1991 елдан 2008 елга кадәр Татарстан Республикасы Президенты каршында сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе вазифасында.

          1996 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтына директор итеп билгеләнә, 1997 елда бу урынга Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе президиумы тарафыннан сайлана. Р.Хәкимов – Татарстан Фәннәр академиясенең президиумы әгъзасы, «Мак-Артур» фонды финанслаган Казан федерализм институтының фәнни программалар директоры. Ул – берничә фәнни программа һәм журналның фәнни җитәкчесе, «Татарстан – Яңа гасыр» теле-радиокомпаниясенең «Панорама» студиясе махсус редакторы. Р.Хәкимов – Казан медицина-инструменталь заводының директорлар советы рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең президиум әгъзасы.

          Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе сыйфатында ул озак еллар буена эчке сәяси процесслар һәм федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр эше өчен җаваплы була, шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турындагы Декларацияне, Татарстан Республикасының Конституциясен, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында Килешүләр (I һәм II) комиссиясе әгъзасы була. Аңа шулай ук Россия Федерациясенең Төп закон проектын эшкәртү буенча Конституцион Киңәшмә һәм Россия Федерациясенең Россия-Чечня конфликтын көйләү Комиссиясе әгъзасы вазифаларын башкарырга да туры килә.

          Р.Хәкимов җитәкчелегендә «Татары» (М., 2001) китабы, «Тартарика» атласы (2005), «История татар», I һәм II томнар (2001, 2006) кебек фундаменталь фәнни хезмәтләр басылып чыга.

          Аның фәнни кызыксынулары этникара мөнәсәбәтләр, Россиядә федератив мөнәсәбәтләр, конфликтларны хәл итү, Татарстан, Россия һәм Евразия тарихы, реформаланган ислам һ.б. тармакларга карый. Ул – Казанның 1000 еллыгын нигезләү проекты фәнни җитәкчесе, М.Бигиев турындагы документаль фильм авторы. Бу фильм 2008 елда «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестиваленең махсус премиясенә лаек була.

          Р.Хәкимов Татарстан телевидениесендә биш елдан артык туры эфирда «Сәяси көндәлек» тапшыруын алып бара, радиода редактор һәм алып баручы булып эшли. Аның төрле темалар буенча чит илләрдә 120 дән артык фәнни хезмәте дөнья күрә. 2008 елда басылган публицистик хезмәтләрен «Агентства Печати Новостей», «Росбалт» һ.б. сайтларда карарга мөмкин. Р.Хәкимовка «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мәртәбәле исем бирелә, ул шулай ук Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

          Р.Хәкимов – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Татар рухы: сайланма әсәрләр (1989–2006). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 392 б. – 2000 д.

* * *

Сумерки империи: к вопросу о нации и государстве. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 88 с. – 3000 экз.

Год упущенных возможностей. Центр гуманитарных проектов и исследований. – Казань (?), 1994.

Перспективы федерализации России: взгляд из Татарстана // Ислам в татарском мире: история и современность. – Казань (?), 1997.

Метаморфозы духа: монография. – Казань: Идел-Пресс, 2005. – 300 с. – 1000 экз.

Тернистый путь к свободе: сочинения (1989–2006). – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 368 с. – 2000 экз.


Язучылар