Шагыйрь һәм галим, техник фәннәр докторы Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов (әдәби тәхәллүсе – Сөләйман) 1955 елның 15 мартында Чуашстан Республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1972 елда ул күрше Алманчы авылы урта мәктәбен һәм 1977 елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. Уку дәверендә дә, соңрак та (1973–1990) актив рәвештә төзелеш отрядларында эшләп хезмәт чыныгуы уза.
Җ.Сөләйман 1988–1992 елларда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) президиумы әгъзасы буларак милли хәрәкәттә: пикетлар, митинглар, корылтайлар уздыруда якыннан катнаша, бер үк вакытта, фәнгә күңелен салып, 1977 елдан Казан дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетында укыта башлый. 1986 елда ул техник фәннәр буенча кандидатлык диссертациясе, 2000 елда докторлык диссертациясе яклый, профессор.
1993 елдан Җәүдәт Сөләйман Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт унивеситетының уртак фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире вазифаларын башкара. Лабораториянең төп максаты һәм эше – татар теле өчен компьютер программалары төзү, компьютер технологияләренә татар телен гамәлгә кертү.
Фән өлкәсендә җитди һәм нәтиҗәле шөгыльләнү белән бергә, Җ.Сөләйман – шигърияттә дә үзен каләм остасы итеп таныткан шәхес.
Ул – әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан уңай бәяләнгән унга якын шигъри китап авторы. Шигърияттә ул – дөньяны танып белүдә фәлсәфи фикерләрне тирән хисси образларга төреп, логик эзлеклелеккә, төгәллеккә омтылучы интеллектуаль характердагы шагыйрь. Иң мөһиме – аның шигъри иҗаты тематикасы һәм фикри юнәлеше белән тулаем татарның милли идея-омтылышларын чагылдыруы белән үзенчәлекле.
Җ.Сөләйман – киң кырлы җәмәгать эшлеклесе. 2000 елдан Россия ясалма интеллект ассоциациясе вице-президенты, Татарстан Республикасында «Җанлы телләрне компьютерлаштыру» халыкара (Болгария, Россия, Украина, Татарстан) проекты координаторы, Татарстан Фәннәр академиясенең татар телен компьютерга кертү буенча эксперт комиссиясе рәисе урынбасары, «Формаль, Когнитив һәм Хисаплау лингвистикасы» исемле халыкара фәнни электрон журнал редколлегиясе әгъзасы. Моннан тыш ул республика яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый хәрәкәтенең илһамчысы, оештыручысы һәм даими җитәкчесе буларак та күпләргә билгеле.
Бу юлда ирешкән хезмәт казанышлары өчен ул 2003 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.
Җ.Сөләйман – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Ямаулыклар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 87 б. – 1000 д.
Таш билге: шигырьләр. – Казан: «Идел» журналы китапханәсе, 1996. – 69 б. – 1500 д.
Күләгәләр: шигырьләр. – Казан: «Идел» журналы китапханәсе, 1997. – 139 б. – 2500 д.
Мин минсез дөньяда: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1999. – 127 б. – 2000 д.
Казык: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Р.Харис. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 207 б. – 2000 д.
Кизләү: шигырьләр, рәсемнәр / соавт. М.Шакиров. – Казан: Мәгариф, 2003. – 111 б. – 1000 д.
* * *
Фиолетовый дзэн: стихи. – Казань: Магариф, 2002. – 95 с. – 1000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Р а х м а н Р. Тарихка чигелә каберләр. // Шәһри Казан. – 1995. – 23 июль.
Х а р и с Р. Сөләйманның шигъри дөньясы // Мәдәни җомга. – 2002. – 24 май.
Г а л и ә х м ә т о в а А. Акыл күрке // Мәйдан. – 2004. – № 5. – 133–135 б.