Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Төрки лингвокультурология конференциясе татар язучысы Әмирхан Еникигә багышланачак

«Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе быел татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланачак.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте. «Татар милли образлары турында сөйләшү алып барачакбыз. Һәр халык үзенең дөньясы белән аерыла, ләкин утыз ел эчендә безнең мәдәнияткә мәдәни образларны тоймый, ача алмый торган иҗатчылар килде. Бу — европалаштырудан гына килми. Белем җитми. Аны туплар өчен укытучыларыбызны шушы чарага чакырам. Балалар әдәбиятыбызны схематик рәвештә кабул итәргә тиеш түгел», — диде ул.

«КФУда Әмирхан Еникине өйрәнгән фәнни мәктәп бар. Фәрит Хатыйпов, Рифат Сверигин — әнә шундыйлардан. Конференциянең пленар утырышына фәнни мәктәпне өйрәнгән укытучылар, шәкертләр дә чакырылачак. Язучы яза, ләкин аның әсәрләре укучы күңеленә ятсын өчен, иҗат җимешләренең телен ачучы кирәк. Алар — фән белгечләре. Әйтик, Фоат абый Галимуллин Еники турында истәлекләре белән уртаклашачак», — диде галимә.

Яшь галимнәр төрки лингвокультурологиянең мөһим мәсьәләләре, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше, тәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар, мәдәни-тарихи мирас һәм традицияләр кебек сораулар, төрки-татар тел белеменең фәнни һәм гамәли проблемалары, әдәби-эстетик эзләнүләр һәм башка шундый мәсьәләләр хакында фикер алышачак.

Конференцияне үткәрүдә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең гомуми тел белеме һәм тюркология, татар әдәбияты кафедралары җаваплы. Ул Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы, Казан федераль университеты ярдәме белән оештырыла. Конференция татар, рус һәм башка төрки телләрдә алып барылачак.

(«Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина. Салават Камалетдинов фотосы)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина