Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сәрьян Хәсән

1930–1978)

Хәсән Сарьян (Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов) 1930 елның 24 мартында Башкортстан Республикасының Илеш районы Иске Аю авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә алып, җиде сыйныфны күршедәге Теләкәй авылы мәктәбендә тәмамлый. 1945–1946 елларда Татарстанның Чаллы районы артистлары труппасында актер булып йөри, аннан соң, янә үз авылларына кайтып, 1948 елның көзенә кадәр колхоз эшендә һәм клуб мөдире хезмәтендә була. 1948–1951 елларда Хәсән Сарьян – Бөре татар педагогия училищесы студенты. Училищедан соң ул Уфа педагогия институтына укырга керә һәм, 1955 елда аны тәмамлап, ике ел чамасы Уфада «Кызыл таң», «Совет Башкортостаны» газеталары һәм «Сәнәк» журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли, аннары, 1957–1960 еллар аралыгында, Башкорт дәүләт университетының филология бүлегендә татар теле тарихыннан һәм хәзерге татар теле курсыннан студентларга лекцияләр укый.

1960 елның октябрендә Хәсән Сарьян Казанга күчеп килә һәм 1965 елның ахырларына кадәр башта «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редакциясендә җаваплы секретарь, соңыннан СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры һәм «Идел» альманахының мөхәррире булып эшли. Гомеренең соңгы елларында ул профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Хәсән Сарьян әдәби иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Аның яшүсмерләргә адресланган беренче «Хикәяләр» җыентыгы 1962 елда Казанда басылып чыга һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Аннан соң 1965 һәм 1966 елларда авторның тагын ике китабы – хикәяләре тупланган «Классташлар» исемле җыентыгы һәм «Әткәм һөнәре» дигән повесте дөнья күрә. Сюжет төзеклеге, композицион җыйнаклык, җиңелчә юмор белән өртелгән тыгыз фикерле, халыкчан тел Хәсән Сарьянны шушы беренче әсәрләрендә үк үзенчәлекле язучы, тел остасы итеп таныта. Әдипнең язу стилендәге бу уңай сыйфатлар алтмышынчы-җитмешенче елларда иҗат ителгән күләмле әсәрләрендә тагы да үстерелә һәм яңа төсмерләр белән байый. Адәм баласының яшәү мәгънәсен, гаделлек өчен көрәшен, гуманистик идеалларын заманча яңгырашта бәян иткән, бигрәк тә гаилә мөнәсәбәтләрен, әхлак мәсьәләләрен кискен итеп куеп, аларны геройларының тормышчан образлары һәм язмышлары үрнәгендә ышандырырлык итеп тасвирлаган «Әткәм һөнәре» (1966), «Бер ананың биш улы» (1976), «Җәза» (китапта чыккан исеме – «Егет язмышы», 1978), сатирик «Нокталы өтер» повестьлары авторга аеруча зур уңыш китерә. Бу әсәрләре белән Хәсән Сарьян узган гасырның җитмешенче еллардагы татар прозасының күренекле вәкилләре сафына баса.

Х.Сарьян – тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшләгән язучыларның берсе. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшендә якыннан торып катнаша, озак еллар буе радиодан тел мәсьәләләренә багышланган кызыклы әңгәмәләр алып баруы, көндәлек матбугатта каләмдәшләренең иҗатлары һәм, гомумән, әдәби осталык турында күпсанлы мәкаләләрен бастыра. Аның тел белеме һәм әдәби осталыкка багышланган бу төр хезмәтләре «Уеңны уйдырып сал…» исемле җыентыгында (1977) урын ала.

Әдипнең аерым әсәрләре рус, мари, удмурт, башкорт, каракалпак, казакъ, кыргыз телләренә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә рус һ.б. телләрдән татарчага проза әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повестеның турыдан-туры кыргызчадан тәрҗемәсе аеруча зур осталык белән эшләнә.

1978 елның 21 сентябрендә кинәттән вафат була.

Х.Сарьян – 1967 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 107 б. – 8000 д.

Классташлар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 40 б. – 9000 д.

Әткәм һөнәре: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 191 б. – 15000 д.

Күңел моңнары: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 183 б. – 9000 д.

Туган як хикәяләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 152 б. – 9000 д.

Уеңны уйдырып сал…: мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 144 б. – 2000 д.

Бер ананың биш улы: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 224 б. – 15000 д.

Егет язмышы: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 399 б. – 15000 д.

Нокталы өтер: повестьлар / кереш сүз авт. Ә.Еники. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 414 б. – 30000 д.

Бер ананың биш улы: повесть, хикәяләр / кереш сүз авт. Ә.Еники. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 303 б. – 5000 д.

Агыйдел егете: хикәяләр, мәкаләләр / төз. Р.Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 479 б. – 3000 д.

* * *

Память отца: повесть, рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 189 с. – 100000 экз.

Лирические рассказы / пер. с татар. М.Зарецкого. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 109 с. – 30000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А х у н о в Г. Агыйдел егете // Казан утлары. – 1980. – № 3. – 7–8 б.

Г а л и м у л л и н Ф. Шигъриятле проза // Соц. Татарстан. – 1980. – 2 март.

Е н и к и Ә. Сарьян // Казан утлары. – 1990. – № 3. – 10–14 б.

Н и з а м о в И. Уелып калды уйлары // Казан утлары. – 1993. – № 8. – 55–57 б.

Ш а б а е в М. Туган җирнең баласы иде // Казан утлары. – 1998. – № 9. – 155–162 б.

Х ә м и д у л л и н Л. Үз кыйбласын тапкан шәхес // Казан утлары. – 2000. – №3. – 178–181 б.

Л а т ы й п К. «Яшькелт моңсулык» сагышлары // Ватаным Татарстан. – 2000. – 11 март.

М а к а р о в а В. Зур әдип әзер хакыйкать белән яши алмый… // Казан утлары. – 2001. – № 7. – 148–151 б.

Г а л и м у л л и н Ф. Затлы каләм иясе // Мәдәни җомга. – 2005. – 1 апр.

Ә х м ә т җ а н о в М. Хөрмәтле Хәсән ядкәре // Мәдәни җомга. – 2007.


Язучылар