Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Захарова Зинаида

Зинаида Захарова әдәбиятка соң, лаеклы ялга чыккач кына килә. Беренче китабы 2010 елда басыла.  Бүгенге көндә аның инде 10 китабы басылган.
Балалар язучысы булу катлаулы да, җаваплы да, четерекле дә. Һәркем бу юнәлештә яза алмый. Чөнки үтемле әсәрләр иҗат итү өчен балаларны аңлый, аларның фикерен үзең аша үткәрә, сабыйлар теле белән сөйләшә белергә дә кирәк. Зинаида Захарова әнә шундыйлардан. Ул тырыш, тиз иҗат итә торган шагыйрә.
Шагыйрә  «Тылсымлы сарай» китабы өчен Рафаил Төхфәтуллин премиясенә, «Нурлы җиһан» китабы өчен  Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләгенә лаек була.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин