Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Миләүшә Хәбетдинова Нәкый Исәнбәтне «институт булып эшләгән кеше» дип бәяләде

КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова Габдулла Тукай әдәби музеенда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичәдә татар халкы исеменнән Нәкый Исәнбәттән гафу үтенде.

«Татар халкы исеменнән мин Нәкый Исәнбәт һәм аның туганнары алдында гафу үтенәм. Күрсәттек без Нәкый Исәнбәткә! Егерменче елларда аңа мистик-буржуаз язучысы, аны татар мәдәниятеннән көлүче дип хурладылар. Утызынчыда „җидегәнче“ диделәр. Без уйнадык, көнләшүебез белән зиһенне алдадык. Безнең алда нинди шәхес икәнне аңлап бетермәдек», — диде ул.

Галимә Нәкый Исәнбәтне төрле елларда төрлечә гаепләүләрен әйтте. «Кырыгынчы елда исә татар тарихын бозучы дип чыктык. Илленче елларда милләтче дип бәяләдек. Алтмышынчы елларда исә „бер кешене күрми, изеп бара, үзе өчен генә кайгыра“, дип яздык. Гади кешеләр Нәкый аганы күрде, җырларын башкарды, драматургиясен бәяләде», — ди ул.

Миләүшә Хәбетдинова Нәкый Исәнбәтне «институт булып эшләгән кеше» дип бәяләде. «Бер институт булып эшләгән шәхесне без ничек шулай бәяли алдык? Аның 120 еллык юбилеенда „бур, карак, доносчы“ дип чыгардык. Шуның өчен мин гафу үтенәм. Без Нәкый Исәнбәтне бүгенге көнгә кадәр бәяләп бетерә алмадык. Телебез, мәдәниятебез өчен аңа бурычлы. Мин әлегә Нәкый Исәнбәтне беләм дип әйтә алмыйм, өч ай гына өйрәнәм», — дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.

Галимә ярдәм күрсәткән өчен әдәбият галиме Зөфәр Рәмиевкә, фольклорчы Марсель Бакировка, язучы Рабит Батуллага рәхмәт белдерде. «Язучы Габдулла Шамуков, филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаровка рәхмәтлемен. Алар Совет чорында курыкмыйча Нәкый Исәнбәт турында кирәкле мәгълүматны китапларга астөшермәләр белән булса да саклап калдырган», — диде ул.

(«Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина)


Язучылар