Шагыйрь-прозаик, тәнкыйтьче, мемуарчы, җәмәгать эшлеклесе Сәйфи Кудаш (Сәйфетдин Фәттахетдин улы Кудашев) 1894 елның 3 октябрендә элекке Уфа губернасы Өфө өязендәге (1936 елдан Башкортстанның Чишмә районы) Келәш дигән татар авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. 1904–1913 елларда туган авылы мәдрәсәсендә укый, аннары ике ел чамасы Казакъстанның Кустанай төбәкләрендә мөгаллимлектә йөреп кайткач, укуын Уфа шәһәрендәге «Галия» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Большевиклар инкыйлабыннан соң биш-алты еллап туган төбәгендә балалар укыта, аннары 1925 елда Уфа шәһәренә күчеп килеп, «Шәрекъ ярлылары», «Башкортстан», «Яңа авыл» газеталары редакцияләрендә, 1930–1931 елларда Башкортстан язучыларының матбугат басмасы «Октябрь» журналында җаваплы мөхәррир, 1932–1936 елларда Башкортстан китап нәшриятында әдәби мөхәррир вазифаларын башкара.
С.Кудашның әдәби иҗат эшчәнлеге Г.Тукай поэзиясенең көчле йогынтысы астында башланып китә. Тукай сатирасы алымнары һәм тематикасына ияреп язган беренче шигырьләре 1913–1914 елларда Уфада «Тормыш» газетасы һәм Оренбургтагы «Кармак» журналы битләрендә басыла. 1917–1918 елларда Уфа нәшриятларында яшь шагыйрьнең революцион рухтагы, милли азатлык, социаль тигезлек идеяләре пафосы белән сугарылган шигырьләрен эченә алган кечкенә-кечкенә өч җыентыгы дөнья күрә. Әдипнең шуннан соңгы иҗат эшчәнлеге үзе яшәгән катлаулы, каршылыклы чор чынбарлыгын сәнгатьчә чагылдыру юнәлешендә үсә, төрлеләнә баруы белән характерлы. Егерменче-утызынчы елларда язган һәм күпсанлы җыентыкларының эчтәлеген тәшкил иткән лирик, публицистик, сатирик шигырьләрендә, мәсәлләрендә, шигъри фельетоннарында, күләмле әсәрләреннән «Тугайда» (1920), «Тимерлектә» (1920), «Яз көткәндә» (1928), «Хат» (1930), «Бәхет законын тыңлаганда» (1937), «Салават» (1938), «Кавышу» (1939) кебек поэмаларында һәм татар әдәбияты тарихында шигъри роман жанрының беренче үрнәге булган «Кушкаен»да (1937) әдип Гражданнар сугышы чорыннан алып Ватан сугышына кадәрге дәвер эчендә татар, башкорт халыклары тормышына, бигрәк тә авыл җирендә хосусый хуҗалыкларны күмәкләштерү кампаниясенә бәйле катлаулы вакыйгаларны үз заманының идея-эстетик карашлары һәм таләпләре нигезендә шактый реаль чынбарлык күренешләре һәм гыйбрәтле кеше образлары аша гәүдәләндереп бирүгә ирешә.
Ватан сугышы чорында С.Кудаш Башкортстан Язучылар берлеге идарәсенә җитәкчелек итә; язучы-журналист буларак, сугыш афәтен кичергән җирләрдә дә булып кайта, анда алган тәэсирләрен «Дон далаларында» исемле очерк китабында (1943) язып чыга. Сугыш чоры аның ватандарлык хисләре белән сугарылган шигъри әсәрләрендә дә киң чагылыш таба.
Шагыйрьнең сугыштан соңгы бай иҗат мирасында сәнгатьле проза һәм драматургия жанрларына караган әсәрләр дә бар. Ул – берничә сәхнә әсәре авторы, шулардан «Мәҗит Гафури» дигән тарихи-биографик драмасы үз вакытында Башкорт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.
Ике олы шәхес – Г.Тукай белән М.Гафуриның 1912 елны Уфа шәһәрендәге тарихи очрашулары фактына нигезләнеп язылган «Язны каршылаганда» повесте (1946–1947) һәм әдипнең яшьлек хатирәләренә багышланып, М.Гафури, Г.Ибраһимов, Ш.Бабич, С.Рәмиев, Ш.Камал, Ф.Әмирхан һ.б. тарихи шәхесләрнең җанлы образларын гәүдәләндергән «Хәтердә калган минутлар» исемле документаль китабы (1957) башкорт әдәбиятында мемуар жанрындагы беренче үрнәкләр буларак тәкъдир ителәләр.
С.Кудаш – татар-башкорт әдәби-мәдәни мирасын өйрәнүгә зур әһәмият биргән галим-тикшерүче, тәнкыйтьче, киң эрудицияле публицист та. Сигез дистә елга сузылган озын иҗат гомерендә аның татар, башкорт телләрендә, рус һәм башка милли телләргә тәрҗемәдә йөздән артык китабы басылып чыга. Аның әдәби мирасы – татар һәм башкорт халыкларының уртак мәдәни хәзинәсе.
Әдәбият һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Сәйфи Кудаш Ленин ордены, өч мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар дуслыгы һәм «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнә, Башкортстанның С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
С.Кудаш 1993 елда Уфа шәһәрендә вафат була.