Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Урайский Сәхаб

(19071957)

          Сәхаб Урайский (Сәхабетдин Камалетдин улы Мәүлютов) 1907 елның 21 декабрендә элекке Самара губернасы Мәләкәс өязе (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Кече Кандал районы) Иске Кызылсу (Татарское Урайкино) авылында игенче гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, балачактан ук тормышның ачысын татып үсә: тамак ялы өчен авыл байларында батрак булып эшли, көтү көтә. Октябрь революциясеннән соң гына, мәктәп партасына утырып, башлангыч белем ала һәм 1927–1930 елларда Самара шәһәрендәге татар-башкорт педагогика техникумында укый. Аны тәмамлагач, ике ел Урта Идел буе татар совет-партия мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, ә 1932–1938 елларда Самарада татар телендә чыга торган «Колхозчы» исемле өлкә газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.

          Шул ук елларда (1934–1936) ул СССР Язучылар берлеге һәм комсомолның Үзәк комитеты каршында ачылган әдәби курсларда укып кайта.

          1938 елда Сәхаб Урайский Казанга килә һәм «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1941–1945 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә һәм, автотранспорт батальонының сәяси җитәкчесе буларак, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, медальләр белән бүләкләнә.

          Армия хезмәтеннән Казанга кайткач, Сәхаб Урайский 1946–1948 елларда республика партия мәктәбендә укый, аннан соң озак еллар буе «Яшь сталинчы» газетасында әдәби хезмәткәр һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли.

          Сәхаб Урайскийның исеме матбугатта 1929 елдан күренә башлый.

          Әдәбияттагы беренче адымнарыннан ук ул комсомол шагыйре, яшьләр темасына язучы әдип буларак мәйданга чыга. Лирик-публицистик шигырьләрендә булсын, «Давыллар аша», «Портшәһәр» кебек поэмаларында булсын, шагыйрь совет яшьләренең хезмәттәге батырлыкларын, киләчәккә булган якты идеалларын, өметләрен чагылдырырга омтыла.

          Соңгы дәверендә шагыйрь, башлангыч иҗаты стилендә нык сизелгән риторикадан арына барып, халыкчан рухтагы һәм үзенчәлекле образларга бай шигырьләр дә иҗат итә. Аның шигъри табышлары бигрәк тә җыр өлкәсенә карый. Балалар өчен язылган «Пионерлар җыры» (Х.Вәлиуллин музыкасы), «Чыршы янында» (И.Шәмсетдинов музыкасы), «Укырга» (С.Сәйдәшев музыкасы), шулай ук яшьләргә багышланган «Икебез ике якта», «Безнең яшьләр», «Тау кызы» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Син кал бездә», «Онытма» (Р.Яхин музыкасы), «Өй артында шомыртым» (халык көе) кебек җырлар үз заманында халык арасында киң популярлык казаналар. Ә шагыйрьнең «Син кайтмадың» (М.Мозаффаров музыкасы) җыры

          Ватан сугышына багышланган иң гүзәл җырларның берсе булып саналырга хаклы.

          Сәхаб Урайский хезмәт кешесенең фидакарьлеген, батырлыгын тасвирлаган очерклары, каләмдәш дусларының әсәрләре турында язган мәкалә-рецензияләре һәм төрле милләт шагыйрьләре (М.Лермонтов, Т.Шевченко, К.Хетагуров, М.Исаковский, А.Барто һ.б.) иҗатыннан алып эшләгән шигъри тәрҗемәләре белән дә билгеле.

          Ул 1957 елның 15 февралендә Казанда вафат була.

          С.Урайский – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Көтүче кызы: поэма, шигырьләр. – Мәскәү-Самара: Урта Идел край дәүл. нәшр., 1933. – 97 б. – 3150 д.

Давыллар аша: шигырьләр, поэмалар, хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 116 б. – 3000 д.

Яз таңында: Ватан сугышы елларында язылган шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1945. – 88 б. – 5185 д.

Яшьлек тавышы: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 76 б. – 3065 д.

Сайланма шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 244 б. – 5000 д.

Яз килде: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 147 б. – 3000 д.

Син кал бездә: җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 47 б. – 7000 д.

Син кайтмадың: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 95 б. – 500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г ә р ә й Р. Җырларында аның яшьлеге // Соц.Татарстан. – 1967. – 21 дек.

Т ө х ф ә т у л л и н Р. Сәхаб Урайский // Татарстан яшьләре. – 1967. – 21 дек.

Ш а к и р о в а М. Ул һаман да безнең сафта // Татарстан яшьләре. – 1977. – 22 дек.

Л а т ы й п К. Мусаны бергәләп сагындык // Мәдәни җомга. – 1997. – 4 апр.

С а ф и у л л и н Ә. Яшьлек шагыйре иде // Ватаным Татарстан. – 1997. – 19 дек.


Язучылар