Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел. Шул уңайдан иртән Казанның Г.Тукай исемендәге скверында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм башка дәүләт эшлеклеләре, язучылар, сәнгать әһелләре катнашты.
Яңа комментарий өстәргә