Шагыйрь Нияз Хасият улы Вәлиев 1955 елның 20 ноябрендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, ветеринария институтына укырга керә. Укудан бүленеп, гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, югары белем алуын Казан дәүләт университетында дәвам иттерә. 1979 елдан Н.Вәлиев Чаллыда яши һәм технология проектлары оешмасында технолог-инженерлар төркемен җитәкли.
Шигырьләре узган гасырның сиксәненче елларыннан Чаллы һәм республика матбугатында күренә башлый. 1988 елда бер төркем кыска шигырьләре «Беренче карлыгачлар» күмәк җыентыгында һәм гомуми «Авазлар галәме» исеме белән аталган шигырьләре (өчьюллыклар) циклы «Бер тауда ун чишмә» (1992) дигән күмәк китапта урын ала. 1994–2004 еллар арасында Чаллыдагы «КамАЗ», «Хәерле иртә» нәшриятларында һәм хосусый тәртиптә шәһәр матбагасында шагыйрьнең тагы дүрт китабы дөнья күрә.
Нияз Вәлиев поэзиядә үзенең иҗат йөзен башлыча хикмәтле сүзгә, тормыш күренешләрен тасвирлауда һәм дөньяны танып белүдә ассоциатив фикерләүгә, параллелизм ысулларына таянып эшләнгән кыска шигырь формалары аша чагылдырырга омтыла.
Н.Вәлиев – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.