Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйлемханов Риман

Риман Солтан улы Гыйлемханов – милли матбугатыбызда озак еллар эшләүче тәҗрибәле журналист, туры сүзле публицист, яшь каләмдәшләренең остазы. Ул ТВдә редактор булып эшләгән чакта кече һәм үсмер яшьтәге балалар ӛчен татар рухы, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли торган телепрограммалар әзерләде. Сөекле халкыбыз арасында популярлашкан “Уйнагыз, гармуннар!” тапшыруын башлап җибәрде. Аның әлеге иҗат проекты иң уңышлысы булды. Күпсанлы тамашачылар мәхәббәтен яулаудан тыш, Татарстанның авыл һәм шәһәр урамнарында кыңгыраулы яшел гармун тавышы бик матур чыңлады, бу күркәм аһәң якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче милләттәшләргә дә барып ишетелде һәм бӛтен җиһанга таралды. Татарлар 1990 елларда тальян гармун моңына уянды. “Уйнагыз, гармуннар!” телетапшыруы гомумхалык бәйрәме статусы алды һәм ел саен 30 августта зурлап уздырыла.

Бүгенге көндә Риман Гыйлемханов “Ватаным Татарстан” газетасында эшли.

2019 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

(Мәгълуматны тулыландыру өчен  pr_sprt@mail.ru адресына языгыз)


Язучылар