Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

Мирза Мөхәммәт

Шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов) 1952 елның 3 декабрендә (рәсми документларда — 1953 елның 3 гыйнвары) Татарстанның Актаныш районы Чал-манарат авылында туган. Сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне күрше Такталачык авылы мәктәбендә укып ала. Мәктәптән соң, 1970—1971 елларда, Чалманаратта клуб мөдире булып эшли. 1971 —1975 елларда ул — Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлеге студенты. Институтны уңышлы тәмамлап, 1976—1977 елларда хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру мөхәррире һәм 1979— 1984 елларда ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секретаре булып эшли. 1984—1996 елларда Мөхәммәт Мирза Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары һәм 1998 елдан 2001 елга кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгының Актаныш районы буенча мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 2001 елдан ул — Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары хезмәтендә. 2005 елда исә Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды.
Әдәби иҗат эшенә Мөхәммәт Мирза мәктәп елларыннан ук тартыла. Әдәбиятның, бу очракта татар шигъриятенең олы мәйданына исә ул узган гасырның сиксәненче елларында килеп керә. Ул — күп кенә лирик шигырьләр, җырлар, поэмалар, хикәяләр, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы. Шулай да төп иҗат өлкәсе — поэзия. Ул — классик Шәрык поэзиясе традицияләрендә иҗат ителгән фәлсәфи, фәлсәфи-лирик, эпик эчтәлекле әсәрләр тарафдары. Аның татар поэзиясендә соңгы чорларда онытылып торган шигъри формаларга мөрәҗәгать итүе һәм бу юлдагы уңышлы иҗат үрнәкләре, кыю тәҗрибәләре җитди игътибарга лаек. Ул — кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, газәлләр, робагыйлар остасы. Аның бу төр шигъри әсәрләре фәлсәфи фикеренең тирәнлеге, теленең байлыгы һәм үткенлеге, халыкчан образлылыгы белән аерылып тора. Әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, Мөхәммәт Мирза — заманның, чорның катлаулы халәтен-вазгыятен, гамен-сулышын нечкә тоеп, күңеле аша уздырып, фәлсәфи фикерләр белән эретелгән, афоризм дәрәҗәсенә җитеп чарланган шигъри телле, ихлас, садә хисләр шагыйре.
Мөхәммәт Мирза эпик жанр әсәрләре — поэмалар иҗат итүдә дә актив эшли. Аның «Әнкәйне сагыну», «Агыйделдә ак пароход», «Турашыр», «Без бабайларсыз үстек», «Сабантуй» һәм башка поэмалары халык, ил, кеше язмышларын тирән психологик хис-кичерешләр, образлы тел-сурәтләр аша сәнгати югарылыкта гәүдәләндерүе белән сокландыра. Шагыйрьнең «Әнкәйне сагыну» поэмасы буенча республика телевидениесендә, ә «Агыйделдә ак пароход» поэмасы буенча республика радиосында махсус тапшыру-композицияләр эшләнде. Мөхәммәт Мирзаның лирик шигырьләренә өч дистәгә якын җырлар иҗат ителгән.
М. Мирза татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен актив пропагандалаучы күренекле шәхес буларак та күпләргә билгеле. 1987 елда ул Актаныш районында «Агыйдел дулкыннары» исемле әдәби иҗат берләшмәсен яңадан җанландырып җибәрә, 1991—2002 елларда бу берләшмәгә җитәкчелек итә. 1996 елда Татарстан китап нәшрияты әлеге берләшмә әгъзалары әсәрләреннән төзелгән «Агыйдел дулкыннары» исемле күләмле җыентык бастырып чыгара. Соңга таба да берләшмә әгъзаларыннан унике авторның төрле нәшриятларда уналты исемдә мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Соңгы ун-унбиш ел эчендә әдәби берләшмәдә иҗат чыныгуы алган егермеләп егет һәм кыз әдәбият-сәнгать өлкәсендә ныклап үз урынын тапты, ике кеше Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды.
М. Мирза — республикада үз әсәрләрен һәм татар шагыйрьләренең әсәрләрен сәхнәдән укучы нәфис сүз остасы буларак та абруй казанган шәхес. Ул әзерләгән сценарийлар буенча һәм аның үз башкаруында Татарстан радиосы һәм телевидениесендә дистәләгән әдәби-нәфис тапшырулар оештырылды. Ул республиканың мәдәни тормышында актив катнаша, милли сәнгатьне үстерү юнәлешендә яңа проектлар, программалар төзегәндә үзенең эшлекле тәкъдимнәре белән булыша, халкыбызның традицион йолаларын, бәйрәмнәрен кайтару, республикадан читтә яшәүче милләттәшләр белән мәдәни багланышлар урнаштыру, мәгърифәтчелекне җәелдерү кебек эшләрдә үзеннән нәтиҗәле өлеш кертә.
Мөхәммәт Мирза — 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Кәккүк тавышын санадым: Шигырьләр һәм поэма.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1994.—111 б.—2000.
Турашыр: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 175 б.—2000.
Киек каз юлында: Шигырьләр, газәлләр, поэмалар.— Казан: Татар, кит. нәшр., 2003.—304 б.—2000.

Библиография

Мингалим Р. «Кемгә кирәк без бу кыяфәттә…»//«Кәккүк тавышын санадым» китабына кереш сүз.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. Шагыйрьҗан Л. Шагыйрь буласың килсә — бул!//Казан утлары.— 1997.— № 11.— 148—164 б. Гыйльманов Г. Юл һәм сагыш шагыйре//Мәдәни җомга.— 1999.— 12 февр. Әгъләм М. Гомеренең җәйге чагы//Казан утлары.— 2003.— №1.— 106—1076. Вәлиев М. Нечкә хисләр, көчле хисләр// «Киек каз юлында» китабына кереш сүз.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. Акмал Н. Шигырьне сагыну // Казан утлары.— 2003.— № 11.— 139—1456. Юнысова А. Уйчан шигырьләр//Ватаным Татарстан.— 2003.— 14 нояб.

Иҗаты турыңда матбугат фикерләре

Мөхәммәт Мирзаның болай көтмәгәндә генә зур әдәбият мәйданына ныклап аяк басуына мин сөенеп карыйм, аның уңышларының сәбәпләрен дә күрәм.
Беренчедән, ул шигырьләрен матбугатка тәкъдим итәргә ашыкмаган. Язган, каләмен шомарткан, көчен сынаган. Күпмедер үз көченә ышаныр хәлгә килгәч кенә җыентык туплаган. Аны язучылар карамагына тәкъдим иткән.
Икенчедән, шагыйрь киң карашлы — дөнья күләмендә төпле фикер йөртә ала, фикерен ачык итеп, укучыга җиткереп әйтә белә.
Рөстәм Мингалим, шагыйрь,
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1994

М. Мирза иҗаты белән якыннанрак таныша барган саен, күңелдә бер тойгы, фикер ныгый бара: шагыйрь һаман юлда («Ә гомерем юлда уза…»). Мәгълүм нәрсә: мәңгелек юлчы — Олы Сагыш иясе. М. Мирза да — бөтен асылы-табигате белән сагыш, димәк, ялгызлык шагыйре. Ул күбрәк хисси төшенчәләр, образ-сурәтләр белән эш итә.
Кыскасы, М. Мирза иҗаты — бүгенге татар шигъриятендә игътибарга лаеклы күренешләрнең берсе. Шагыйрьнең укучыга, якыннарына, ахыр чиктә, милләтенә әйтер сүзе бар. Аның кыйбласы дөрес, юлы — хаклык юлы, фикерләре аек, егәрле, иң мөһиме, күңеле хисләргә ташып тора, димәк, ихлас, чын, кешелекле… Ак юллар сиңа, шагыйрь якташым!
Галимҗан Гыйльманов, язучы. 1998

Эзләнә ул. Язганнарында — туган ягы Актаныш, аның кешеләре, табигате, моң урыннары. Гамил Афзалга хас уйчанлык, фәлсәфи лириканың нигезе — шуннан. Җырга тартылу да. Әле бит ул — сәхнә кешесе, шигырь сөйләү остасы да, оештыручы да: районның мәдәният бүлегендә һәм яшьләр белән озак еллар эшләгән шагыйрь «Агыйдел дулкыннары» исемле әдәби иҗат берләшмәсен дә җитәкли, күмәк китаплар төзеп чыгара… Бүген аның Татарстан мәдәният министры урынбасары булып эшләве дә, Наҗар ага Нәҗми әйтмешли, «юкка түгел, юкка түгелдер»…
Мөдәррис Әгъләм, шагыйрь,
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 2003

Әйе, шагыйрь бүгенге катлаулы дөньяны үтә нечкә күңел белән кичереп яши. Аңа бик күп нәрсә тәэсир итә, күңелен дулкынландыра. Менә, мисал өчен, бер чит ил җырчысын тыңлагач, ул ниләр кичерә:
Телең дә ят, көең дә ят —
Ят түгел әрнүләрең.
Җәберсетә тик хыянәт,
Телгәләп бәгырьләрне…

Мондый чын шигъри юлларны замана Моңын нечкә тоючы зат кына яза ала! Чыннан да, Мөхәммәт Мирза шигърияткә, иҗатка мөкиббән китеп яши.
Мансур Вәли-Барҗылы, әдәбият тәнкыйтьчесе. 2003

Мөхәммәт Мирза миңа үзенең таяну ноктасы, шигъри җегәре, үзе әйткән фикерне нык ышанып, инанып әйтә белүе белән нәкъ менә Саҗидә Сөләйманованы, Кадыйр Сибгатуллинны хәтерләтә. Юк, ал арның иҗатын кабатламый, ә бәлки иҗатка мөнәсәбәтенең ныклыгын ал арча белдерә, ал арча раслый ул. Кайчак Мирзаның аерым юллары кинәттән кискен яңгырап китә, һәм нәкъ менә шул кискенлек, дөрес сүзне турыдан туры әйтә белү укучыны сискәндереп тә җибәрергә тиеш. Чөнки укучы Мирзаны, ничектер, йомшак табигатьле, тирә-юньнән матурлык, садәлек, камил гармония эзләүче бер шагыйрь итеп күзалларга мөмкин иде бит әле. Әйе, Мөхәммәт Мирза, чыннан да — бик сизгер җанлы, үтә дә нечкә күңелле шагыйрь. Ул табигатьтән дә, бу җиһанның үзеннән дә матурлык эзли, матурлык таба белә.
Нияз Акмал, шагыйрь һәм прозаик. 2003

 

Язучылар