Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шабай Мин

Татар совет прозасында хикәяләре белән танылган Мин Шабай (Мин Гариф улы Шабаев) 1913 елның 28 апрелендә Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Каратәкә авылында ярлы крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Сабый чагында ук әтисез калып, алты яшеннән үз көнен үзе күрә башлый, аннары бәхет эзләп ил гизәргә чыгып китә. 1931 елда юлдан язу дәрәҗәсенә җиткән малайны чекистлар тотып Мәскәү янындагы 1 нче номерлы хезмәт колониясенә урнаштыралар. Унҗиде яшьлек егет өчен яңа тормыш башлана. Колониядә ул хезмәт тәрбиясен уза, укып белем ала, шунда матур әдәбият белән якыннан таныша.

Бераздан аның үзендә дә иҗат дәрте уяна: еллар буе күңелендә җыелып килгән тәэсирләр нигезендә ул «Танып» (елга исеме) дигән озын хикәясен яза. 1934 елны әсәр матбугатта басылып та чыга.

Колониядән соң Мин Шабай армиядә хезмәт итә, Казан дәүләт педагогика институтында укый, аннары газета редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында эшли. Бу елларда көндәлек матбугатта аның бер-бер артлы хикәяләре, документаль очерклары басыла, колхоз-совхоз театрларында пьесалары куела. 1941 елны Казанда язучының лирик хикәяләре тупланган «Уйналмаган скрипка» исемле китабы дөнья күрә.

1942 елның 21 ноябрендә М.Шабай янәдән чекистлар кулына эләгә. Монысында инде сәяси тоткын сыйфатында, милләтчелектә гаепләнеп, 1944 елның 8 мартында узган суд утырышы аны җиде елга ирегеннән мәхрүм итеп хөкем итә һәм Колымага шахтада эшләргә җибәрәләр.

1941–1954 елларда Мин Шабай Себер якларында һәм Себернең төньяк өлкәләрендә яши. Казанга ул 1955 елда кайта һәм яңадан әдәби иҗат эшенә керешә. 1959–1964 еллар арасында язучының «Бездә ел буе яз» исемле очерклар китабы, «Тормыш баскычлары», «Тормыш чакыра» исемле хикәя җыентыклары һәм «Уяну» (беренче кисәк) исемле тарихи-социаль романы басылып чыга.

Мин Шабайның хикәяләре, нигездә, авыл темасына багышланган. Аларда революциягә кадәрге, революция чоры, колхозлашу еллары һәм Ватан сугышыннан соңгы татар авылы тормышындагы социаль күренешләр һәм үзгәрешләр, шуларның гади хезмәт кешеләре күңелендәге чагылышлары тасвирлана.

Гомеренең соңгы елларында язучы «Уяну» романының дәвамын яза, ләкин аны тәмамлый алмый. 1963 елның 5 сентябрендә ул вафат була.

М.Шабай – 1936 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Уйналмаган скрипка: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 144 б. – 5000 д.

Бездә ел буе яз: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 84 б. – 3000 д.

Тормыш баскычлары: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 148 б. – 10000 д.

Уяну: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 224 б. – 13000 д.

Тормыш чакыра: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 184 б. – 5000 д.

Сайланма әсәрләр: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 336 б. – 11000 д.

Якты өметләр: повесть, хикәяләр / кереш сүз авт. А.Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 373 б. – 10000 д.

Уйналмаган скрипка: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 288 б. – 10000 д.

* * *

Пробуждение: повесть и рассказы / пер. с татар. Г.Политыко. – М.: Сов. Россия, 1967. – 186 с. – 50000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Н у р у л л и н И. Мин Шабайга 50 яшь // Сов. әдәбияты. – 1963. – № 5. – 95 б.

Х ө с н и Ф. Киттеңмени? // Сов. әдәбияты. – 1963. – № 10. – 158–159 б.

Н у р у л л и н И. Уйналмаган скрипка моңы // И.Нуруллин. Образлар дөньясында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 81–90 б.

К а м а л о в Б. Соклангыч хикәяләр // Соц. Татарстан. – 1968. – 13 февр.

М о с т а ф и н Р. Кешелеклелек таланты // Казан утлары. – 1983. – № 4. – 188–189 б.

М о с т а ф и н Р. Фаҗигале язмыш // Казан утлары. – 1998. – № 7. – 140–143 б.

* * *

М у с т а ф и н Р. Живые традиции // Р.Мустафин. Образ времени: статьи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – С. 211–228.


Язучылар