Шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәй кызы Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1956 елда шул ук районның Күзкәй урта мәктәбен, 1958 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, ике ел туган төбәгендәге Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курста читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1968 елда тәмамлый.
1962 елдан 1991 елга кадәр С.Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. Башта ул берникадәр вакыт балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, аннары дәвамлы рәвештә шәһәр китапханәсендә бүлек мөдире (1963-1969), станоклар төзү-җитештерү берләшмәсендә эшчеләр газетасы каршындагы эчке радиотапшырулар редакциясендә мөхәррир-оештыручы (1969-1979), Чиләбе өлкә Телевидение һәм радиокомитетында бүлек мөхәррире (1979-1984) һәм 1986 елның октябреннән 1991 елның февраленә кадәр Чиләбе «Сигнал» җитештерү берләшмәсендә эчке радиотапшырулар мөхәррире һәм дикторы вазифаларын башкара.
Бу елларда С.Гәрәева журналист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак киң танылу ала. Ул өлкә газеталарында актив языша, радио тапшырулары өчен заманча темаларга кызыклы очерк язмалары, әңгәмә-интервьюлар әзерли, үз инициативасы белән 1963 елда Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге татар-башкорт әдәби иҗат берләшмәсенә нигез сала, 1970-1977 елларда җәмәгать тәртибендә бу берләшмәгә җитәкчелек тә итә. Узган гасырның сиксәненче еллар ахырында җәмгыятьтә демократик үзгәртеп корулар тәэсирендә милли хәрәкәт җанланып киткәч, С.Гәрәева Чиләбедә Татар-башкорт өлкә иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе була, аның эшендә актив катнашып, Үзәк белән берлектә татар һәм башкорт телләрендә «Дуслык» һәм «Туган як» исемле төбәк газеталарының нигез ташларын салыша. Ул завод цехларында, мәдәният сарайларында, өлкәнең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә әдәбият-сәнгать кичәләре, Казаннан кунак булып килгән язучылар, артистлар белән халык алдында очрашулар, радио-телевидениедә аларның чыгышларын оештыра.
1991 елда С.Гәрәева Казанга күченеп кайта. Биредә дә ул үзенең журналистлык хезмәтен дәвам иттерә: әүвәл «Татарстан хәбәрләре» газетасында, аннары 1995 елның июленнән 2003 елның декабренә кадәр «Мәдәни җомга» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли.
Шагыйрә буларак, С.Гәрәеваның беренче шигырьләре 1955 елда Минзәлә район газетасы битләрендә басыла. 1959 елдан исеме республика көндәлек матбугатында да («Татарстан яшьләре», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» һ.б.) күренә башлый. Соңга таба аерым шигырь цикллары Татарстан, Башкортстан, Урал төбәге газета-журналларында, Казан, Чиләбе, Свердловск шәһәрләрендәге китап нәшриятлары чыгарган күмәк җыентыкларда, альманахларда («Яз күрке», Казан, 1961; «Җиңелмәс Вьетнам», Казан, 1966; «Беренче карлыгачлар», Казан, 1968; «Солнце на ладони», Чиләбе, 1970; «Урал синекрылый», Чиләбе, 1971; «Монолог», Чиләбе, 1981; «Каменный пояс», Свердловск, 1982, 1983 һ.б.) урнаштырыла. 1979 елда Казанда шагыйрәнең татар телендә «Уралым» исемле беренче мөстәкыйль китабы, 1988 елда «Тау сукмагы» дигән икенчесе һәм 1991 елда Көньяк Урал китап нәшриятында басмага Татарстан китап нәшрияты белән берлектә татарча-русча параллель ике телдә әзерләнгән «Прозрение – Офыклар» исемле өченче җыентыгы, 2006 елда Татарстан китап нәшриятында «Йолдыз яңгырлары» дигән дүртенче шигырьләр китабы дөнья күрә.
Салисә Гәрәева – шигърияттә үз-үзен тапкан, үз җирлеге, үзенә хас алымнары, шигъри табышлары булган шагыйрә. Аның туып үскән Ватаны Татарстан, гомеренең утыз елын үзенә бәйләп тоткан Урал төбәге турында, яшьлек хатирәләре һәм ана мәхәббәте җирлегендә туган, җиңелчә сагыш-моңга өртелгән лирик шигырьләре тормышчан, табигый яңгырашы-аһәңе, тел-стилендәге халыкчан образлары, шигъри бизәкләре белән җәлеп итәләр.
Аңа 1993 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
С.Гәрәева – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.