Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйләҗев Искәндәр

Татар тарихы белгече, галим, педагог Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев 1958 елның 31 августында Казан шәһәрендә язучы Аяз Гыйләҗев гаиләсендә дөньяга килә. Казанның 94 нче мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1979 елда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мәскәүдә аспирантурада укып, 1983 елның маенда «XVIII йөзнең икенче яртысында Урта Иделдә татар крестьяннары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Искәндәр Гыйләҗев 1982-1985 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1985 елдан Казан дәүләт университетының СССР тарихы кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент, 1999 елдан татар халкы тарихы кафедрасында доцент булып эшли. 2000 елның ноябрендә Казан дәүләт университетында «Икенче бөтендөнья сугышы елларында төрки-мөселман хәрби әсирләре һәм эмигрантлары арасында коллаборационизм хәрәкәте» темасына докторлык диссертациясе яклый.

Бүгенге көндә Искәндәр Гыйләҗев – университетның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, татар халкы тарихы кафедрасы мөдире.

Аның төп фәнни кызыксыну өлкәсе XIX.XX йөзләрдә Европа, Азиядәге татар диаспорасы тарихы, татар иҗтимагый хәрәкәте һәм иҗтимагый фикер үсеше. Галимнең туксаннан артык фәнни хезмәте, өч монографиясе басылып чыга. Ул археографик экспедицияләрдә катнашып килә һәм җитәкчелек итә. Ике тапкыр Германиядә фәнни стажировкада була.

Искәндәр Гыйләҗев милләтебезең киләчәге булган татар теле, татар әдәбияты, татар тарихы белгечләре әзерләүнең үзәгендә тора. Мәктәпләр өчен тарих буенча дәреслекләр яза. Татар теле язмышына караган публицистик мәкаләләр бастыра, чыгышлар ясый. 2008 елда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә сайлана.

И.Гыйләҗев – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар