Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нуруллин Ибраһим

      Язучы-прозаик, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, профессор Ибраһим Зиннәт улы Нуруллин 1923 елның 18 апрелендә Россиянең элекке Сембер губернасы (хәзер Ульяновск өлкәсе) Мәләкәс районы Парау авылында мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә. Шул ук өлкәнең Яңа Малыклы төбәгендә җидееллык мәктәпне һәм Мәләкәс урта мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлап, 1938 елны Казанга килә һәм мех техникумында укый башлый.

           1941 елның октябрендә унсигез яшьлек студент үз теләге белән армиягә китеп, 1942 елның җәендә Сталинград фронтына җибәрелә. Шул ук елның ноябрендә Әстерхан шәһәрен саклау өчен барган сугышларның берсендә каты яраланып, елга якын госпитальдә дәвалана, аннары, хәрби хезмәттән азат ителеп, туган авылына кайта. Берникадәр вакыт авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгәч, И.Нуруллин, 1945 елны яңадан Казанга килеп, университетның татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлагач (1950), аны аспирантурада укырга калдыралар. 1953 елны Тукайның идея-эстетик карашларын тикшерүгә багышланган гыйльми хезмәте нигезендә ул кандидатлык диссертациясен яклый. Шул вакыттан алып И.Нуруллин озак еллар Казан дәүләт университетының татар әдәби-яты кафедрасында әүвәл ассистент, соңга таба өлкән укытучы, доцент.

           1978–1990 елларда И.Нуруллин университетның рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында профессор-консультант хезмәтендә була. И.Нуруллин әдәбиятка иң әүвәл прозаик-хикәяче буларак килеп керә.

           1944–1945 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында аның «Ана тойгылары» («Ана күңеле»), «Рәхмәтулла абзый», «Кунакта» («Район үзәгендә») исемле беренче иҗат тәҗрибәләре басылып чыга. Аннары ул, хикәя жанрын читкәрәк куеп, әдәби тәнкыйть һәм фәнни-тикшеренү эшләре белән мавыгып китә. Аны бигрәк тә ХХ йөз башы татар әдәбияты, аерым алганда, Г.Тукай иҗаты кызыксындыра. Җентекле тикшеренүләр нәтиҗәсендә туган «Тукайның әдәби пародияләре» (1948), «Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләләре» (1953), «Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты» (1955) кебек хезмәтләре, шулай ук Ф.Әмирхан, Ш.Камал иҗатларына, татар әдәбияты тарихының, агымдагы әдәби хәрәкәтнең аерым проблемаларына багышланган мәкаләләре белән И.Нуруллин илленче еллар башында ук инде үзен киң мәгълүматлы, мөстәкыйль фикерле, принципиаль карашлы әдәбиятчы-тәнкыйтьче итеп таныта. Соңыннан аның бу төр хезмәтләре, бергә тупланып, «Тукай эстетикасы турында мәкаләләр» (1954), «Шәриф Камал иҗаты» (1963), «Образлар дөньясында» (1964) исемле җыентыкларында урын ала.

           Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында галим, эзләнүләрен дәвам иттереп, татар әдәбиятында иҗат ысуллары һәм әдәби юнәлешләр, тәнкыйди реализм методының туу һәм үсү үзенчәлекләре турында кызыклы күзәтүләргә, дәлилле теоретик гомумиләштерүләргә нигезләнгән монографияләрен яза һәм татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе, әдәбият белеме буенча берничә дәреслек һәм методик кулланма китапларын бастырып чыгара («20 нче йөз башы татар әдәбияты», «Реализм турында мәкаләләр», «Әдәбият теориясе» һ.б.). Бер үк вакытта ул җанлы әдәби хәрәкәтне дә күз уңыннан төшерми, язучылык осталыгына бәйле мәсьәләләрне күтәргән күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре, яңа басылып чыккан әдәби әсәрләрне анализлап язган рецензияләре белән даими рәвештә матбугатка катнашып килә.

           Әдәбият белеме һәм тәнкыйть өлкәсендә нәтиҗәле эшләү белән бергә И.Нуруллин әдәби әсәрләр язуын да онытмый: балалар өчен хикәяләр, юмор-сатира, драма әсәрләре, Тукай тормышына һәм иҗатына бәйле документлар нигезендә бөек шагыйрь турында хикәяләр циклы иҗат итә.

           Ниһаять, 1975 елда шагыйрьнең җанлы образын бербөтен итеп күз алдына китереп бастырган фәнни-әдәби әсәрен – «Габдулла Тукай» исемле китабын язып тәмамлый. Бу китабы өчен әдип-галим 1982 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Сиксәненче елларда галим Г.Тукайның замандашы һәм дусты Фатих Әмирхан турында да шундый ук фәнни-әдәби китабын язып бастыра. Гомеренең соңгы ун елында исә әдип татар әдәбияты, мәдәнияте һәм милли азатлык хәрәкәтенең күренекле вәкиле Гаяз Исхакыйның тоталитар режим чорында читкә тибәрелгән намуслы исемен һәм әдәби мирасын туган халкына кире кайтару юлында фидакарь тырышлыклар күрсәтә, рәсми киртәләргә, каршылыкларга карамыйча, беренчеләрдән булып язучының исемен әдәби, фәнни җыелышларда, соңга таба матбугат битләрендә күтәреп чыга, ахырда әдипнең иҗаты һәм катлаулы, драматик тормыш юлы турында җитди мәкаләләрен бастыра, Төркиягә барып, бу олуг шәхескә кагылышлы документаль материаллар җыюны, мирасын туплау эшен башлап җибәрә, табып алып кайткан кадәресен матбугат аша халыкка, җәмәгатьчелеккә игълан итә. Әдип-галимнең бу фидакарь тырышлыгы, бу юлда ныклы, максатчыл көрәш алып баруы җәмәгатьчелек тарафыннан танылып, 1992 елда И.Нуруллинга Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләге бирелә.

           Ул 1995 елның 1 июлендә Казанда вафат була.

           И.Нуруллин – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шәриф Камал иҗаты: мәкаләләр. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1963. –71 б. – 600 д.

Образлар дөньясында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 142 б. – 3000 д.

Тукай иҗаты. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1964. – 112 б. – 600 д.

Тукай Петербургта: драма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 93 б. – 500 д.

20 нче йөз башы татар әдәбияты. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1966. – 427 б. – 3500 д.

Тукай турында хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 135 б. – 6000 д.

Аның йолдызы: хикәяләр, пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 239 б. – 10000 д.

Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 303 б. – 30000 д.

Тормыш һәм сәнгать чынлыгы: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 192 б. – 2000 д.

Фатих Әмирхан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 279 б. – 6500 д.

Моңлы саз чыңнары: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 272 б. – 3000 д.

* * *

Поэт из деревни Кырлай: рассказы о Габдулле Тукае / пер. с татар. М.Рафикова. – М.: Дет. лит., 1967. – 95 с. – 50000 экз.

Путь к зрелости: о зарождении и развитии критического реализма в татарской литературе. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1971. – 350 с. – 1500 экз.

Тукай. – М.: Мол. Гвардия, 1977. – 238 с. – 100000 экз.

Прометей из Ново-татарской слободы: документальная повесть / пер. с татар. Г.Нуруллиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 270 с. – 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Н у р у л л и н а Р. Моң булып исемең калды // Шәһри Казан. – 1996. – 19 апр.

Р а м а з а н о в а – Ч а н ы ш е в а Ф. Кеше китә – эше кала // Мәдәни җомга. – 1996. – 25 окт.

Н у р у л л и н а Р. Иман сафлыгы // Казан утлары. – 1998. – № 4. – 155–156 б.

Х ә к и м о в Ә. «Тукай» // Казан утлары. – 1998. – № 4. – 157–159 б.

Н у р у л л и н а Р. Гомер бизмәне // Мәдәни җомга. – 1998. – 17 апр.

Г а н и е в а Р. Кылычлар чәкешкәндә дә бил бирелмәде // Заман-Татарстан. – 1998. – 17 апр.

Р а х м а н Р. Яшәү матурлыгы // Мәгърифәт. – 1998. – 25 апр.

И х с а н о в а Л. Шундый кеше иде ул // Сөембикә. – 1998. – № 5. – 15 б.

Ә х м ә т җ а н Р. Тукай катламы // Шәһри Казан. – 1998. – 3 июль.

Н у р у л л и н а Р. Балачак хатирәләре // Татар иле. – 2000. – № 49 (дек.).

С ә л и м җ а н о в а М. Бердәнбер һәм кабатланмас әтием // Мәдәни җомга. – 2001. – 16 февр.

Н у р у л л и н а Р. Томаннарга еллар күмелде…: истәлекләр. – Казан: Матбугат йорты, 2003. – 109 б.

Р а х м а н Р. Туры сүзле остаз // Шәһри Казан. – 2003. – 14 март.

З ә й н и Р. Һәр гамәлнең тарихта үз эзе кала // Шәһри Казан. – 2003. – 7 май.

Туры сүз кирәк булганда ул искә төшә… // Мәгърифәт. – 2003. – 24 май.

Я р у л л и н Ф. Розалина Нуруллинаның батырлыгы // Шәһри Казан. – 2003. – 26 сент.

Г а й н е т д и н М. Без аның белән мәктәптәшләр идек // Шәһри Казан. – 2004. – 13 авг.

Н у р у л л и н а Р. «Бер-береңезгә гыйззәт кылыңыз» // Казан утлары. – 2006. – № 3. – 177–182 б.

Ибраһим Нуруллин: истәлекләр / төз. Р.Нуруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 136 б.

* * *

М у с т а ф и н Р. Проза литературоведа // Дружба народов. – 1972. – № 8. – С. 280.

С а л и м з я н о в а М. Взгляд из детства // Татар. края. – 2000. – № 28 (июль).


Язучылар