Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тинчурин Кәрим

     Татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Бедный Демьян районы Таракан (Белоозерка) исемендәге татар авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Күрше авыл мәдрәсәсендәбашлангыч белем алганнан соң, ул 1900 елда Казанга юл тота һәм, төрле яллы эшләрдә эшләп бераз матди якны җайлагач, белемен дәвам итәр өчен Казанның мәшһүр мәдрәсәләреннән булган «Мөхәммәдия»гә укырга керә.

          Мәдрәсә еллары (1900–1906) яшь егетнең әдәбиятка, сәнгатькә тартылуында һәм дөньяга карашы киңәюендә хәлиткеч роль уйныйлар: ул, мәдрәсә биргән гыйлем белән генә канәгатьләнмичә, үзлегеннән күп укый, рус уку йортларында белем алучы татар студентлары белән якыннан аралаша, рус театры сәхнәсендә барган спектакльләрне карарга йөри, ә 1905 ел революциясе кузгалгач, турыдан-туры революцион хәрәкәтләрдә дә катнаша башлый – демократик татар яшьләре һәм шәкертләре арасында сәяси пропаганда эшләре алып бара. 1906 елда мәдрәсәләргә реформа таләп иткән бер төркем шәкертләр белән бергә, протест йөзеннән, К.Тинчурин да «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен ташлап чыга. Шуннан соң ул 1910 елга кадәр төрле эшләрдә эшләп йөри, мөгаллимлек итә, хәтта урман каравылчысы да булып тора. 1911 елда «Сәйяр» театры җитәкчесе һәм режиссеры Габдулла Кариев аны үз труппасына артист итеп чакыра, һәм шул вакыттан алып К.Тинчурин үзенең бөтен гомерен, иҗади сәләтен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый.

          Актер буларак, К.Тинчурин «Сәйяр»да куелган күп кенә спектакльләрдә катнаша. Мәсәлән, аның Г.Камалның «Банкрот»ында Җамалый, Ф.Шиллерның «Мәкер вә мәхәббәт»ендә Вурм, Ф.Әмирханның «Яшьләр»ендә Газиз, «Тигезсезләр»ендә Сөләйман, А.Островскийның «Яшенле яңгыр»ында Кудряш, «Гөнаһсыз гаеплеләр»ендә Незнамов, Н.Гогольнең «Ревизор»ында Хлестаков кебек җаваплы рольләрне оста башкаруы мәгълүм. Актерлык хезмәте белән бергә, 1915 еллардан башлап К.Тинчурин труппада режиссерлык эшен дә алып бара.

          Драматург буларак, К.Тинчурин үзенең беренче сәхнә әсәрен – «Моназара» («Бәхәс») исемле комедиясен әле 1906 елда, мәдрәсәдә укыган чорда иҗат итә. 1911 елдан башлап исә ул ел саен диярлек берәр-икешәр пьеса яза һәм тиздән әсәрләре театр сәхнәләрендә иң күп куела торган драматургларның берсе булып таныла. Аның татар халкының алдынгы милли-демократик интеллигенциясе карашлары ноктасыннан торып язган һәм XX йөз башы татар тормышының төрле катлау вәкилләрен әхлакый-фәлсәфи яктылыкта яки сатирик планда гәүдәләндергән «Хәләл кәсеп» (1910), «Шомлы адым» (1910–1912), «Беренче чәчәкләр» (1913), «Назлы кияү» (1915), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» (1916), «Йосыф белән Зөләйха» (1918), «Тутый кош» (1918), «Сакла, шартламасын!» (1918) кебек драма һәм комедияләре шул чор әдип иҗатының һәм, гомумән, татар драматургиясенең үзенчәлекле, кыйммәтле бер сәхифәсен тәшкил итәләр. Бу урында шуны да искәртеп үтәргә кирәктер: әлеге югарыда санап кителгән пьесалардан өчесен – «Шомлы адым» («Ятлар»), «Соңгы сәлам», «Назлы кияү» әсәрләрен К.Тинчурин «Сәйяр» сәхнәсендә үз режиссурасында куя.

          1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң, Керенский хөкүмәтенең элек төрле сәбәпләр белән хәрби хезмәттән азат ителгәннәрне дә («ак билетлыларны») мобилизацияләү турында фәрманы чыккач, К.Тинчурин алдында Герман сугышына китү куркынычы туа. Мәскәүгә гастрольгә килгән «Сәйяр» труппасының җитәкчесе Г.Кариев, талантлы артист һәм драматургны коткарып калу өчен, ярдәм сорап, ул вакытта Мәскәүдә яшәгән Гаяз Исхакыйга мөрәҗәгать итә. Г.Исхакый, ярдәм кулы сузып, К.Тинчуринны Мәскәүдә үз мөхәррирлегендә чыгып килгән «Ил» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә ала. Шул рәвешчә К.Тинчурин, «Сәйяр»дан вакытлыча аерылып, дүрт ай чамасы «Ил» газетасы редакциясендә эшли, газета битләрендә төрле темаларга багышланган мәкаләләре белән дә чыгышлар ясый.

          Октябрь инкыйлабыннан соң К.Тинчурин Казанга кайта һәм илдә яңа хакимият урнашуның беренче елларыннан ук татар театрының заманга аваздаш юнәлешен нигезләүдә турыдан-туры катнаша. 1918 елның көзендә, Казан чехлардан азат ителгәч, ул «Сәйяр» труппасының җитәкчесе итеп билгеләнә. Гражданнар сугышы чорында башта Кызыл Армиянең Сәяси идарәсе карамагындагы Унөченче театр труппасының татар бүлеге җитәкчесе һәм баш режиссеры, соңыннан 1920 елда Идел аръягы хәрби округының Сәяси идарәсе тарафыннан Самара шәһәрендә ачылган Беренче татар театр студиясенең укытучысы һәм баш режиссеры вазифаларын башкара.

          Бу елларда К.Тинчурин заманча яңгырашлы, чор проблемаларына аваздаш социаль эчтәлекле пьесаларны, аерым алганда Г.Коләхмәтевнең әле беркайда да куелмаган «Ике фикер», Г.Ниязбаевның «Беренче таң», Ш.Усмановның «Беренче адым» драмаларын сәхнәләштерә.

          1921 елда драматург Оренбургта Татар эшче театрына җитәкчелек итә, аннары берникадәр вакыт Ташкентта Үзбәкстан Мәгариф комиссариаты карамагындагы Гыйльми Шурада театр сәнгате бүлеге мөдире булып эшли.

          1922 елның җәендә Казанга кайткач, Татарстан хөкүмәте К.Тинчуринга, танылган артистларны җыеп, Дәүләт труппасын оештыру эшен тапшыра һәм үзен шул булачак труппаның баш режиссеры итеп билгели. Драматург-режиссер, тиз арада утыз биш кешедән торган актерлар коллективын туплап, Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театрына нигез сала. Әнә шул рәвештә 1922 елның 8 ноябрендә Казанда махсус бинада стационар татар дәүләт театры ачыла. Соңыннан ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры дип атала башлый.

          Татар театр сәнгате өлкәсендәге оештыру, актерлык һәм режиссерлык эшләре белән бергә, К.Тинчурин язучы буларак та иҗат активлыгын җәелдереп җибәрә. Ул көндәлек матбугатта әдәби тәнкыйть һәм театр сәнгатенә кагылышлы гамәли-теоретик мәкаләләре белән чыгышлар ясый («Татар театры нинди юл белән барырга тиеш?», «Хәзерге театрның рәвешен формасын үзгәртергә кирәк» һ.б.), барыннан да бигрәк кеше рухының хөрлеген яклаган, мәхәббәт һәм гүзәллекне данлаган фәлсәфи-романтик «Зар» шигъри трагедиясен (1922), «Казан сөлгесе» (1923), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «Американ» (1924), «Нәни абый» (1925), «Җилкәнсезләр» (1926) кебек күренекле драма һәм комедияләрен иҗат итә. Комедияләрендә автор, инкыйлабкача ук әдәби иҗат манерасында ачык чагылган сатирик юнәлешне дәвам иттереп һәм үстереп, тематик яктан егерменче еллардагы каршылыклы иҗтимагый тормыш күренешләренә төп игътибарны юнәлтә, искелек белән яңалык көрәше барышында мәйданга чыккан төрле социаль катлау кешеләренең – ришвәтчеләрнең, аферистларның, эшләми генә рәхәт тормышка омтылган вак буржуа вәкилләренең, мал-мөлкәтен югалткан байларның, сәүдәгәрләрнең, эшсез калган адвокатларның, туган илен ташлап китәргә мәҗбүр ителгән офицерларның, дин һәм сәясәт әһелләренең шәхси язмышлары бер үк вакытта көлкеле дә, фаҗигале дә булган тормышчан образларын күз алдына китереп бастыра.

          Бу чор әсәрләреннән «Американ», «Җилкәнсезләр» сатирик комедияләре, Шекспирча трагик яңгырашлы «Сүнгән йолдызлар» драмасы сәнгатьчә камил эшләнеше, образларының яңалыгы белән аеруча аерылып торалар.

          Егерменче елларның урталарыннан К.Тинчуринның әдәби иҗатында төп урынны музыкаль драмалар били башлый, һәм бу жанрда драматург бигрәк тә зур уңышларга ирешә. Аның «Зәңгәр шәл» (1926), «Ил» (1927), «Кандыр буе» (1931) исемле мелодрамалары шул чор татар театрының төп репертуарына әверелә, аннан соң да кабат-кабат уйналып, ничәмә-ничә буын тамашачыларның тирән мәхәббәтен казана.

          1927–1928 елларда (ике сезон) К.Тинчурин Әстерхан татар драма театрына җитәкчелек итә. 1929 елда яңадан Татар дәүләт академия театрына чакырылып, анда 1934 елга чаклы сәнгать бүлеге мөдире, режиссерлар коллегиясе әгъзасы вазифаларын башкара. 1934 елның 23 февралендә Ф.Сәйфи-Казанлының «Дошманнар» драмасы буенча Р.Ишморат белән берлектә куелган спектакль К.Тинчуринның егерме еллык режиссерлык хезмәтенә йомгак ясый.

          Утызынчы елларда К.Тинчурин заман чынбарлыгын «советча» чагылдырган «Корыч орчык» (1930), «Ударниклар бәйрәме» (1933), «Алар өчәү иде» (1935) кебек пьесалар да иҗат итә.

          К.Тинчурин талантлы драматург, режиссер, актер булу өстенә үзенчәлекле хикәяләр остасы да. Аның юмористик һәм сатирик характердагы кыска хикәяләре (новеллалары) әле инкыйлабка кадәр үк газета-журналларда басылалар. 1935–1937 елларда исә ул «Мәрҗәннәр» исемле хикәяләр циклын мавыгып эшли. «Мәрҗәннәр» – авторның үз биографиясенә бәйле вакыйгаларга нигезләнәп язылган һәм эчтәлеге белән XIX йөзнең ахырларыннан алып XX йөзнең илдәге Гражданнар сугышына кадәрге тормыш чынбарлыгын, аның аерым күренешләрен чагылдырган сигез хикәя һәм бер повестьтан гыйбарәт. 1960–1976 елларда алар, бергә тупланып, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым җыентык булып басылалар.

          Кәрим Тинчуринның әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге игелекле эшчәнлеге рәсми хакимият тарафыннан да билгеләп үтелә. 1926 елда, татар профессиональ театрына егерме ел тулу уңае белән, аңа «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. 1936 елда исә республика театр һәм әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелеге әдипнең иҗат эшчәнлегенә егерме биш ел тулуны зурлап уздыра.

          Ләкин юбилей тантаналары үтеп, күңелендә яңа әсәрләр язу, шуларны эшләү дәрте белән илһамланып яшәгән әдипнең язмышы кинәт кенә фаҗигале борылыш ала. 1937 елның 17 сентябрь төнендә НКВД кешеләре килеп, әдипне кулга алалар һәм Казандагы Пләтән төрмәсенә илтеп ябалар. Ел да ике ай чамасы дәвам иткән «махсус тикшерүләр» нәтиҗәсендә К.Тинчуринга җиде пункттан торган гаепләү акты игълан ителә. Ул пунктлар арасында «буржуаз милләтчеләр оешмасында әгъза булып тору», чит илдә яшәгән һәм «советның явыз дошманы» булган Гаяз Исхакый белән элемтә урнаштыру, Япония файдасына шпионлык итү кебек кеше ышанмаслык уйдырмалар да бар. Төрмәдә кыйнау, мәсхәрә ителүләрдән тәмам саулыгын югалткан әдип бу нахак гаепләрнең берсен дә танымый, әлбәттә.

          Шуңа карамастан 1938 елның 14 ноябрендә җыелган өч кешелек Махсус киңәшмә (ОСО) К.Тинчуринны атарга дигән хөкем карары чыгара. Шул хөкем карары нигезендә 15 ноябрь төнендә, бер сәгать илле минутта әдипнең гомере өзелә. Бу вакытта аңа нибары илле бер яшь тулган була.

          Совет режимы, атаклы драматургны физик юк итү белән генә чикләнмичә, аның абруйлы исемен дә халык хәтереннән чыгарып ташлауны максат итеп куя. Әдипнең китаплары кибет киштәләреннән, китапханә фондларыннан җыеп алына, яндырыла, юк ителә.

          Фәкать Сталин культы фаш ителеп, илдә берникадәр хөрлек, демократик тәртипләр урнаша башлагач кына, нахакка репрессияләнгән бик күп әдәбият-сәнгать әһелләре белән беррәттән, Кәрим Тинчуринның да абруйлы исеме һәм әдәби мирасы халыкка кире кайтарыла, пьесалары яңадан театр сәхнәләрендә куела башлый, нәшриятларда томлап-томлап китаплары, җыентыклары чыга. Үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап Татар дәүләт академия театры үзенең һәр яңа сезонын диярлек драматургның мәшһүр «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачып җибәрә. 1989 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Кәрим Тинчурин исеме бирелүе шулай ук халыкның драматургка булган ихлас мәхәббәте һәм аны олылавы турында сөйли.

          Кәрим Тинчуринның әдәби мирасы, бигрәк тә сәхнә әсәрләре, үзләренең гуманистик идея-эчтәлекләре, тематик киңлеге, тасвирланган чынбарлык күренешләре һәм кеше образларының тормышчанлыгы, тел-стиленең сәнгатьчә камиллеге җәһәтеннән аларны тудырган вакыт чикләрендә генә йомылып калмыйча, заман үткән саен тагы да тирәнрәк мәгънә төсмере ала баралар һәм сәхнәдә тулы җанлы тормыш белән яшәүләрен дәвам иттерәләр. «Беренче чәчәкләр», «Сүнгән йолдызлар», «Американ», «Җилкәнсезләр», «Зәңгәр шәл» кебек әсәрләр, татар әдәбиятының классикасына әверелеп, бүген дә театр тамашачысына көчле эмоциональ-эстетик тәэсир ясый, аны уйландыра, дулкынландыра һәм сокландыра.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Драма әсәрләре / кереш сүз авт. Г.Гали. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 544 б. – 5000 д.

Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. Б.Гыйззәт. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 565 б. – 15000 д.

Мәрҗәннәр: хикәяләр / кереш сүз авт. Р.Ишморат. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 320 б. – 9000 д.

Сайланма хикәяләр / төз. З.Тинчурина; кереш сүз һәм библиогр. белешмә авт. Ә.Кәримуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 443 б. – 15000 д.

Сайланма драмалар һәм комедияләр: 2 томда / төз. һәм искәрмәләр авт. Б.Гыйззәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969–1971.

1 т. – 1969. – 579 б. – 9000 д.

2 т. – 1971. – 579 б. – 8000 д.


Язучылар