Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әминев Әхтәм

1941-1945 еллардагы Ватан сугышында һәлак булган зур бер төркем татар язучыларының берсе Әхтәм Әмин улы Әминев 1918 елда хәзерге Башкортстан Республикасының Миякә районы Әнәч авылында крәстиян гаилә­сендә туа. 1933 елда җидееллык авыл мәктәбен тәмамлагач, Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендәге педагогия техникумына укырга керә. Шул елларда Свердловск шәһәрендә татар те­лендә чыга торган «Социализм юлы» газетасында языша башлый, шунда беренче шигырьләрен бастыра.
1937 елны Ә.Әминев укуын дәвам итәр өчен Казанга килә һәм Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә имтихан то­тып, сугыш башланган елны институтны тәмамлап чыга. Шул ук елның декабрендә ул фронтка китә һәм берничә айдан, 1942 елның апрелендә, Калуга өлкәсендә барган бәрелешләрнең берсендә каты яраланып, аңына килә алмыйча вафат була.
Ә.Әминевнең зур булмаган шигъри иҗатыннан аерым үрнәкләр Татар­стан китап нәшрияты 1961 һәм 1985 елларда чыгарган «Алар сафта» исемле күмәк җыентыкларга һәм «Оч, Галия!», «Ил чигендә» дип аталган ике шигыре «Татар поэзиясе антологиясе»нең икенче томына (Казан, 1992)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин