Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Устав

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ»

ҖАТ БЕРЛӘШМӘСЕ)

ҖӘМӘГАТЬ ОЕШМАСЫ УСТАВЫ

(Яңа редакция)

Казан шәһәре

“Татарстан Республикасы Язучылар берлеге (алдарак–Берлек) РФ Гражданнар Кодексына, «Җәмәгать оешмалары турында» Федераль Законга, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, шушы Уставка  туры китереп төзелгән, Уставта каралган мәнфәгатьләрне һәм максатларны яклаучы, әгъзалыкка нигезләнгән җәмәгать оешмасы.

1.Гомуми нигезләмәләр

1.1. Берлекнең тулы исеме –“Татарстан Республикасы Язучылар берлеге” җәмәгать оешмасы (Иҗат берлеге).

1.2. Кыскартылган атамасы – Татарстан Язучылар берлеге.

1.3. Берлекнең кыскача исеме – ТР ЯБ.

1.4. Берлек дәүләт теркәгәннән  алып  юридик зат санала, аның законлы тәртиптә расланган эмблемасы,  исеме татар һәм рус телләрендә язылган эмблемалы түгәрәк мөхере, штамплары, бланклары, фирмалы тамгасы һәм башка реквизитлары була.

1.5. Берлек аерымланган миллеккә ия, ул үз исеменнән мөлкәткә кагылышлы һәм кагылышсыз хокуклар алырга һәм гамәлгә ашырырга, Россия Федерациясе законнарына яраклашкан вазифалар үтәргә, Арбитраж һәм третей судларда дәгъвачы, җавапчы булырга мөмкин.

1.6. Берлек мөстәкыйль баланска ия була, ул билгеләнгән тәртиптә банкларда һәм бүтән  финанс учреждениеләрендә валюта һәм башка счетларга ия булырга мөмкин. Берлек үз бурычларын милке белән түли. Аңа милек белән эш йөртү тыелырга да мөмкин.

1.7. Берлек үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы территорясендә гамәлгә ашыра.
1.8. Берлекнең гамәлдәге җитәкчесе органы – Идарәнең даими урнашкан урыны: 420012, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мөштәри ур.,14 йорт.

  1. Берлекнең максаты, бурычлары, эшчәнлеге эчтәлеге

2.1.Берлек эшчәнлегенең максаты – югары художестволы (нәфис) әсәрләр язырга булышу, аларны нәшер итү һәм пропагандалау. Берлек әгъзаларының иҗади, гражданлык, сәяси, иҗтимагый, социаль хокукларын, намусын һәм абруен яклау.

2.2. Берлек эшчәнлегенең төп эчтәлеге:

– Татарстан һәм Россия Федерациясенең рухи һәм иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашу;

– Татарстан һәм Россия Федерациясе халыкларының рухи мирасына сакчыл мөнәсәбәт;

– башлап язучы әдәбиятчыларга, Берлек әгъзалары – ветераннарга һәрьяклап ярдәм итү һәм варислары хокукларын кайгырту;

–  Берлекнең Татарстан һәм башка республикаларның иҗат  оешмалары белән хезмәтттәшлеген ныгыту, халыкара язучылар оешмалары белән элемтәләр, чит ил мәдәният эшлеклеләре белән шәхси багланышлар урнаштыру;

–  Берлек әгъзаларының үзара хәбәрләшү системасын яхшырту;

– социаль әһәмиятле әсәрләргә дәүләт заказы оештыруда һәм республиканың периодик әдәби басмаларының еллык планнарын раслауда катнашу;

– Россия Федерациясендә җирле, региональ һәм региональара дәрәҗәдәге җәмәгать һәм башка оешмалар белән, шулай ук чит ил оешмалары белән тәҗрибә уртаклашу максатыннан, әдәби әсәрләр язуның практик тәҗрибәсеннән файдалану өчен партнерлык (иптәшлек) мөнәсәбәтләре урнаштыру;

– Берлек әгъзаларының материаль-техник һәм финанс нигезен ныгытуга ярдәм итү;

– Россия Федерациясе территориясендә татар телен, әдәбиятын һәм сәнгатен пропагандалау һәм үстерүгә булышлык итү;

2.3. Берлек  үз уставындагы максатларга ирешү өчен гамәлдәге законнарга туры китереп түбәндәге эшләрне башкара:

– үз кысаларында регламент документларын раслый һәм аларның үтәлешен контрольдә тота;

–  язучыларга социаль, хокукый яклау, шул исәптән, авторлык хокукы мәсьәләләрен дә истә тоткан чаралар тормышка ашыра;

  • устав максатлары кысаларында дәүләт һәм идарә органнары өчен киңәшләр (рекомендацияләр) хәзерли;
  • максатлары Берлек уставына туры килгән яисә каршы булмаган дәүләт, җәмәгать һәм халыкара оешмалар һәм фондлар белән хезмәттәшлек итә;
  • уставта каралган максатларга ирешер өчен мәдәни-мәгърифәтчелек, реклама һәм нәшрият эшчәнлеге алып бара;
  • уставка ярашлы чаралар, шул исәптән, семинарлар, күнекмәләр, ветераннар белән очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр һ.б. оештыра;
  • уставтагы максатларга ирешү өчен хәйрия чаралары (лотереялар, аукцоннар,концертлар һ.б) үткәрә;
  • Берлек әгъзалары үтенече белән дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә һәм җәмгыять оешмаларында аларның вәкиле була һәм законлы мәнфәгатьләрен яклый;
  • үз эшчәнлеге турында ирекле рәвештә информация тарата;

– Берлек эшчәнлеген тәэмин итү өчен, килешүләр төзеп, түләүле коллектив оештыра;

2.4. Берлек лицензияле эш төрләрен закон куйган тәртип белән лицензия алгач кына башкара. Эшмәкәрлек эшчәнлеген Берлек уставындагы максатларга яраклы очракта гына башкара ала.

2.5. Берлекнең түләүле чаралардан, эшмәкәрлек һәм хуҗалык эшчәнлегеннән алынган акча уставтагы максатларга тотыла.

2.6. Берлек түбәндә күрсәтелгән чараларны үтәргә бурычлы:

– Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасы законнарын, гомум кабул ителгән принципларны һәм халыкара хокук кагыйдәләрен үтәргә;

  • үз эшчәнлегенең хәбәрдарлыгын тәэмин итәргә;

– Берлек дәүләти теркәү турында карар биргән органнарга үзенең гамәлдәге җитәкче органының кайда урнашканлыгын, аның исемен, реестрда каралган күләмдә җитәкчеләр турында мәгълуматларны да кертеп үз эшчәнлеген дәвам итү турында ел саен хәбәр итеп торырга;

– Берлекне дәүләти теркәү хакында карар кабул иткән орган вәкилләренә Берлек уздыра торган чараларга керергә рөхсәт бирергә;

–   Берлекне дәүләти теркәү турында карар чыгарган орган вәкилләренә ерлекнең уставы максатларына ирешүгә һәм Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәүгә бәйләнешле рәвештә Берлек эшчәнлеге белән танышуга ярдәм итәргә.

2.7. Юридик затларны бердәм дәүләт реестрына кертү өчен өч ел буена яңартылган мәгълүматлар бирмәү Берлеккә законда каралган санкция куллануга китерә.

  1. Берлек әгъзаларының хокуклары һәм бурычлары

3.1. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, әдәби иҗатның берәр өлкәсендә актив эшләүче, татар телендә яки башка телдә язучы яисә республикадан читтә яшәп татар әдәбиятына мөһим өлеш керткән затлар Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы була ала. Берлеккә яңа әгъзалар кабул итү Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә керү нигезләмәсенә таянып эшләүче Идарә сайлап куйган Кабул итү коллегиясе рекомендациясе белән башкарыла. Берлеккә кабул ителгән затларга әгъза билеты бирелә. Таныклык формасы Идарә тарафыннан раслана. Берлек әгъзасы керү взносы һәм һәр елны әгъзалык взносы түли. Взносның күләме Берлек идарәсе тарафынан билгеләнә.

3.2. Татарстан Республикасы Язучsлар берлеге әгъзасы түбәндәге хокукларга ия:

– Берлекнең җитәкче органнарына сайланырга һәм сайларга;

  • язучылар оешмасына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга;
  • оешманың җитәкче органнарына Берлек эшчәнлегенә кагылышлы тәкъдимнәр кертергә һәм шуңа җавап таләп итәргә;
  • Берлекнең мөмкинлегеннән чыгып социаль ярдәм сорарга;
  • Берлекнең булышлыгыннан, аның фәнни, конъюнктур һәм башка информациясеннән файдаланырга;

–  гариза биреп Берлек әгъзалары составыннан ирекле чыгарга;

3.3. Берлек әгъзасының бурычлары:

– Берлек уставын үтәү;

– аның карарларын һәм җитәкче органнарының карарларын үтәү;

– Берлекнең эшчәнлегендә актив катнашу;

– Уставтагы максатларга ирешү һәм бурычларны үтәү өчен Берлеккә булышлык итү;

– әгъзалык взнослары түләү.

3.4. Берлек әгъзалары Берлектән чыгу өчен Идарәгә гариза бирә.

3.5. Берлек әгъзасы Берлекнең җитәкче органы–Идарәгә гариза биргәннән соң, Идарә карар кабул иткәч Берлектән чыккан булып санала.

3.6. Берлек  әгъзалары  Берлек максатларына һәм бурычларына капма-каршы килгән эшләр өчен, әгъзалык взнослары түләмәгән, Берлеккә әхлакый яисә материаль зарар итеп, аның абруен төшергән өчен Берлектән чыгарылырга мөмкин.

3.7. Берлектән чыгару Идарә әгъзаларының гади күпчелек тавышын җыйган карар белән эшләнә. Идарә карары корылтайга шикаять бирү юлы белән кире кагылырга яисә расланырга мөмкин, бу очракта корылтай карары иң соңгы нәтиҗә булып санала.

 

  1. Берлекнең оештыру (төзелеш) структурасы һәм идарә органнары

4.1. Татарстан Республикасы Язучылар Берлегенең югары җитәкче органы–язучылар Корылтае (алдарак – Корылтай). Ул дүрт елга бер уздырыла.

Корылтайда хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән Берлекнең барлык әгъзалары катнаша. Корылтай Берлек әгъзаларының өчтән ике өлеше катнашканда тулы хокуклы булып санала.Чираттан тыш корылтай Берлек әгъзаларың икедән бер өлеше яисә Идарә  әгъзаларының өчтән ике өлеше таләп иткән очракта чакырыла ала. Берлек әгъзаларына корылтай үткәрү көнен ике ай алдан хәбәр итәргә тиеш.

4.2. Фәкать Корылтай гына карап хәл итә торган мәсьәләләр:

–   Берлек уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;

  • Берлек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен, аның милкен булдыру һәм аннан файдалану принципларын билгеләү;
  • Берлекне оештыру структурасын билгеләү;
  • Берлекнең башкарма органнарын оештыру һәм аларның вазифаларын туктату, шул исәптән:
  • рәисне, Идарә һәм ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлау;
  • ревизия комиссиясе хисабын раслау;
  • Берлекне үзгәртеп кору һәм тарату.

Гомуми мәсьәләләр буенча карар Корылтайда катнашкан Берлек әгъзаларының күпчелек тавышы белән кабул ителә. Өстенлекле мәсьәләләр буенча карар Корылтайда катнашучы Берлек әгъзаларының квалификацияле күпчелек тавышы (2/3) белән кабул ителә.

4.3. Берлекнең даими эшләүче сайлап куелган коллегиаль органы – Берлек Идарәсе.

Егерме бер кешедән ким булмаган Идарә Берлек Корылтаеда 4 елга сайлана. Идарә Берлекнең башка бүлекчәләре вазифасына кермәгән, үзенә генә караган түбәндәге мәсьәләләр буенча эш йөртергә хаклы:

– Берлекнең структур (төзелеш) бүлекчәләрен (шул исәптән Татарстан Республикасы язучыларының Әдәби фондын) төзү;

  • Берлек катнашында хуҗалык ширкәтләре, җәмгыятьләре һәм башка төрле юридик затлар белән оешмалар төзү;
  • Берлекнең финанс планын раслау, аңа үзгәрешләр кертү;
  • Кабул итү коллегиясе нигезләмәсен раслау;
  • Берлекнең программаларын тормышка ашыру, аларның финанс чыганакларын һәм күләмен билгеләү;
  • Берлекнең милке һәм акчалары белән идарә итү;
  • Кабул итү коллегиясе рекомендациясе белән Берлеккә яңа әгъзалар алу һәм әлеге Уставның 3.6 пунктына яраклы рәвештә гаризага һәм башка сәбәпләргә нигезләнеп әгъзалыктан азат итү турында карар чыгару;
  • керү һәм еллык взносларның күләмен раслау;
  • Берлек рәисе тәкъдиме белән аның урынбасарларын раслау;

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының гамәлдәге законнарына һәм максатларына ирешү өчен каралган башка гамәлләр кылу;

4.4. Идарә Корылтай алдында җаваплы һәм аның карарларын үти. Идарәнең корылтай карамагындагы мәсьәләләргә кагылышлы карар чыгарырга хакы юк. Корылтай Идарә карарына яңадан кайтырга һәм аны кире карарга хаклы.

4.5. Идарә кирәк чакта  җыела, ләкин бу кварталга икедән дә ким булмаска тиеш. Идарәнең чираттан тыш утырышы Берлек рәисе таләбе яисә ревизия комиссиясе карары белән чакырыла.

4.6. Берлек Идарәсе эшне расланган план буенча үти, утырыш кворумын Идарә әгъзаларының өчтән ике өлеше тәшкил итү зарур. Карар күпчелек тавышы белән хәл ителә. Тавышлар саны тигез булса, рәис тавышы хәлиткеч санала. Идарә утырышларында киңәш хокукы белән Берлекнең баш бухгалтеры һәм Идарә карары буенча башка затлар да катнашырга мөмкин.

4.7. Берлек рәисе яшерен тавыш белән корылтайда альтернатив рәвештә 4 елга сайланып куела һәм бу беррәттән ике мәртәбәдән артмаска тиеш. Рәис статус буенча Идарә әгъзасы булып тора, Идарә һәм Корылтай утырышларында рәислек итә, дәүләти, җәмгыяви, халыкара учреждениеләрдә Берлек вәкиле була, Идарәдәгe рәис урынбасарларына кандидатлар тәкъдим итә. Рәис берәр сәбәп аркасында (авыру, хезмәти командировка һ.б) эш урынында булмаганда аның вазифалары рәис урынбасарының берәрсенә, алар да булмаганда Берлек Идарәсе әгъзаларының берсенә йөкләнә.

Берлек рәисе:

  • Берлекнең иң югары вәкаләтле заты булып санала;
  • Корылтай һәм Идарә каршында җавап тота;
  • Берлек исеменнән ышаныч язуыннан тыш эш йөртә;
  • Берлек документларына, шул исәптән банк документларына да имза сала;
  • Берлекнең җитәкче органнары раслаган программалар һәм проектларны тормышка ашыруны оештыра;
  • Корылтайга Идарә әгъзалары санын һәм персональ составын тәкъдим итә;
  • Берлек аппараты штаты хезмәткәрләрен эшкә кабул итә һәм азат итә;
  • Берлек сметасында каралган акчалар белән эш йөртә;

–  Уставка туры китереп башка вазифалар үти.

4.8. Берлек рәисе урынбасарлары рәис билгеләнгән эшчәнлек юнәлешләренә җаваплы буларак, рәис һәм үзләре кул куйган хезмәти вазифаларны башкара, рәиснең аерым йомышларын (йөкләмәләрен) үти.

4.9. Идарә   үз әгъзалары арасыннан Берлек эшчәнлегендә туган оператив мәсьәләләрне хәл итү өчен килештерү-координация органы – Президиум сайлый. Президиум әгъзалары санын һәм персональ составын Идарә билгели.

5.Берлекнең мөлкәте белән идарә итү

5.1.Берлек эшчәнлеген матди тәэмин итәр өчен Уставта каралган максатларга һәм бурычларга яраклы итеп, Берлек юридик зат буларак, үз карамагында җир участоклары, биналар, корылмалар, каралтылар, торак фонды, транспорт, җиһаз, инвентарь, мәдәни-мәгърифәти мөлкәт, акча, акцияләр, шулай ук кыйммәтле кәгазьләр һәм бүтән төрле милек тота ала.Уставта күздә тотылган максатларда Берлек акчасына булдырылган мөлкәттә нәшриятлар, массакүләм матбугат чаралары булырга мөмкин.

5.2. Берлек мөлкәте түбәндәге юллар белән оештырыла:

– Берлек максатларына һәм уставтагы бурычларга яраклы рәвештә лекцияләр, лотореялар, аукционнар һәм башка чаралар үткәрүдән җыелган һәм үз ихтыяры белән бирелгән керемнәрдән, иганә акчаларыннан;

  • эшмәкәрлек эшчәнлегеннән кергән табыштан;
  • Берлеккә кергәндә түләгән һәм еллык взнослардан;
  • нәшерлек эшчәнлегеннән кергән файдадан;

–  Россия федерациясе һәм Татарстан законнарына сыешлы башка төр табыштан.

5.3. Берлекнең хуҗалык эшчәнлегеннән килгән табыштан законда каралган тәртиптә  бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга акча түләнә.

5.4. Берлек төшемнәре уставта каралган максатларга, Берлекнең материаль-техник базасын үстерүгә тотыла. Төшемне бүлү тәртибен Идарә билгели.

5.5. Кергән табыш Берлек әгъзаларына бүленергә тиеш түгел.

5.6. Үзенең бурычлары (йөкләмәләре) өчен Берлек банклар, оешмалар һәм башка затлар алдында бөтен милке һәм акчалары белән җавап тота.

  1. Берлектә исәп-хисап, финанс-статистик контроль

6.1. Берлек Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында гамәлгә куелган законнар тәртибендә бухгалтерлык, статистик хисап алып бара һәм аны тиешле дәүләт органына тапшыра.

6.2.Берлекнең җитәкче органнары карарлары үтәлешен тикшерүне Берлекнең контроль-ревизия  органы – ревизия комиссиясе башкара.

6.3. Ревизия комиссиясен Берлек әгъзаларыннан 4 елга Корылтай сайлап куя. Ревизия комиссия составына Берлек идарәсе әгъзалары һәм Берлектә ялланып эшләүче затлар кертелми.

6.4. Ревизия комиссиясе үз составыннан комиссия рәисен һәм секретарен сайлый. Ревизия комиссиясе үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Берлек Идарәсе һәм Корылтай каршында хисап тота.

6.5.Тикшерүләр Корылтай карары белән, ревизия комиссиясенең үз инициативасы белән, Берлек рәисе яисә Идарәнең, Берлек әгъзаларының өчтән бере таләбе белән үткәрелә.

6.6. Берлек  үзенең финанас-хуҗалык эшчәнлегенә кирәк дип тапканда ревизия ясый, әмма бу елына бер мәртәбәдән ким булмаска тиеш. Ревизия һәм тикшерү Берлекнең нормаль эшен бозмаска тиеш.

  1. Уставны үзгәртү һәм аңа өстәмәләр кертү тәртибе

7.1.Берлекнең һәр әгъзасы уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында тәкъдим ясарга хаклы. Үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү Берлек Корылтаенда катнашкан әгъзаларның квалификацион күпчелеге карары белән кабул ителә. Уставка кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр Россия Федерациясе законнарына туры китереп дәүләт тарафыннан теркәлергә тиеш.

8.Берлек эшчәнлеген туктату

8.1.Берлек эшчәнлеге аны үзгәртеп кору (кушылу, бүленү) яисә тарату юлы белән туктатыла. Берлекне үзгәртеп кору Корылтай карары нигезендә квалификацияле күпчелек (2/3) тавышы белән тормышка ашырыла. Берлекне тарату Уставта каралган Корылтай карары яисә суд карары нигезендә тормышка ашырыла.

8.2. Берлекне тарату түбәндәге очракларда булырга мөмкин:

– Берлек тарафыннан килешүдә каралган үз йөкләмәләрен системалы үтәмәү;

– Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының гамәлдәге законнарын яисә уставны системалы рәвештә бозу;

8.3. Берлекне тараткан очракта махсус тарату комиссиясе төзелә һәм Берлек эшләре белән идарә вазифалары аңа күчә.

8.4. Берлекне тарату вакытында кредиторлар таләбен канәгатьләндерүдән соң калган милек һәм акча Берлек төзелгәндә куелган максатлар өчен тотыла.

8.5.Берлек таралу бу хакта юридик затларның һәм индивидуаль эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрына язып куелганннан соң тукталган дип санала.

Язучылар