Гарәп теле белгече, журналист, публицист, тәрҗемәче Закир Хәлим улы Кадыйри 1878 елда Сарытау төбәгендә туа. Бохара, Мәдинә (Гарәбстан) мәдрәсәләрендә, Каһирәдәге «Әл-әзһәр» университетында белем ала. 1906 елда Русиягә кайткач, Рәшит казый Ибраһимов мөхәррирлегендә чыккан «Әт-тилмиз» («Укучы») газетасында языша.
1907-1913 елларда Оренбургта «Хөсәения»дә, аннан Уфада «Галия» мәдрәсәсендә гарәп теле укыта. Шул чорда «Гарәп нәхүе» (1912), «Гарәп сарыфы» (1912) исемле дәреслекләрен, гарәпчәдән «Тәхрир әл-мәръат» («Хатын-кыз азатлыгы», Казан, 1909), «Әл-миръат әл-җәдидә» («Яңалык көзгесе», Казан, 1909), атаклы гарәп әдибе һәм галиме Җөрҗи Зәйданның (1861-1914) «Ислам мәдәнияте тарихы» (Уфа, 1913) исемле тәрҗемә китапларын бастырып чыгара. Дөрес, тәрҗемәләренең чуар теле Г.Тукай, Ф.Әмирханнар тарафыннан тәнкыйтькә дә очрый. 1914-1918 еллар арасында З.Кадыйри Уфада чыккан «Тормыш» газетасының мөхәррире була. Февраль инкыйлабыннан соң Мәскәүдә һәм Казанда узган Бөтенрусия мөселманнарының I һәм II съездларына катнаша. 1917 елның 4 декабрендә Уфа шәһәрендә ачылган Милләт Мәҗлесе җыелышында Милли Идарәгә әгъза итеп сайлана. Милли идарәләр туздырылгач, 1919 елда чит илгә чыгып китә.
З.Кадыйри гаиләсе белән (хатыны – шагыйрә Сания Гыйффәт) башта Кытайда, Төркиядә, 1936 елдан Финляндиядә яши. Икенче бөтендөнья сугышы бетәр алдыннан яңадан Төркиягә күчеп, гомеренең ахырына кадәр шунда кала. Ул 1954 елда Әнкарә шәһәрендә вафат була.