Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вайнер Борис

       Борис Гиршевич Вайнер 1948 елның 25 гыйнварында Сахалин өлкәсе Курил районы Буревестник бистәсендә хәрбиләр гаиләсендә туа. Кечкенәдән Татарстанда: башта Матвеевка авылында (ул елларда Матвеев районы), соңрак Бөгелмә шәһәрендә, аннары 1960 елдан Казанда яши. 131 нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтында (1970) укып, «рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге ала. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, Сахалин утравында мәктәптә һәм ПТО системасында (1972–1974) укыта; «Калинанец» (1974–1978), «Вечерняя Казань» (1978–1990) газеталарында журналист булып эшли, республика һәм үзәк матбугат органнары белән хезмәттәшлек итә.

     Аның беренче иҗади эшләре – «Перестарался» хикәясе – «Экономическая газета» (Мәскәү) һәм «Дискуссия» шигыре «Московский комсомолец» газеталарында узган гасырның җитмешенче еллар уртасында басыла башлый.

     Б.Вайнер әсәрләре (әдәби псевдонимы – Сулимов) XX гасырның сиксәненче еллар башыннан Казан, Мәскәү, Киевта чыккан күмәк җыентыкларда, «Огонек», «Крокодил», «Чаян», «Идель», «Крестьянка» журналларында, «Литературная газета» һәм «Литературная Россия» газеталарында, «Колобок», «Буратино», «Куча мала», «Искорка», «Почитайка», «Миша», «Веселые картинки», «Вовочка», «Кукумбер», «Простоквашино» балалар журналларында басыла, радио-телевидениедән, эстрада сәхнәсеннән, шул исәптән чит илләрдә дә яңгырый. Аның әдәбият, сәнгать турында язылган мәкаләләре, рецензия, эссе һәм башка жанрдагы материаллары да укучыны битараф калдырмый.

     1983 елда «Литературная Россия» газетасы үткәргән балалар язучыларының Бөтенроссия бәйгесендә Б.Вайнер җиңүчеләрнең берсе була. Аның балалар өчен «Что за день сегодня!» (1982), «Мы с Барбосом» (1987), «Ни капельки не страшно» (2001) җыентыклары Татарстан китап нәшриятын да басылып чыга. Өлкәннәр өчен язылган «Зеркальный вариант» (1983), «Мелкие неприятности» (1989) китаплары да авторга уңыш китерә.

     Б.Вайнер иҗатында татар теленнән русчага тәрҗемәләр мөһим урын алып тора. Ул М.Җәлил, Р.Фәйзуллан, З.Нури, Н.Арсланов, Г.Бәширов, К.Булатова, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Х.Гайнетдинов, Ә.Гадел һәм башка бик күп язучыларның әсәрләрен, татар халык әкиятләрен тәрҗемә итә.

     Халыкара бүләккә – Г.-Х.Андерсен исемендәге халыкара Почетлы дипломга ия булган Ш.Галиевнең «Куян зарядка ясый» китабының төп тәрҗемәчеләренең берсе дә – Б.Вайнер. Ул инглиз теленнән дә тәрҗемә итә. ХIX гасырның танылган инглиз классигы Дж.Раскинның «Король Золотой Реки» повестен россиялеләр беренче тапкыр Б.Вайнер тәрҗемәсендә укыйлар. Ул шулай ук Р.Айнсворт, Д.Джекобса (Бөекбритания), Р.Брэдбери, Л.Хирн, Д.Ньюмен, Э.Девендорф (АКШ) әсәрләрен дә тәрҗемә итә.

     Б.Вайнер Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы, Республикада рус телендә чыгучы бердәнбер «Зонтик» балалар журналына нигез салучы һәм баш редактор. Аның нәшер ителә башлавына 2003 елда ун ел булды. Бу вакыт эчендә «Зонтик» журналы балалар өчен әдәби остаханәгә әверелә. Журнал инвалид балаларга зур игътибар күрсәтә, аларның хикәя, шигырь рәсемнәрен даими рәвештә үз битләрендә бастыра. Инвалид балалар белән актив эшләгәне өчен Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан региональ оешмасы Б.Вайнерны Мактау грамотасы белән бүләкли.

     «Зонтик» журналының оештыручысы һәм редакторы буларак исә Борис Вайнер 1996 елда Россия Федерациясенең Яшьләр эшләре буенча комитетның «Артиада России» Бөтенроссия премиясе лауреаты була. 2002 елда Америка ПЕН-клубы оештырган рус телле балалар язучылары арасында үткәрелгән Халыкара интернет-бәйгедә җиңүче дип табыла.

     Б.Вайнер иҗатында драматургия һәм сценарийлар аерым урын алып тора. Республика театрларында авторы яки автордаш булган «Белоснежка и семь гномов» (В.Качалов исемендәге театр), «Три поросенка (новые приключения)» пьесалары куела. Аның сценарийлары буенча «Зебра» балалар киножурналы төшерелә.

     Б.Вайнер иҗатында җыр әһәмиятле урын алып тора. Ул эстрада, театр, кино өчен 150 дән артык әсәр язган. Б.Вайнер «Казан студентлары гимны» тексты һәм Казан кинохроника студиясе гимны авторы. Җыр текстларын һәм музыкасын язу өстенә, ул башкаручы буларак та 20 ел чыгыш ясый.

     Ул – «Белая ворона» яшьләр иҗат берләшмәсенең әдәби консультанты.

     2008 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелә.

     Б.Вайнер – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар