Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәхимова Бикә

     Шагыйрә Бикә Рәхимова (Миңлебикә Рәхмәтулла кызы Фәйзуллина) 1939 елның 10 апрелендә Татарстанның Әлки районы Чуаш Кичүе авылында туа. Башта ул Кичүдә укый, аннан Түбән Әлкидә урта белем ала, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, элеккеге СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият, тарих институтында, ә 1968 елдан Бикә Рәхимова гаиләсе белән Әлмәттә яши, нефтьчеләрнең фәнни китапханәсендә эшли. 1973 елда Казанга әйләнеп кайткач, шагыйрә сигез ел рус телле мәктәптә татар балаларына татар теле укыта, соңыннан уналты ел буе Татарстан китап нәшриятында башта – кече мөхәррир, аннан мөхәррир вазифаларын башкара.

           Бикә Рәхимова узган гасырның сиксәненче елларында үзенең актив әдәби эшчәнлеген башлап җибәрә. Шул еллардан хәзергә чаклы аның иҗади эшчәнлек нәтиҗәләре – шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, мәкаләләр шәкелендә «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында, «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Ялкын» журналларында урын алып киләләр, аерым китаплары дөнья күрә («Сәрвиназ», «Кырмыскалар өендә», «Ачыл, күңел!», «Урман радиосы», «Иделләр казанында», «Мәрхәмәт», «Җайдак малай»). Шагыйрәнең иҗаты халкыбызның иҗтимагый тормышы хакындагы фәлсәфи-лирик уйланулары белән сугарыла.

           Бикә Рәхимова элеккеге СССР халыклары әдәбияты үрнәкләреннән тыш байтак кына төрек язучыларының (Җәләлетдин Руми, Юныс Әмрә, Мәхмәт Акиф Эрсой, Омәр Сәйфетдин, Ниһял Атсыз һ.б.) әсәрләрен тәрҗемә итеп матбугатта чыгара. Шагыйрә әле студентлык елларында УК беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитованың әсәрләрен тәүге мәртәбә китап итеп төзеп дөньяга чыгаручыларның берсе була.

           Б.Рәхимованың шигырьләренә композиторлар А.Монасыйпов, Ш.Шәрифуллин, Р.Кәлимуллин, Ф.Галиева, Ф.Шәрифуллин, И.Байтирәк, М.Сөнгәтуллин, Г.Сафина һ.б. тарафыннан көйләр языла.

           Шагыйрә публицистика өлкәсендә эшли, мәкаләләрендә тормышыбызның иң мөһим мәсьәләләрен күтәрә, ул шулай ук каләмдәшләре, сәнгатькәрләр иҗатына да бик игътибарлы. С.Хәким, Г.Афзал, Н.Фәттах, А.Гыйләҗев, Т.Әйди, Ф.Зөлкарнәй, Ф.Сафин, Э.Шәрифуллина, З.Мансуров, Ф.Бәйрәмова, бөек рәссамыбыз Б.Урманче, композитор Ш.Шәрифуллин, Татарстанның халык артисты М.Сөнгәтуллин һ.б. турындагы мәкаләләре шул хакта сөйли.

           Ул балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, пьесалар иҗат итә. Шагыйрә актив иҗат тормышы белән яши. Ул укучылар белән очрашуларга теләп йөри, «Татарстан», «Яңа гасыр» радио һәм телевидение тапшыруларында да Бикә Рәхимова чыгышларын еш ишетергә мөмкин.

           Ул Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

           Б.Рәхимова – 1991 елдан (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сәрвиназ: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 64 б. – 2000 д.

Ачыл, күңел!: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 72 б. – 2000 д.

Кырмыскалар өендә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 48 б. – 30000 д.

Урман радиосы: шигырьләр, әкиятләр, маҗаралы пьеса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 78 б. – 5000 д.

Иделләр казанында: шигырьләр, поэма. – Казан: Матбугат йорты, 1999. – 175 б. – 1000 д.

Мәрхәмәт: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 173 б. – 2000 д.

Җайдак малай: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2007. – 104 б. – 2000 д.

Бакый сагыш: мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ә к и м С. Якты шигырьләр // С.Хәким. Сәрвиназ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 61 б.

Ә б е л м ә н о в а Е. Яшьлектә калу // Татарстан яшьләре. – 1986. – 26 авг.

М о р а т о в Г. Юлга чыксаң… // Азат хатын. – 1988. – № 5. – 11 б.

И к с а н о в а И. Яңа китап яңа дус // Сабантуй. – 1991. – 16 март.

Г ы й л ь м а н о в Г. Күңел офыклары // Казан утлары. – 1999. – № 9. – 161–166 б.

Г ы й з з ә т у л л и н Р. Әсәрләрендә халык язмышы, тынычлык теләү // Шәһри Казан. – 1999. – 26 нояб.

М у л л а н у р о в а Р. Кояшка күтәрик шигырьне! // Сабантуй. – 2000. – 2 февр.

Ш ә р и ф у л л и н а Э. «Мәхәббәттән миндә күмер калды…» // Мәдәни җомга. – 2000. – 3 март.

З а һ и д у л л и н а Д. Сүзеңне фәрештә хупласа… // Мәдәни җомга. – 2005. – 20 май.

* * *

И л ь и н а Г., Ф а з ы е в а Р. Родиться, чтобы жить // Татар. края. – 1995. – № 24.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин