
1965- 80 елларда да Иске Кулаткы районының «Күмәк көч” район газетасы редакциясе Татарстан язучылары белән тыгыз элемтәдә яшәде. Танылган язучылар районыбыз халкы белән очрашып үзләренең әдәби иҗатлары, уңышлары, матбугат яңалыклары белән таныштырып искекулаткылыларны шатландырдылар.
Язучылар Шәүкәт Галиев, Мәрзия Фәйзуллина, Тәүфыйк Камалиев һәм башкалар белән күрешү матур бәйрәмннәрне хәтерләтеп кешеләрнең күңелләрендә җылы хисләр калдырды.
Бүген аларның бездә кунак булулары турында кара һәм ак төстәге рәсемннәр генә сөйли. Ул елларда билгеле бүгенге кебек җиңел машиналар юк иде, кунаклар ил буйлап поездларда сәяхәт кылдылар. Аларны район җитәкчеләре тантаналы итеп каршы алып озата иделәр.
Әлеге очрашуларның җылы хатирәләре районыбызның өлкән яшьтәге кешеләрнең күңелләрендә бүгендә саклана.
Рөстәм Арифуллин.
Рәсемдә: (сулда беренче) Танылган язучы Шәүкәт Галиев җитәкчелек иткән Татарстан язучыларының делегациясен Кулаткы станциясендә каршы алу.
(фото редакция архивыннан).