Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәхимов Ринат

       Шагыйрь Ринат Рәхим улы Рәхимов 1939 елның 17 мартында хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Урта Сәрдә авылында туа. 1956 елда Биектау районындагы Мүлмә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында гади колхозчы һәм ындыр табагы бригадиры булып эшли. 1957–1962 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый, аны тәмамлагач, өч елга якын Татарстанның Питрәч районы Ильич исемендәге колхозда баш агроном, 1965 елдан 1973 елга кадәр колхоз рәисе була. 1973–1980 елларда Р.Рәхимов шул ук районның авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән агроном-мелиоратор, аннары мелиоратив берләшмәнең баш агрономы һәм соңга таба рәисе булып эшли. 1980–1984 елларда яңадан мелиоратив берләшмәнең баш агрономы вазифасын башкара.

           Р.Рәхимовның әдәби иҗат юлы урта мәктәптә укыганда башлана. Студент елларында ул «Татарстан яшьләре» газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә йөри, шул ук газетада беренче шигырьләрен бастыра. Беренче мөстәкыйль китабы – «Тормыш атомнары» исемле шигырьләр җыентыгы – 1964 елда дөнья күрә. Аннан соң «Сабан тургае», «Туган җирем» һәм русчага тәрҗемәдә «Тепло земли» исемле шигырь китаплары басылып чыга.

           Авыл хуҗалыгы белгече буларак, Р.Рәхимов авылны, җир хезмәте кешеләренең тормышын яхшы белә, авылда барган социаль үзгәрешләрне һәм әледән-әле туып тора торган проблемаларны нечкә сиземли. Аның поэзиясе дә, әнә шул үзе кайнап яшәгән тормыш материалына нигезләнеп, «туган туфрактан шыткан җырлар» булып кабул ителә.

           Ул 1984 елның 16 августында вафат була.

           Р.Рәхимов – 1972 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тормыш атомнары: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 47 б. – 6000 д.

Сабан тургае: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 48 б. – 3500 д.

Туган җирем: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 87 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ә к и м С. Җир шагыйре // Казан утлары. – 1971. – № 9. – 179 б.


Язучылар