Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хөснияр Зиннур

    Язучы-прозаик Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) 1961 елның 18 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа. 1978 елда Олы Битаман авылы урта мәктә­бен тәмамлаганнан соң, Зиннур Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга килә. Студент елларында институт каршындагы «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәге­нең актив әгъзаларыннан берсе була, соңга таба аны үзе үк җитәкли. Бе­ренче повесть-хикәяләре дә шул елларда языла, дүртенче курста укыган­да «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли баш­лый.

     1985-1987 елларда З.Хөснияр гаскәри хезмәттә, Брест шәһәрендә офи­церлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Армиядән кайткач, 1989 елның октябренә кадәр Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар ре­дакциясе мөхәррире, аннары берникадәр вакыт Татарстан китап нәшрия­тында редактор булып эшли. Шул ук 1989 елның ахырларында ул Татар­стан Язучылар берлеге белән берлектә һәм «ПОИНТ» совет-фин уртак предприятиесе (җитәкчесе – эшмәкәр-журналист Солтан Сәлимҗанов) ярдәмендә татар балалары өчен төсле-бизәүле «Салават күпере» исемле журналга нигез сала һәм журналның баш мөхәррире итеп билгеләнә.

     1997 елдан нәшер ителә башлаган «Таһир-Зөһрә», 1999 елдан яшьләргә атап чыгарылган «Җүләр чак», өлкәнрәк укучыларны күздә тоткан «Яучы», медицинага кагылышлы «Әбүгалисина» һәм 2001 елда нигезләнгән «Сәхнә» исемле театр һәм эстрада газеталары – болар һәммәсе З.Хөсни­ярның хосусый инициативасы һәм матди кайгыртуы белән аның үз на-ширлегендә һәм мөхәррирлегендә дөньяга килгән басмалар. 2001 елдан әлеге газета-журналлар З.Хөснияр үзе оештырган «Ак Барс» нәшрият йор­ты тарафыннан басып таратылалар. Нәшрият соңгы елларда татар һәм рус телләрендә матур әдәбият һәм дини китаплар бастыру хезмәте белән дә шөгыльләнә.

     З.Хөсниярның матур әдәбият мәйданындагы беренче басма китабы – «Таң ата да кич була» исемле хикәяләр җыентыгы – 1989 елда басылып чыга. Нигездә авыл тормышын, авыл кешеләре образларын гәүдәләндергән егермегә якын хикәяне берләштергән җыентык әдәби җәмәгатьчелек та­рафыннан җылы каршы алына, әдәби тәнкыйтьтә яшь авторның матери­алны яхшы белүе, тормыш күренешләренә художникларча якын килүе, тел-стиленең шомалыгы, халыкчан гадилеге искәртеп үтелә. Язучының шуннан соң укучыларга тәкъдим ителгән «Тәгәри китте язмышлар» исем­ле проза җыентыгы (1991), «Терсәк сугышы» (2002) һәм «Эттән туган» (2004) романнары әхлак нигезләре таркала-җимерелә барган хәзерге чын­барлыктагы гыйбрәтле вакыйгаларның, кешеләр арасындагы каршылык­лы мөнәсәбәтләрнең фәлсәфи асылын ачарга омтылу тәҗрибәләре була­рак игътибарга лаеклы. З.Хөснияр «Ак болыт күләгәсе», «Хуҗа һәм аның хатыны», «Кышлаган үгез» исемле хикәяләре өчен 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

     Язучы – татар балалар әдәбияты өлкәсендә дә иң актив эшләүче ав­торларның берсе. Ул 2001 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эш-леклесе» дигән мактаулы исем йөртә. З.Хөснияр 2009 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.

     З.Хөснияр – 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Таң ата да кич була: хикәяләр / кереш сүз авт. Р.Батулла. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 175 б. – 15000 д.

Тәгәри китте язмышлар: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 124 б. – 5000 д.

Шүрәле шаяруы: хикәятләр һәм пьеса / соавт. Л.Лерон. – Казан: «Салават күпере» китапханәсе, 1996. – 27 б. – 10000 д.

Терсәк сугышы: роман, повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 334 б. – 3000 д.

Алмачуар әкияте: балалар өчен тарихи әкият. – Казан: Ак Барс, 2003. – 16 б. – 3000 д.

Сыбызгы борын: хикәят. – Казан: Мәгариф, 2003. – 20 б. – 2000 д.

Зилә бакчага бара: хикәя. – Казан: Ак Барс, 2003. – 16 б. – 5000 д.

Эттән туган: роман, повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 250 б. – 3000 д.

* * *

Два билета на трагедию: роман-дилогия, повести, рассказы / пер. с татар. Г.Хасановой, Ф.Фаизова, Д.Гиниятуллина, Т.Шарафиевой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 399 с. . 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ә с ә н о в М. Читтә калмаска! // Казан утлары. – 1987. – № 5. – 95–97 б.

Ә г ъ л ә м о в М. Таң атмыйча кич булмый. // Татарстан яшьләре. – 1989. – 23 май.

Б а т т а л Ф. Таң яктысы // Соц. Татарстан. – 1989. – 20 авг.

З а к и р җ а н о в Ә. Терсәк сугышы, яки Болыт каплаган дөнья // Мәдәни җомга. – 2002. – 31 май.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин