Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Усманов Шамил

(18981937)

          Күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, Гражданнар сугышы каһарманы Шамил Хәйрулла улы Усманов (Шамил Госманов) 1898 елның 26 декабрендә Саратов губернасының Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәндәлгә (Пенделки) авылында мөгаллим гаиләсендә туа. 1906 елда аның әтисе гаиләсен ияртеп башта Әстерхан шәһәренә, аннары, берничә ел анда торганнан соң, Оренбургка күчеп, «Хөсәения» мәдрәсәсенә эшкә урнаша.

          Шамил шул мәдрәсәнең урта сыйныфын, аннары 1914 елда һөнәр училищесын тәмамлап, 1917 елгы Февраль вакыйгаларына кадәр Акчуриннарның Сембер губернасындагы Гурьевка туку фабрикасында слесарь булып эшли. Революцион рухлы эшчеләр арасында кайнау яшь егетнең дөньяга карашына хәлиткеч йогынты ясый. 1917 елның мартында ул большевиклар партия сафына баса һәм озакламый, партия оешмасының карары буенча Сызрань тимер юл депосына эшкә күчеп, РСДРП(б)ның Сызрань комитетына әгъза итеп сайлана. Шул елның җәендә Ш.Усманов патша армиясенә гаскәри хезмәткә алына һәм Октябрь вакыйгаларын, кулына корал тотып, баш күтәргән солдатларның алгы сафына басып каршылый, Октябрьнең беренче көннәреннән үк Идел буенда совет хакимиятен урнаштыру эшенә якыннан катнаша.

          1917 елның ноябрендә Казан хәрби округы Ш.Усмановка фронтовик солдатлардан һәм Сызрань төбәге эшчеләреннән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Сызрань партизаннарының беренче пулеметчылар отряды дип аталган һәм Ш.Усманов җитәкчелек иткән бу гаскәри берәмлек 1918 елның маенда Көнчыгыш фронтка җибәрелә һәм, башта Оренбургтагы татар-башкорт кызылгвардиячеләре белән, аннары Актүбә шәһәрендәге әсир венгр, поляк һәм немец үз иреклеләре белән кушылып, «Өченче Интернационал легионы» дигән исем астында Актүбәдән Оренбургка кадәр сугышчан юл уза һәм 1919 елның 22 гыйнварында Оренбург шәһәрен Дутов гаскәриләреннән азат итә. Бу сугышчан поход вакытында Ш.Усманов, Интернационал легионының комиссары буларак, үзен оста һәм батыр хәрби җитәкче итеп таныта.

          1919 елның мартында Республика Хәрби-революцион советы Ш.Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе татар бригадасына комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, шул ук елның октябрендә ул Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге башлыгы итеп раслана һәм бу хезмәтен коллегия яшәүдән туктаганчы дәвам иттерә.

          1920–1925 еллар арасында Ш.Усманов Төркстан фронты Хәрби-революцион советы әгъзасы, Татарстан Республика Революцион комитеты секретаре, Казандагы Уналтынчы мөселман пехота курсларында сәяси бүлек башлыгы һәм берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Шул чорда аңа дивизия комиссары дигән хәрби исем бирелә.

          1925 елның көзеннән 1926 елның августына кадәр Ш.Усманов Мәскәүдә Хәрби академия каршындагы курсларда укый, аннары, Ташкентка җибәрелеп, Көнчыгышны өйрәнү институтының хәрби курсларында сәяси бүлек башлыгы булып хезмәт итә.

          1927 елда Ш.Усманов хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм, өч елга якын Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсе рәисе һәм радиостанция төзү буенча Республика Халык комиссарлары советының махсус вәкиле булып эшләгәннән соң, 1930 елдан башлап тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.

          Ш.Усманов – әдәбият мәйданына турыдан-туры Гражданнар сугышы эченнән, совет хакимияте өчен көрәшкән кызыл гаскәриләр арасыннан күтәрелеп чыккан язучыларның берсе. Аның тәүге иҗат тәҗрибәләреннән булган «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» драмалары Гражданнар сугышының иң кызган чорында – 1919 елда языла һәм кулъязма хәлендә фронт сәхнәләрендә уйналып йөри.

          1920 еллардан башлап Ш.Усманов проза жанрында актив иҗат итә.

          Драма әсәрләре кебек, әдипнең хикәя һәм повестьлары да, нигездә, революция, Гражданнар сугышы, совет хакимияте өчен көрәш тематикасын киң яктыртуы белән характерлы. Партизан кызның сугышчан батырлыгына багышланган «Ил кызы» (1923), кызыл командир белән шәфкать туташы арасындагы самими хисләрне романтик буяуларда сурәтләгән «Краском мәхәббәт» (1923), фронттагы кырыс чынбарлыкның аерым эпизодларын гәүдәләндергән «Өч снаряд белән», «Бирегез тупны кире!», «Ай чыкканчы», «Зур түрә» (дүртесе дә 1927 елда язылган), «Идел буйлап» (1929), «Көчле мандат» (1929) кебек хикәяләр әнә шундыйлардан. Әдипнең бер төркем хикәяләрендә («Эшче кызы Нина» (1922), «Фабрика анасы» (1926), «Таң» (1927), «Тиң түгелләр» (1927) һ.б.) революциягә кадәрге эшчеләр тормышы сурәтләнә, гади хезмәт кешеләренең гаделлеккә, бердәмлеккә омтылулары, төрле милләт эшчеләре арасында интернациональ дуслык мөнәсәбәтләре урнаша һәм ныгый баруы сурәтләнә.

          Ш.Усманов 1923–1935 еллар арасында үзенең зур әсәре – «Легион юлы» («Тургай далаларында») исемле дилогиясен эшли. Реаль тарихи фактларга нигезләнгән бу повестенда автор төрле милләт вәкилләреннән оешкан интернациональ кызыл гаскәр легионының Гражданнар сугышы чорындагы героик көрәш юлын сурәтли һәм шул киеренке, драматик шартларда көрәш дәрте белән янган кызыл гаскәриләрнең рухи бердәмлеген җанлы картиналар һәм үзенчәлекле кеше характерлары аша күрсәтә.

          Ш.Усмановның маҗара жанрында язылган һәм, укучылар арасында популярлык казанып, заманында үзбәк һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән «Памирдан радио» исемле хыялый повесте да (1925) бар. Әсәрдә бер татар кызыл командирының Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәшүе һәм, хыянәтче яласы аркасында чит илгә качарга мәҗбүр булып, Марокко җирләрендә колонизаторларга каршы баш күтәргән гарәп кабиләләренә юлбашчылык итүе һәм ахырда, туган иленә кайтып, хыянәтчеләрне фаш кылуы сурәтләнә.

          Драматург буларак, Ш.Усмановның 1932 елда язылып, башкорт милли хәрәкәте идеологы Зәки Вәлидине һәм башка тарихи шәхесләрнең милли сәясәтен фаш итүне максат итеп куйган «Кичеккән фәрман» исемле пьесасы иң яхшы драма әсәрләренә уздырылган Бөтенсоюз конкурсында махсус билгеләп үтелә һәм сәхнәгә кую өчен театрларга тәкъдим ителә.

          Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә ул 1934–1935 елгы сезонда куела.

          Ш.Усманов татар әлифбасын үзгәртеп кору, интернациональ тел – эсперантоны популярлаштыру, республикада радиолаштыру эшләрен киңәйтү кебек иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә һәм әдәбият-сәнгатьнең актуаль проблемаларына багышланган мәкаләләр белән дә егерменче-утызынчы еллар татар публицистикасында күренекле урын тота.

          Шамил Усмановның шәхси язмышы аянычлы. Шәхес культы чорында, 1937 елның 7 апрелендә, ул бер гаепсезгә кулга алына, берничә ай Казанның Пләтән төрмәсендә һәм Черек Күл изоляторында утыра. Кайбер мәгълүматлар буенча, аны сорау алу вакытында НКВД жәлладлары кыйнап үтерәләр.

          Илдә большевиклар хакимиятен урнаштыру юлында үзенең бөтен җаны-тәне белән хезмәт иткән Гражданнар сугышы каһарманы, дивизия комиссары, күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ш.Усмановның гомере әнә шулай фаҗигале төгәлләнә.

          Ш.Усманов – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Канлы көннәрдә: пьеса. – Казан: Мәркәз мөселман хәрби һәйәт нәшере, 1919. – 32 б.

Ил кызы: хикәя. – Казан: Яшь коммунистлар союзының Татарстан өлкә комитеты, 1923. – 56 б. – 2000 д.

Кызыл байрак астында: озын хикәя. – Казан: Татар. дәүл. нәшр. комбинаты, 1924. – 79 б. – 3000 д.

Бай кызы: пьеса. – Казан: Яңалиф, 1930. – 42 б. – 3000 д.

Шамил Госманов әсәрләре. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 413 б. – 5000 д.

Легион юлы (Тургай далаларында): повесть. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 200 б. – 10000 д.

Сайланма әсәрләр: повестьлар, хикәяләр, пьесалар / кереш сүз авт. А.Гомәр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 662 б. – 8000 д.

Сайланма әсәрләр: повестьлар, хикәяләр, пьеса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 504 б. – 9000 д.

Повестьлар һәм хикәяләр / кереш сүз авт. А.Яхин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 368 б. – 15000 д.

Кичеккән фәрман: повесть, пьеса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 272 б. – 18000 д.

* * *

Рассказы / пер. с татар. Г.Шариповой; вступит. статья И.Бороздина. – М.-Л.: Госиздат, 1930. – 144 с. – 4000 экз.

Страна родная (Рупор): пьеса / пер. с татар. автора. – М.: Центр. бюро по распростр. драм. продукций, 1935. – 47 с. – 1150 экз.

Запоздалый приказ (Страна родная): пьеса. – М.: Худож. лит., 1936. – 115 с. – 3000 экз.

Путь Легиона: повесть. – Казань: Татар кн. изд-во, 1970. – 288 с. – 15000 экз.

Путь Легиона: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 387 с. – 150000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Я х и н А. Шамил Усманов (18981938): тормышы һәм иҗтимагый-политик эшчәнлеге турында документаль очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 40 б.

У с м а н о в Ш. Беренче адым // Казан утлары. – 1978. – № 12. – 132–137 б.

Шамил Усманов көндәлегеннән // Казан утлары. – 1994. – № 11. – 154–169 б.

Б а һ а в е т д и н о в а Д. Әдипнең әманәте // Мәдәни җомга. – 1999. – 1 гыйнв.

Г ы й з з ә т у л л и н И. Язучы-каһарман // Казан утлары. – 1999. – № 7. – 158–163 б.

М о с т а ф и н Р. Шамил Усманов турында өч риваять // Казан утлары. – 1999. – № 7. – 155–159 б.

* * *

С а г а й д а к А. Глазами памяти. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 200 с.

М у с т а ф и н Р. Смерть комиссара: три легенды о Ш.Усманове // Респ. Татарстан. – 1997. – 25 дек.


Язучылар