Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ситдыйкова Фәридә

Фәридә Биҗан кызы Ситдыйкова 1959 елның 18 февралендә Казан шәһәрендә университет укытучылары гаиләсендә туа.

Әнисе – күренекле тел галиме, профессор Флера Сафиуллина. Фәридә үзе дә киң белемле шәхес: Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлаган инженер-программист һәм Казан дәүләт педагогика университетыннан инглиз теле буенча икенче югары белем алып чыккан филолог. Берникадәр вакыт төп белгечлеге буенча инженер-программист булып эшләгәннән соң, гуманитар фәннәргә мәхәббәт аны бөтенләе белән филология – әдәбият дөньясына алып кереп китә: ул мавыгып әдәби тәрҗемә эше белән шөгыльләнә башлый.

Ф.Ситдыйкова – татар язучыларының проза әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче. Аның профессиональ югарылыкта эшләнгән тәрҗемәсендә Тәлгат Галиуллинның «Тәүбә» («Покаяние», 1999) романы, Ф.Латыйфи һәм Р.Якушларның «Тамга» («След», 1996) повесте рус укучысына тәкъдим ителә. Болардан тыш көндәлек матбугат басмаларында («Идель», «Чаян» һ.б. журналларда) шулай ук аерым күмәк җыентыкларда аның күпсанлы тәрҗемәләре басыла.

Фәридә Ситдыйкова Казан дәүләт педагогия институтында «СССР халыклары телләре (татар теле)» белгечлеге буенча аспирантура тәмамлагач, берара шул ук институтта ассистент булып, аннан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында кече фәнни хезмәткәр, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында фәнни хезмәткәр булып эшләп ала. Бүгенге көндә Казан дәүләт университетының инглиз теле кафедрасында өлкән укытучы булып эшли.

Ф.Ситдыйкова – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ

Л а т ы й ф и Ф., Я к у ш Р. Тамга = След: фантаст. повести / пер. с татар. Ф.Ситдиковой и др. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1996. – 320 с. – 10000 экз. (На татарском и русском языках.)

Г а л и у л л и н Т. Петля: романы / пер. с татар. Ф.Ситдиковой, Ф.Фаязова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. – 479 с. – 3000 экз. («Элмәк»)

Ж а р ж е в с к и й Л., П а в л о в М., Фролов Г. Из казанской истории: фотоальбом / пер. с рус. – Казань, Титул, 2003. – 256 с. – 3000 экз. (На русском и английском языках.)

П а в л о в М., Ф р о л о в Г. Казань: фотоальбом / пер. с рус. – Казань: Титул, 2004. – 260 с. – 3000 экз. (На русском и английском языках.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М и н н и б а е в К. Перевод – это искусство. – Казань: Изд-во Казанского гос. ун-та, 2004. – С. 84.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин