Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәтхетдинова Ләйсән

Ләйсән Фәтхи — татар язучысы, журналист, тапшырулар алып баручы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2012).

Ләйсән Фәтхетдинова, 1990 елның 12 сентябрендә Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында туа. Шул ук авылда 11 еллык мәктәпне тәмамлый.

Уку еллары дәвамында, “Юнәлеш” дип исемләнгән мәктәп газетасы чыгара, район һәм республикакүләм шигырь сөйләү бәйгеләрендә призлы урыннар ала, башлангыч сыйныфлардан ук шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләр яза. Республикабызның күп басмаларында (“Сабантуй”, “Ялкын”, “Безнең гәҗит”, “Татарстан яшьләре”) шигырь-хикәяләре, публицистик язмалары даими басыла. Казанга килгәч, әлеге исемлеккә “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Казан утлары”, “Идел” кебек басмалар өстәлә.

Өлкән сыйныфларда укыганда “Сәләт” оешмасының активисты булып китә, аның җәйге аланнарында, сессияләрендә катнаша, “Сәләт-Аршан”, “Сәләт-Прага”да була. “Сәләт” газетасын чыгару белән дә шөгыльләнә.

“Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә мәктәп елларыннан ук катнаша, призлы урыннарга лаек була. 2009 нчы елда проза буенча гран-при ала. Шул ук елны поэзия номинациясендә беренче урынны яулый.

Яшь журналистларның “Алтын каләм” бәйгесендә шулай ук мәктәп елларыннана бирле катнашып килә. Әлеге руспубликакүләм бәйгедә гран-при алып, 2008 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә.

Беренче курстан алып “Шәрык” татар яшьләре клубының активисты, “Фикер” клубын оештыруда катнаша, аннары Диния Нәзарәте каршында үсеш алган “Алтын урта” мөселман яшьләре клубын оештыра. Әлеге клубта атна саен төрле очрашулар, мастер-класслар үткәрелә.

2009 елды “ТНВ” радиосына “Яшь буын” тапшыруының проектын тәкъдим итә һәм аны бер ел дәвамында алып бара.

2010-2011 елларда “Азатлык” радиосының штаттан тыш хәбәрчесе булып эшли.

2010 елдан алып “Матбугат.ру” сайтында яшь яки киң танылу алмаган язучы-шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштыруны максат итеп куйган “Яшьти” сәхифәсен алып бара.

2009 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә лаек була, “Таян Аллага” бәйгесендә (2010) шигърият буенча беренче, проза буенча өченче урынны ала.

Бүгенге көнгәчә язмалары, шигырьләре татар матбугатында басылып килә.

«Тере тынлык», «Файдалы тундырма» китаплары авторы.


Язучылар