Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйләҗев Мансур

Драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Аяз улы Гыйләҗев 1961 елның 29 гыйнварында Казан шәһәрендә язучы Аяз Гыйләҗев гаиләсендә туа. Бала чагыннан ук әдәби-мәдәни тормыш мохитендә тәрбияләнеп, сынлы сәнгать, рәсем сәнгате һәм театр сәнгатенә гашыйк булып үсә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1978-1983 елларда Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура факультетында югары белем ала. Институттан соң аны, яхшы белгеч буларак, Мәскәү проектлар төзү фәнни-тикшеренү институтына эшкә кабул итәләр. Нәкъ шул институтта эшләү дәверендә (1983-1986) ул рус һәм татар театрларының игътибарын җәлеп иткән «Кәгазьдәге шау-шу» («Бумажная волокита»), «Бәби арбасы» («Детская коляска»), «Метеорит», «Ай капкасы» («Лунные врата») кебек беренче пьесаларын иҗат итә. Ә «Рәхәт яшибез» дигән сатирик драмасы 1986 елның көзендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела башлый.

1988 елда М.Гыйләҗев Камал театры режиссеры Дамир Сираҗиев белән берлектә Чыңгыз Айтматовның «Плаха» романы буенча «Ахырзаман» драмасын сәхнәләштерә. Моннан соң шул ук театр сәхнәсендә яшь драматургның бүгенге татар тормышындагы матур һәм ямьсез күренешләрне нечкә фәлсәфи фикер-карашлар һәм юмор катыш сатира аша сурәтләгән «Бичура» (1989), «Казан егетләре» (1991), «Тагын Казан егетләре» (1993) исемле пьесалары буенча куелган спектакльләр уңыш казана. Башка театрларның да М.Гыйләҗев драматургиясе белән кызыксынуы көчәя: Казан курчак театрында «Патша кәләше» (1989), «Кәвеш кигән Песи» (1994), «Чегәннәр» (1998), Әлмәт драма театрында «Сафиулла» (1996), «Туй күлмәге» (2006), Чаллы драма һәм комедия театрында «Дон Жуан Балчыклыда» (1997), Минзәлә театрында «Яратылыш» (2002), Уфаның «Нур» татар театрында «Бичура» һәм «Өзелгән юллар» (2002), Казан яшьләр театрында «Алтынбәк һәм Су кызы» (2002) пьесалары куела.

2002 елда Камал театры М.Гыйләҗевнең «Баскетболист» исемле пьесасын сәхнәләштерә. Бу спектакль мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановның соңгы куйган масштаблы әсәре булды. 2004 ел башында төп театрыбыз сәхнәсендә куелган һәм Аяз Гыйләҗевнең мәгълүм «Яра» повесте буенча М.Гыйләҗев эшләгән сәхнә вариантын да тамашачылар җылы кабул итте. Язучының тарихи темаларга кагылышлы әсәрләре дә бар («Бурлак», «Мөһаҗирләр» драмалары).

М.Гыйләҗев – 2002 елдан Россия Федерациясенең Театр әһелләре җәмгыяте әгъзасы.

Мансур Гыйләҗев татар милли кинематографиясен тергезү юнәлешендә дә тәҗрибәләр ясый. Аның сценариесе буенча 2002 елда «Күктау» дигән фильм дөньяга чыга. Драматург «Рамай» киностудиясе белән хезмәттәшлек итә, студиянең баш мөхәррире һәм продюсеры вазифаларын башкара.

М.Гыйләҗев – 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар