Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Краева Наилә

Наилә Фәрид кызы Краева 1949 елның 5 сентябрендә Казанда хезмәткәр гаиләсендә туа. 131 нче урта мәктәптә укыганнан соң, 1973 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Наилә Краева үзенең хезмәт эшчәнлеген Казан вертолет заводында радио редакторы буларак башлый. Мәкаләләре, репортажлары, очерклары «Знамя труда», «Комсомолец Татарии», «Советская Татария» газеталарында басыла.

«Рассказы 1971 года» җыентыгында Наилә Краеваның беренче тәрҗемәсе – Рабит Батулланың «Нежданные гости» («Көтелмәгән кунаклар») хикәясе дөнья күрә. Аның тәрҗемә әсәрләре «Татарстан», «Мир путешествий» журналларында, «Республика Татарстан» газетасында урын ала.

1993 елда Татарстан китап нәшриятында Н.Краева тәрҗемәсендә Болгар дәүләте тарихы турында «Путешествие в прошлое» исемле өлкән сыйныф укучылары өчен уку-укыту методик кулланмасы, 2004 елда – «Мәгариф» нәшриятында Гарәфи Хәсәновның «Причуды природы» («Табигать могҗизалары») дигән китабы, ә 2005 елда «Идел-Пресс»та Айдар Хәлимнең «Московское время» («Татар вакыты») дигән романы нәшер ителә.

Н.Краева М.Хәбибуллин, Л.Ихсанова, М.Закир әсәрләрен дә уңышлы тәрҗемә итә.

Аның иҗатына К.Миңлебаев, М.Хәбибуллин, С.Ибраһимова, Р.Фәйзуллин, Л.Газизова, И.Зарипов, А.Хәлим, Г.Сакаева, Р.Мусабикова, шулай ук Россиянең атказанган артисткасы Чулпан Хамматова зур бәя бирәләр.

Н.Краева – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар