Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сөндекле Максуд

Максуд Сөндекле (Садыйк Мөбин улы Максудов) 1904 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасының Тәтеш районы Сөндек (Сөендек) авылында игенче гаиләсендә туа. 1924 елда Донбасска китеп, шахтада эшли башлый. Бер елдан аны, алдынгы эшче һәм комсомол активисты буларак, Артемовск шәһәрендәге партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1927 елда мәктәпне тәмамлагач, ул әүвәл укый-яза белмәүне бетерү (ликбез) курсларында укытучы, аннары 1931–1935 еллар арасында Донбасста татар телендә чыга торган «Пролетар» исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

1935 елда М.Сөндекле Уфага күчеп килә һәм шунда бөтенләйгә төпләнеп кала. 1935 елдан алып Ватан сугышы башланганчы Башкортстан радиокомитетында эшли, 1941–1943 елларда фронтта була. Сугыштан соңгы елларда Башкортстан республика газеталарында һәм «Әдәби Башкортстан» (хәзерге «Агыйдел») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

М.Сөндекле узган гасырның егерменче еллары уртасында Донбасска килгәч яза башлый, беренче шигырьләре шул елларда Мәскәүдә һәм Казанда «Эшче», «Яшь эшче», «Кызыл яшьләр» газеталарында басыла. 1930 елда аның «Күмер тавышы» исемле беренче җыентыгы, аннан соң, утызынчы еллар дәвамында, шигъри әсәрләре һәм очерк язмалары тупланган ике дистәгә якын төрле күләмдәге башка китаплары дөнья күрә.

М.Сөндекленең поэзиядә яраткан үз темасы бар. Ул – производство, эшчеләр темасы. Беренче адымнарыннан ук ул шахтерлар тормышын яктыртучы, эшче хезмәтенә дан җырлаучы, хезмәт һәм яшәеш шартларында тәрбияләнгән яңа тип эшченең сәнгатьчә образын тудырырга омтылган шагыйрь буларак мәйданга чыга һәм үзенең шушы иҗат принципларына ахыргача турылыклы булып кала.

Сугыштан соңгы елларда М.Сөндекле үзенең күренекле әсәрләреннән булган «Макар Мазай» (1950), «Иван Якутов» (1956) кебек поэмаларын, гражданлык хисе белән сугарылган күпсанлы публицистик, патриотик шигырьләрен яза. Аның иҗат мирасында шулай ук лирик-фәлсәфи шигырьләр, балаларга атап язган әсәрләр, дөнья һәм рус классикасыннан шигъри тәрҗемәләр дә зур урын били.

Ярты гасырлык иҗат гомерендә М.Сөндекленең татар, башкорт һәм рус телләрендә биш дистәдән артык китабы басылып чыга.

Ул 1981 елның декабрендә Уфада вафат була.

М.Сөндекле – 1937 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Күмер тавышы: шигырьләр, хикәяләр. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1930. – 70 б. – 8000 д.

Донбасс ударниклары: хикәя. – М.: Центриздат, 1931. – 48 б. – 8000 д.

Удар забой: очерклар, шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татиздат, 1931. – 63 б. – 162 б. – 8000 д.

Шахта сулый: шигырьләр, хикәяләр. – М.: Центриздат, 1931. – 162 б. – 8000 д.

Мәхәббәт: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 96 б. – 6000 д.

Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 206 б. – 3075 д.

Урал шигырьләре. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 68 б. – 3165 д.

Сайланма әсәрләр: шигырьләр, балладалар, поэмалар. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 148 б. – 5000 д.

Тормыш шатлыгы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 107 б. – 4000 д.

Кемнең кулы матур: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 64 б. – 6000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

С а ф у а н о в С. Күңелендә ике халык моңы // Казан утлары. – 1974. – № 9. – 84–86 б.

Г ә р ә й Й. Тормыш серләрен ачкан иҗат // Агыйдел. – 1979. – № 9. – 118–119 б.

* * *

Думы о Донбассе: стихи, поэма / пер. с татар. Н.Милованова. – Уфа: Башгосиздат, 1952. – 75 с. – 4000 экз.

Слава труду!: стихи, поэма / пер. с татар. Н.Милованова. – М.: Сов. писатель, 1952. – 88 с. – 5000 экз.

Хорошие ягоды: стихи, поэма / пер. с татар. Н.Милованова. – М.: Сов. писатель, 1958. – 114 с. – 5000 экз.

Иван Якутов: поэма / пер. с татар. Н.Милованова. – Уфа: Башкнигоиздат, 1967. – 87 с. – 5000 экз.

Бессмертие: стихи, поэмы / пер. с татар. Н.Милованова. – Уфа: Башкнигоиздат, 1972. – 63 с. – 3000 экз.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин