Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сухов Евгений

Евгений Евгеньевич Сухов 1959 елның 25 июлендә Германиянең Потсдам шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә туа. Урта мәктәпне 1976 елда тәмамлый. 1976–1977 елларда Казандагы «Электроприбор» заводында токарь булып эшли. 1977–1978 елларда Казан дәүләт университетының әзерлек бүлегендә укый. 1978–1983 елларда әлеге университетның геология факультетында белем ала. Аннан соң геология һәм палеонтология кафедрасында инженер, ассистент, доцент була. Диссертация өчен материал туплаганда, бөтен Россияне әйләнеп чыга һәм әсәрләрендәге герой прототипларын да шунда очрата.

Е.Суховның беренче мәкаләләре көндәлек матбугатта 1974 елда күренә башлый. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Зов» исемле күмәк җыентыкта аның «Встреча» хикәясе бар. Шул ук нәшриятта басылган «Жестокость и милосердие» җыентыгына язучының «Поездка» хикәясе кертелә.

Шуннан соң аның роман һәм повестьларыннан өзекләр «Идель», «Ребус», «Татарстан» журналларында басыла. 1993 елда Е.Суховның «33 убийства, или банда Кормакова» исемле документаль повесте «Молодежь Татарстана» газетасында дөнья күрә. Шул ук елны «Казанские ведомости» газетасында танылган ат карагы Шәкүр Рәхимов турында «Девяносто девятая смерть» исемле документаль повесте басыла һәм ул «Ел китабы – 93» бәйгесендә җиңеп чыга (рус телендә).

1994 елда «Молодежь Татарстана» газетасында «Я – вор в законе» криминаль романы, ә 1996 елда шул ук газетада «Сююмбике – царица Казанская» исемле тарихи романы басыла.

Евгений Сухов 1998 елдан бүгенге көнгә кадәр Россиядә китаплары иң күп басылган авторлар унлыгына керә.

Е.Сухов – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шакур-карак: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1994. – 145 с. – 20000 экз.

Выстрел в спину: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1994. – 144 с.

Я – вор в законе: криминальный роман. – Казань: Реноме, 1994. – 352 с.

Мятежное хотение: исторический роман. – М.: Армада, 1995. – 507 с.

Окаянная Русь: исторический роман. – М.: Армада, 1996. – 473 с.

Разборки авторитетов: криминальный роман. – М.: АСТ-Пресс, 1997. – 448 с.

Я – вор в законе: криминальный роман. –2-ое изд. – М.: АСТ-Пресс, 1997. – 429 с..50000 экз.

На зоне: криминальный роман. – М.: АСТ-Пресс, 1998. – 412 с.

Побег: криминальный роман. – М.: АСТ-Пресс, 1998. – 534 с.

На воле: криминальный роман. – М.: АСТ-Пресс, 1999. – 459 с.

Мафия и власть: криминальный роман. – М.: АСТ-Пресс, 1999. – 430 с.

Стенка на стенку: криминальный роман. – М.: АСТ-Пресс, 1999. – 443 с.

Жестокая любовь государя: исторический роман. – М.: АСТ-Пресс, 1999. – 591 с.

Тайная любовь княгини: исторический роман. – М.: АСТ-Пресс, 1999. – 507 с.

Самодержавный грешник: исторический роман. – М.: АСТ-Пресс, 1999. – 541 с.

Медвежатник: криминальный роман. – М.: АСТ-Пресс, 2000. – 540 с.

Госпожа трех гаремов: исторический роман. М.: АСТ-Пресс, 2000. – 430 с.

Казначей общака: криминальный роман. – М.: ЭКСМО, 2000. – 476 с.

Слово авторитета: криминальный роман. – М.: ЭКСМО, 2000. – 476 с.

Один против всех: криминальный роман. – М.: ЭКСМО, 2001. – 475 с.

Крысятник: криминальный роман. – М.: ЭКСМО, 2001. – 428 с.

Заповедь Варяга: криминальный роман. – М.: ЭКСМО, 2002. – 428 с.

Воровская правда: криминальный роман. – М.: ЭКСМО, 2002. – 444 с.

Воровская корона: криминальный роман. – 2-ое изд. – М.: ЭКСМО, 2002. – 476 с.

Король медвежатников: криминальный роман. – М.: ЭКСМО, 2002. – 476 с.

Власть Варяга: криминальный роман. – М.: ЭКСМО, 2002. – 445 с.

Слово авторитета: криминальный роман. – М.: ЭКСМО, 2003. – 444 с.

Империя смотрящего: криминальный роман. – М.: ЭКСМО, 2004. – 451 с.

Смотрящий по России: криминальный роман. – М.: ЭКСМО, 2005. – 476 с.

Кровник смотрящего: криминальный роман. – М.: ЭКСМО, 2005. – 476 с.


Язучылар