Күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин 1903 елның 18 августында (яңа стиль – 31) хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы Кызыл Тау (әүвәлге исеме – Коллар) авылында крәстиян гаиләсендә туа. Аның әтисе Хәйрулла абзый игенчелектән тыш читкә йөреп балта эше белән дә шөгыльләнгән һәм, дөньяда кешечә яшәү өчен белем-һөнәр кирәклеген үз җилкәсендә татып, балаларын кечкенәдән үк укытырга, һөнәрле итәргә тырышкан. Мөхәммәт башта авылның җиде сыйныфлы җәдитчә мәктәбен тәмамлый, аннары, Октябрь инкыйлабыннан соң, Тәтеш шәһәренә барып, укытучылар әзерли торган берьеллык курсларда укый. 1920 елдан аның педагоглык хезмәте башлана: дүрт ел чамасы әүвәл элекке Тәтеш кантонының (хәзерге Апас районы) Тутай авылындагы беренче баскыч мәктәптә, аннан соң туган авылы Коллар мәктәбендә балалар укыта. 1924 елда кантон мәгариф бүлеге аны Казанга, Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТҮБК) каршында ачылган Татар телен гамәлгә кертү курсларына укырга җибәрә.
Курсларны тәмам иткәч, комиссия М.Гайнуллинны Тәтешкә эшкә билгели. Биредәге хезмәте турыдан-туры әдәбият белән бәйләнмәгән булса да (ул Татселькредитпромсоюзның Тәтеш бүлегендә хисапчы-кассир булып эшли), М.Гайнуллин шәһәрнең Мәдәният йортында чыккан стена газеталарында әдәби темаларга мәкаләләр бастыра, мәктәпләрдә уздырылган әдәбият-сәнгать кичәләрендә докладлар сөйли, бер үк вакытта укыйяза белмәүчеләр өчен оештырылган кыска мөддәтле курсларда укыта.
1928 елның җәендә М.Гайнуллин янәдән Казанга килә һәм, өч айлык әзерлек курсларын уңышлы тәмамлаганнан соң, Көнчыгыш педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә, дүрт ел дәвамында Җамал Вәлиди, Гыйбадулла Алпаров, Хуҗа Бәдигый, Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхим, Галимҗан Нигъмәти кебек күренекле галимнәрнең лекцияләрен тыңлап, профессиональ белемен арттыра. 1931 елда институтны тәмамлагач, гыйльми эшкә калдырылып, ул 1931–1934 еллар арасында профессор Г.Нигъмәти җитәкчелегендә аспирантурада укый. Булачак галимнең «Татар әдәбиятында интернационализм мотивлары» һәм «Г.Камалның тормыш һәм иҗат юлы» исемле башлангыч гыйльми хезмәтләре нәкъ менә шул чорда остазы Г.Нигъмәти җитәкчелегендә язылалар. Аспирантурада уку белән бергә, М.Гайнуллин мөстәкыйль рәвештә үзе дә институтта татар әдәбияты тарихы һәм әдәбият теориясе буенча студентларга лекцияләр укый башлый. Бу шөгыль тора-бара аны әдәбият тарихын системалы рәвештә өйрәнүгә этәрә. Утызынчы еллар дәвамында газета-журнал битләрендә яшь галимнең татар әдәбияты тарихына караган, аерым алганда, Г.Тукай, Ш.Камал кебек классик язучылар иҗатында чагылган иҗтимагый мәсьәләләрне яктырткан тикшеренү мәкаләләре басылып чыга. Шушы ук елларда М.Гайнуллин егерменче йөз башы татар әдәбияты буенча дәреслек-хрестоматия төзергә керешә. Г.Тукай, М.Гафури, Г.Коләхмәтев, Г.Камал, Ш.Камал иҗатлары белән бергә утызынчы еллардагы репрессияләр вакытында иҗатлары һәм шәхесләре тәмам читкә тибәрелгән, матбугатта әсәрләрен басу тыелган Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Фатих Әмирханнарның иҗат биографияләрен һәм шактый санда язган әсәрләрен дә үз эченә туплаган 710 битле бу зур дәреслек-хрестоматия автор-төзүченең рәсми хакимият оешмалары белән шактый озакка сузылган көрәшеннән соң, ниһаять, 1947 елда матбугатта басылып чыга (1954–1957 елларда китапның тулыландырылган яңа басмалары да дөнья күрә). Хезмәт озак еллар дәвамында югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары өчен бердәнбер бай мәгълүмат чыганагы ролен үти.
Ватан сугышы чорында М.Гайнуллин Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетында өлкән укытучы һәм доцент, 1943–1944 елларда Татарстан дәүләт нәшрияты (Татгосиздат) җитәкчесе, аннары Казанда яңа оешкан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында директор вазифаларын башкара. 1945 елның декабрендә аны СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры итеп раслыйлар. Җаваплы административ эшләр башкару белән бергә ул педагогия институтында лекцияләр укуын һәм гыйльми хезмәтләр язуын дәвам иттерә. Шушы елларда галимнең «Горький һәм татар әдәбияты» (1944), «Каюм Насыйри» (1945) исемле монографик китаплары дөнья күрә, көндәлек матбугатта татар һәм рус телләрендә дистәләгән мәкаләләре басыла. 1946 елда ул «ХIХ гасыр ахыры һәм ХХ йөз башы татар әдәбияты турында тикшеренүләр» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Илленче-алтмышынчы елларда М.Гайнуллин, унтугызынчы гасыр һәм егерменче гасыр башы татар әдәбиятын өйрәнүгә игътибарын тагы да көчәйтеп, шул чорга караган тарихи-әдәби һәм публицистик чыганакларны барлап чыга, Каюм Насыйри, Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиев, Закир Һади, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Шакир Мөхәммәдев кебек язучыларның тормыш юллары һәм иҗат эшчәнлекләре турында шул заманның көндәлек матбугат битләреннән, архивлардан, замандашлары, әдипләрнең туганнары, балалары-оныклары истәлекләреннән бик күп яңа фактик материаллар, мәгълүматлар туплый һәм аларны фәнни кулланышка кертеп җибәрә. Шулай ук ул татар әдәбияты тарихында хаксызга онытыла башлаган Газизә Сәмитова, Маһруй һәм Мәхмүдә Мозаффарияләр, Галимәтелбәнат Биктемерия, Хәбирә Насыйрия, Фәхрелбәнат Сөләймания, Мәхбүбҗамал Акчурина, Хәдичә Шаммасова, Мәфтуха Вәлидия, Зәйнәп Сәгыйдә, Фәрханә Алушева, Рокыя Ибраһимова кебек хатын-кыз каләм ияләренең, Риза Фәхретдинев, Фатих Кәрими, Галиәсгар Гафуров-Чыгътай кебек күренекле әдипләрнең иҗатларын барлап, аларның татар әдәбияты тарихындагы урыннарын ачыклый. Әдәбият тарихы белән бәйләнештә галим татар иҗтимагый фикер үсеше, мәгърифәтчелек, җәдитчелек хәрәкәте, татарда көндәлек матбугат барлыкка килү, публицистика, әдәби тәнкыйтьнең туу һәм үсеше баскычлары, татар әдәбиятының бәйнәлмиләл багланышлары турында да бай материал туплый. Шушы тикшеренүләр нигезендә М.Гайнуллин 1958 елда СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында Беренче рус революциясе чорында татар әдәбияты һәм публицистикасы дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Соңыннан (1966 һәм 1983 елларда) бу диссертация, монография рәвешендә язылып һәм яңа материаллар белән тулыландырылып, «Татарская литература и публицистика начала ХХ века» исеме белән аерым китап булып басылып чыга. Галимнең югары уку йортларында укучы студентлар өчен кулланма рәвешендә төзелгән «Татар әдәбияты. ХIХ йөз» (1957), «Татар әдәбияты. ХХ йөз» (1968) дәреслек-хрестоматияләре, рус телендә «Татарстая литература ХIХ века» монографиясе (1975), «Дуслыкта көч» (1973), «Татар әдипләре» (1978), унтугызынчы йөз ахыры һәм егерменче йөз башы татар хатын-кыз язучылары турында биографик мәгълүматларны һәм аларның сайланма әсәрләрен үз эченә алган «Өмет йолдызлары» (1988) исемле җыентыклар һәм көндәлек матбугатта, күмәк җыентыкларда басылган йөзләрчә мәкаләләр әнә шул күпьеллык иҗади тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак дөньяга киләләр.
Әдәбият фәненең күп тармакларында нәтиҗәле эш алып баруы белән бергә М.Гайнуллин озак еллар буе Казан дәүләт педагогия институтында, Казан дәүләт университетында лекцияләр укый, тәҗрибәле педагог-остаз буларак, студентларның диплом эшләренә җитәкчелек итә, дистәләрчә аспирантларны тәрбияләп, фән юлына озата. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры (1945–1953, 1959–1961) булып эшләгән елларында исә татар филологиясенең алга таба үсешен тәэмин итү өчен зур оештыру эшләре башкара.
М.Гайнуллинның татар әдәбияты буенча мәктәп дәреслекләре язу, унтугызынчы йөз һәм егерменче йөз башы татар язучыларының (К.Насыйри, З.Бигиев, Ш.Мөхәммәдев, Г.Камал, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, З.Бәшири, З.Ярмәки) сайланма әсәрләрен төзү, матбугатка әзерләү яки редакцияләүдә якыннан торып катнашу, тугыз томлы русча «Кыскача әдәбият энциклопедиясе» («Краткая литературная энциклопедия», 1962–1978) басмасының редактор-консультантларыннан берсе буларак, татар әдәбияты буенча анда урнаштырылган мәкаләләрне әзерләүдәге фидакарь хезмәте һәрьяктан мактауга лаек.
Күпьеллык нәтиҗәле гыйльми һәм педагоглык хезмәтләре өчен М.Гайнуллинга 1963 елда – Татарстанның, 1973 елда Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул 1985 елның 24 маенда Казанда вафат була.
М.Гайнуллин – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.