Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла: «Мин куркуымнан куркам»

Без нинди чорда яшибез? Киләчәгебез өметлеме? Килеп туган вазгыять милләт язмышына, әдәбиятына, гомумән, киләчәгенә ничек тәэсир итәчәк? Бу һәм башка проблемалар хакында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил ЗӘЙДУЛЛА белән әңгәмә.

– Ркаил абый, Татарстан Дәүләт Советының соңгы сессиясенең тарихка кереп калачагы бәхәссез. Шәхсән үзегез үзгәрешләр шулай тиз булыр дип көткән идегезме?

– Безнең Конституциягә үзгәрешләр кертүне күптән таләп итәләр иде инде. Шулай булгач, аны көтелмәгән хәл дип әйтеп булмый. Бу мәсьәлә дистә ел дәвамында сузылып килде. Республика җитәкчелеге Россиянең яшәү рәвешендә федерализмның әһәмиятен бик яхшы аңлый. Һәм бүгенге казанышларыбыз да федерализм принципларыннан азмы-күпме файдалана белү аркасында булды. Бу бит инде Мәнди анасына да билгеле: республикалар, өлкәләр икътисадый яктан көчле икән, уртак дәүләт тә шулкадәр үк көчле була. Бөтен идарә җепләре дә башкала кулына тупланып беткәндә, моның нинди нәтиҗәләргә китерәсен тарихтан беләбез. Республика, РФ Конституциясенә теркәлгән дәүләт буларак, иң мөһим вәкаләтләрен югалтты. Моңа ни диясең? Инде республика җитәкчесенең атамасына килгәндә… Бүтән республикаларда ул атама күптән бетерелгән иде инде. Илдә бер генә президент булырга тиеш, дигән сүз, бер уйласаң, көлке яңгырый. Мондый дәлил буламыни? Һәр спорт клубының үз президенты бар! Мин мәктәптә укыганда бер тәртипле пионерны Интернациональ дуслык клубы президенты итеп билгелиләр иде. Соң, Татарстан Президенты белән Россия Президентларын кем генә бутый ала? Без аңлыйбыз, төптә, әлбәттә, Татарстанның, татар дәүләтчелегенең дәүләти атрибутларын тартып алу, символларыннан ваз кичтерү ята. Гомумән, милли республикаларның булуы гына да  Мәскәү сәясәтчеләренең күбесенең эчен пошыра. Әйтерсең, Россия унитар дәүләт булса, өскә бәхет ишелеп төшәчәк! Без көрәшеп, тартышып карадык, әмма Мәскәү бит ул күз яшьләренә ышанмый. Алар көч-кодрәткә генә хөрмәт белән карый. Ә көч дигәнең бездә юк икән…

Замана катлаулы, әлбәттә. Тик бит бердәм булыр өчен бер-береңне хөрмәт итәргә дә кирәк. Кычытмаган җирне нигә кашырга? Хикмәт исемдә генә дә түгел. Инде «президент» сүзенә шул чаклы каныгалар икән, ярар, алыштырабыз;  ахыр чиктә «рәис» тә шул ук мәгънәне аңлата. Иң мөһиме, аның вәкаләтләре булсын! Хәзер бит иң вак-төяк мәсьәләләрне чишәр өчен дә Мәскәүгә йөгерәсе була; рөхсәт алырга, раслатырга, килештерергә… Без моны совет вакытында бер үттек бит инде. Хәер, хәзер ул заманнардан да арттырып җибәрделәр бугай. Өтек автономия хокуклары да юк хәзер. Ә бит фаразлыйсы да юк: шөрепләрне кысу, боргычлау дәвам итәчәк.

Күреп торабыз, федерализм турында телгә алучы да юк бүген, юкса бит аның төп шарты:  вәкаләтләрне чикләү, бер-береңә вәкаләтләр тапшыру.

Мин соңыннан булса да, сүз алып,  үз фикеремне җиткердем. Бу инде ятып калганчы атып калу кебек кенә булды, әлбәттә. Ләкин эндәшми дә калып булмый иде.

– Чыгышыгыздан соң сезне милли герой дип әйтүчеләр булды. Үзегез килешәсезме бу бәяләмә белән?

– Юк ла инде… Мин бит чыгышымда да, иманым камил, күбегез минем кебек фикер йөртә, дип әйттем. Ләкин аны чыгып әйтер өчен, бәлки, күпмедер кимәлдә кыюлык кына кирәктер. Мин сәясәтче түгел, фәкать шул гына. Депутатларның берсе «син ничек курыкмыйсың?» дип сораган иде. «Мин дә куркам, билгеле. Тик мин куркуымнан куркам», – дип җавап бирдем.

– Безнең киләчәк өметлеме?

– Өметсез – шайтан, диләр. Өмет иң соңыннан үлә, дип тә әйтәләр. Өметсез шайтан булып каласы килми, әлбәттә. Аннан соң дөнья куласа, әйләнә дә бер баса, диләр ич. Әле дөнья күләмендә әллә нинди үзгәрешләр булырга мөмкин. Гасырлар дәвамында татар яшәеше дәвам иткән икән (нинди генә фаҗигаләр кичермәгән безнең халык!), бүгенге сынауларны да исән-имин үтәрбез, иншалла. Ни генә әйтсәң дә, күбесе үзебездән тора. Умырткабыз сау булсын, без яңадан тураербыз. Төш, ядрә сакланса, халык теләсә нинди авырлыкларны да җиңеп чыга ул…

– Җанисәп нәтиҗәләре хәлебезнең гаять аянычлы булуын күрсәтте…

– Халык кимүенең төрле сәбәпләре бар. Ләкин төп сәбәпләрнең берсе барыбер балаларның аз тууы. Хәзер бит авылларда да гаиләдә бер-ике бала. Нинди артым, үрчем турында сүз баруы мөмкин?!  Без нәтиҗәләр дөрес түгел, өстәвенә пандемиянең дә үз өлеше булды, җан исәбен алучыларны өйгә кертмәүчеләр күп иде, дип күңелне юатырга булдырабыз анысы. Ләкин ул төп сәбәпләрдән түгел. Шул ук вакытта җан исәбен алуга төкереп карау да булмады түгел, булды. Милләтне билгеләгәндә «санаучылар» үзләрен бик иркен хис иткәнгә охшый. Бигрәк тә күрше-тирә өлкәләрдә.  Демография законнары буенча алай ук кимергә тиеш түгел идек. Әлбәттә, ассимиляция соңгы егерме елда коточкыч кимәлдә артты. Милли мәгариф системасы җимерелү аңа шулай киң юл ачты. Ләкин бит элекке тәҗрибә күрсәткәнчә, инде урыслашкан, тамырыннан аерылган кемсә дә гадәттә үзен барыбер татар дип белдерә. Хәер, хәзер аларның балалары, оныклары инде ул атамадан да ваз кичәргә мөмкин.

Башкортстанда шулай ук татарның кимүе аңлашыла. Анда, минемчә, административ ресурс үз эшен эшли. Мин бу турыда бер әңгәмәдә сөйләгән идем инде, кабатлап торасым килми. Җанисәп алуны үз көенә куйсаң, яки бернинди тыкшыну булмаса, барысы да үз урынына утырачак. Безгә татарның татар, башкортның башкорт булып калуы кадерле. Алар да, безнең кебек үк, авыр заманнар кичерә, инкыйраз аларга да яный. Әмма аларда милли үзаң бездәгедән көчлерәк шикелле тоела. Шунысы гына кызганыч: ул күп очракта татарга карата каршылыкка корылган һәм бу идеология аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Тугандаш халыкларның дошманлашуыннан Аллаһ сакласын!

Ләкин Башкортстанда татарларның кимүе, башка төбәкләр белән чагыштырганда, ул кадәр үк куркыныч түгел әле. Чаманы белгәннәр! Сембер, Самара, Түбән Новгород, Свердловск, Пермь өлкәләрендә татарлар саны бик күпкә кимегән. Мөмкин хәлме бу? Әйткәнемчә, демография законнары моңа каршы килә. Менә шуннан сорау туа инде: бу ялган аларга нәрсә бирә? Хәтерегездәме, имеш, Сталин, кеше юк икән, аның проблемасы да юк, дигән  бит, моны тулы бер халыкка карата да кулланырга мөмкин:  халык аз санлы икән, аны санламаска да, милли-мәдәни ихтыяҗына  игътибар итмәскә дә була. Нинди мәктәп? Нинди дәреслекләр? Нинди мәчет? Үз урыныгызны белегез! Шунысын да онытмаска кирәк: аз санлы халыклар бик тиз арада юкка чыга…  Шуңа мин ачыктан-ачык әйтергә мәҗбүр: соңгы җанисәп алуда халкыбызның саны кимү илдәге бөекмәмләкәтчел шовинизмның артуына да турыдан-туры бәйле.

 Киләчәктә халкыбыз язмышында Милли Шура кебек оешмалар нинди роль уйнаячак?

– Диванда ятып фәлсәфә сатучылар, «милләт өчен көрәшүче»ләр бик күп һәм алар татар конгрессын рәхәтләнеп сүгә. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә, чөнки тышка да чыгып йөрисе юк. Соңгы еллардагы милли мәсьәләләргә кагылышлы митингларга ничә кеше чыга иде? Шул-шул… Мин конгрессның Милли Шурасы һәм бюросы әгъзасы да. Әлбәттә, бер оешма да камил була алмый, бөтен эшне башкарып та чыга алмый. Конгресс хәленнән килгәнчә тырышты. Ләкин ул бит халыкны арттыруда турыдан-туры катнаша алмый! Әйе, без нәтиҗә ясарга тиеш. Конгресс эшчәнлегенә яңа сулыш кирәктер, мөгаен. Тик кайсы өлкәдә генә ул кирәкми?

Язучыларга килгәндә, Конгресс канаты астында без бик күп төбәкләрдә халык белән очраштык. Монда, әлбәттә, халык күңеленә күпмедер рух өстәү, әдәби сүз ишеттерү турында гына сүз алып барып була. Мәсәлән, безнең «великолепная тройка» – Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин Башкортстаннан кайтып кермәде диярлек. Дөрес, китапханәдә аз санлы халык белән очрашып зур нәтиҗәләргә өмет итү сабыйлык булыр иде, зур залларда очрашу мөмкинлеге исә бирелми. Ләкин ничек кенә сансызламасыннар, башкорт милләтчеләре нинди генә яңа ыру исемнәрен күтәреп чыкмасын, ул җирләрдә татар барыбер татар булып, башкорт исә үзе булып кала. Анда алар бер-берсен бик яхшы таный. Халык зирәк бит ул…

Конгресс эшен мин дә тәнкыйтьлим. Әмма тәнкыйтьләү җиңел ул, үзең эшләп күрсәтергә кирәк. Тәнкыйтьчеләр миннән башка да күп. Әлбәттә, әллә кайдагы Читаларда ансамбль әбиләренә милли костюмнар алып биреп кенә әллә кая ерак китеп булмый, яшьләр белән күбрәк эшләргә кирәк. Яшьләр белән эшләү мәсьәләсе шактый гына арткы планда кала бирә. Хәзер Милли Шураның бюросында яшьләр белән эшләү секциясен оештырырга булдылар. Нәтиҗәсе ничек булыр, чөнки яшьләрнең игътибарын яулау, яшьләрдә милли үзенчәлеккә басым ясап, ниндидер үзгәрешләр кертү шактый авыр. Чын татар җанлы яшь активистлар җитми. Минем кебек кайбер картлар яшьләрне инертлыкта, үшәнлектә гаепләргә маһир. Минемчә, бу дөрес түгел. Актив яшьләр бик күп. Тик ул активлык күбрәк акча эшләүгә кайтып кала. Табигый. Җәмгыятьтә акча культы хөкем сөргәндә милләт кайгысы артка чигенә. Аннан соң мәктәп мәсьәләсе бик мөһим. Татар теле һәм әдәбиятын предмет буларак та өйрәнмәгән кешедә татарлык ни дәрәҗәдә? Инде күбесенең әби-бабасы ук урыслашкан, гаилә тәрбиясе турында сүз дә юк. Татар җыры ишетсә дә хәтта чыраен сыта. Син аңа татарлыкны ничек аңлатасың? Дөрес, ниндидер могҗиза белән  алар арасыннан да сирәк-мирәк гаҗәеп татар җанлы кешеләр килеп чыга. Үзе татарча белми, татар дип җан ата. Алар хәтта безнең ишедән милләтчерәк тә була, андыйларны да беләм. Тел белми дип, аларны читкә тибәрергә ярамый. Татар әдәбиятының күренекле әсәрләрен, публицистиканы урысчага тәрҗемә итеп, урыс телле татарларга җиткерергә кирәк. Күңелендә татарлык уянсын, бәлки, борынгы әби-бабайлар телен дә өйрәнә башлар… Мине наивлыкта да гаепләргә мөмкин. Ләкин яһүдләрнең 20 гасыр тарихын искә төшерегез: бер наив кеше ике мең ел элек үлгән иврит телен өйрәнә башлый… Хәзер ул тел – Израиль дәүләтенең теле. Шунысын да онытмаска кирәк: яһүдләр үз  идеологиясен теләсә нинди телдә алып бара: Германиядә – немец, Англиядә – инглиз, Россиядә – урыс телендә.

– Язучылар берлегендә сез былтыр Әдәби тәрҗемә үзәген ачкан идегез. Эшләр ничек бара?

– Эшләр җайланып килә. Республика җитәкчелеге ярдәм итмәсә, үзебез генә әллә ни эш тә майтара алмас идек, билгеле. Мәсәлән, күптән түгел генә Төркиядә XX гасыр татар хикәяләре антологиясе нәшер ителде. Мин уйлыйм, төрек телендә китап чыгарабыз икән, ул Төркиядә нәшер ителергә, урыс телендә чыгарабыз икән, ул Мәскәүдә бастырылырга тиеш. Шул ук антология урыс телендә Мәскәү нәшриятында (ОГИ) басылып чыкты. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәре урыс телендә Мәскәүдә чыкты, хәзер шул ук нәшриятта типографиягә Әхәт Гаффарның хикәяләр җыентыгы китте. Безнең ниятләр зур.

– Әсәрләрне тәрҗемәгә нинди принцип белән сайлап аласыз?

– Хәзерге заманга күбрәк игътибар итәргә тырышабыз, нәшриятлар да хәзерге заман язучыларын чыгару ягында. Ул теләсә нинди илдә шулай икән. Монда тагын бер шарт бар, әйтик, сайлап алган татар әсәре тәрҗемәдә укырга кызыклымы? Сәнгать ягыннан да шактый югары кимәлдә булырга тиеш, башка халыкка да кызык булырга тиеш. Бездә исә татарлар өчен генә язылган, үзара гына укып була торган  әсәрләр шактый. Тарихка кагылышлы, шәхесләр турындагы әсәрләр кызыксыну уята. Мәсәлән, Төркиядә күптән түгел күренекле галим Надир Дәүләт вафат булды. Хатыны аның турында китап язган иде. Әле ул төрек телендә чыкмаган, без аны татар телендә бастырып чыгардык инде. Татарчага Төркиядә яшәүче милләттәшебез Раушания Алтай тәрҗемә итте. Хәзер шушы әсәрне төрекчәдән урысчага тәрҗемә иттек һәм ул шушы көннәрдә Мәскәүдә нәшер ителәчәк.

Азәрбайҗаннан шагыйрь Әкбәр Кошалы белән хезмәттәшлек итәбез. Ул Тукай шигырьләрен бик саллы китап рәвешендә Бакуда нәшер иткән иде. Аннары яшь шагыйрьләребезнең антологиясен азәрбайҗан телендә чыгарды. Хәзер исә Азәрбайҗанда татар хикәяләре антологиясе тәрҗемә ителә, без XXI гасырда язылган азәрбайҗан хикәяләрен татарчага тәрҗемә итәбез. Кунак ашы – кара-каршы, ди халкыбыз. Төрки халыклар арасында Азәрбайҗан әдәбияты – бик кызыклы һәм бай әдәбият. Шулай ук төрек хикәяләре җыентыгын да татар телендә бастырырга исәп бар.

– Язучылар берлегендә икенче ел рәис вазыйфасын башкарасыз. Сезгә бик катлаулы вакыт туры килде. Шушы вакыт аралыгында берлектә нинди үзгәрешләр булды?

– 4 мартта рәис булып сайлануга ике ел була. Үзем дә санап барам инде аны.

Рәис булып сайланганда эш планым тәкъдим ителгән иде. Шуларның 30 проценты гына гамәлгә ашса да, ул – бик зур нәтиҗә. Мин вәгъдә ителгәннең 30 процентын гына башкармаганмындыр дип уйлыйм.

Шәхсән үзем хуҗалык эшләре белән горурланам. Мин килгәндә түбәдән су үтә иде, түбәне көз көне үк яптырдык, хәзер подвалда зур эшләр бара, аннан икенче каттан башлап эчкә керәбез. Бинадан чыгып китмәс өчен, эшне этаплап алып барырга булдык. Ике күчү бер януга тиң, диләр бит, шундый югалтуларга дучар булмас өчен, әлеге юлны сайладык. Кайчак уңайсызлыклар була инде, нишлисең… Ләкин җыелышлар булып тора, Тукай клубы эшли. Берничә көн элек, мәсәлән, Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрен укып ярышырга Казанның дистәдән артык мәктәбеннән, балалар бакчаларыннан бик күп балалар килгән иде. Яңадан мәктәпкә кайткандай тойдым үземне. Таныш гөрелте… Татар телендә!

Бу турыда мин озаклап һәм тәфсилләп сөйли алам, нәрсә яшереп торырга, мактанырга яратам инде…

– Элек сез әйткән подвал гөрләп торган, диләр, анда редакцияләр эшләгән. Ремонттан соң бинада ниндидер үзгәрешләр буламы?

– Берлекнең үз нәшриятын булдырасыбыз килә. Бу хакта гариза да яздык инде. Моның үз кыенлыклары бар. Язучылар берлеге бинасы – тарихи һәйкәлләр исемлегендә. Шуңа күрә һәр үзгәрешне мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән килештереп эшләргә кирәк. Бюрократик киртәләр шактый вакытны ала. Нәшрият  ул безнең зур эшебез булыр иде.

– Бәлки китапның да бәясе төшәр иде.

– Әлбәттә. Аның максаты да шул инде. Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларның бәясе мине бик борчый. 800–900 сум – бик зур бәя. «Нигә алай?» – дип сорасаң, мең төрле сәбәп табалар. Дөресен әйткәндә, соңгы елларда нәшер ителгән китапларда редакцияләү дә бик нык аксый. Редактор бит ул, урысча әйткәндә, штучный товар. Аларны әзерләргә кирәк. Нәшриятта буыннар эзлеклелеге юкка чыгарылды. Яшьләр бит өлкәннәр арасында гына үз эшенең остасы булып әверелә.

Гадәттә, безнең байларыбыз китап укымый. Китап укучы өлкән яшьтәге кешеләр, студентлар ул бәягә китапны сатып алмый. 12 мең сум пенсиягә яшәгән кешедә китап кайгысы булмавын да аңлыйм. Кайгысы да бардыр, тик аның ул кайгыны шатлыкка әйләндерергә матди чамасы юк. Китап укытуның төрле вариантларын уйларга кирәк. Электрон вариантка өстенлек бирергә дә инде вакыттыр.

– Язучылар корылтаенда кабат үз кандидатурагызны куячаксызмы?

– Ул турыда уйлаганым да юк. Әле бит бирелгән вакытның яртысына гына җиттем. Яшьләрдән мине алыштырырлык кешеләр булса, нигә ябышып ятарга? Тулысынча иҗат эшенә китәргә дә ярый. Мин бит начар язучы түгел идем (көлә).

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән хезмәттәшлек итәбез. Үзем дә шул комиссиядә әгъза, Рөстәм Галиуллин да. Марат Әхмәтов булышлыгы белән моңарчы булмаган конкурс-бәйге үткәрдек. Инде шул ук бәйге яңадан башланды. Приз фонды гына да 7 миллион сумнан артык. «Татнефть» уртак конкурс үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Озакламый мәдәният институты һәм цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе белән берлектә конкурс игълан итәбез.

Конкурсларның булуы – үзе бер стимул. Моннан тыш балалар бакчалары, мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар даими булачак. Бу – Мәгариф министрлыгы белән киңәшләшеп эшләнә торган эш. Әлеге очрашуларга йөрүче язучыларга гонорар түләү мәсьәләсен дә хәл иттек. Ярдәм итәргә торучы эшкуарлар да җитәрлек, шөкер.

– Февральдә Тукай премиясе буенча фикер алышулар башлана. Күптән инде премия бирү тәртибенә үзгәрешләр кертергә кирәк, дигән сүзләр ишетелә. Сезнеңчә, нинди үзгәрешләр кертергә кирәк?

– Иң беренче эш итеп аның суммасын арттырырга кирәк. Мин үз тәкъдимемне Рөстәм Миңнехановка яздым, ул риза булды. Тукай премиясенең күләме быелдан ике тапкыр арта, Аллаһ боерса, ягъни бер миллион сумны тәшкил итәчәк.

Туй үпкәсез булмый, әлеге премия тирәсендә ризасызлык һәрвакыт булды һәм булачак. Андыйларга мин генә ярдәм итә алмыйм. Премиягә тәкъдим итүнең үз кагыйдәсе бар, ул акка кара белән язылган, без аннан миллиметр да читкә китмәячәкбез.

 Узган ел иң өлкән шагыйрә Флера Гыйззәтуллинага премия бирелмәү ризасызлык тудырды. Быел ул янә үз кандидатурасын куячаклары турында хәбәр итте. Аның өчен бу дулкынлануларның эзсез узмаячагын аңлыйсыздыр.

– Мин үзем дә Флера Гыйззәтуллинаны яңадан тәкъдим итү ягында. Туксан яшьтән узса да, аның әле энергиясе ташып тора, кулыннан каләме төшкәне юк. Әгәр без аңа бу премияне бирми калабыз икән, шәхсән миңа бик үкенечле булачак. Мин бит аны картайган кешегә матди ярдәм булсын дип тәкъдим итмим, ул – чыннан да зур шагыйрь. Аның «Коллык зинданы», «Яну дәверләрендә» поэмалары искиткеч. Бүтән әдәбиятларда  поэма жанр буларак юкка чыгып бара. Аңа аерым бер төрле осталык кирәк. Флера апада ул бар. Аны самородок дисәң, үпкәли инде ул, ләкин төп хасиятен дә әйтми китә алмыйм: ул – искиткеч стихияле шагыйрь, сүз тылсымына ия; аңа бу сәләт Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Флера апа гомер буе эшләгән, ничә тапкыр премиягә тәкъдим ителеп тә, аңа бирелмичә калган, без бу хатаны төзәтергә тиеш. Дөрес, ахыргы сүзне идарә, аннары премия бирү комиссиясе әйтәчәк.

Кагыйдә буенча Тукай премиясе аерым бер әсәргә бирелә, ләкин шагыйрьнең иҗат юлы да исәпкә алынмый калмас… Менә әле генә Илһам Шакиров премиясен бирү комиссиясе утырышыннан кайттым. Анда да әлеге премия Флера Сөләйманова, Фердинант Сәлаховка үткән юлын, иҗатын исәпкә алып бирелде.

– Премия, дип дулкынланабыз инде без, әмма киләчәктә татар китабын укучы калырмы соң?

– Ата-аналары гариза язса, мәктәптә ике-өч дәрес татар теле, әдәбиятын укый бала… Син миңа нинди сорау бирәсең? Әйтик, өйдә әлегә татарча сөйләшәләр дә ди, ләкин татарча сөйләшү әле ул китап укырга өйрәтү дигән сүз түгел. Балачакта китап укымаган кеше соңыннан укымый инде гадәттә. Мәктәп булмаса, әдәбият юк, укучылар булмаса, язучылар юк. Безнең хәлләр аяныч икәнне танырга кала. Ләкин, алдан әйткәнемчә, мин бит – өметен җуймый торган кеше. Кайчан да булса үләбез дип хәзер үк егылып үләргәме? Дошман бит шуны көтә. Юк, без әле көрәшәчәкбез!

– Тарих кабатланучан, диләр бит. Хәзерге вакыт тарихның кайсы чорына туры килә?

– Татар тарихының бер чорына да туры килми. Без иң аянычлы чорда. Монда могҗизага гына ышанырга кала. Заманнар үзгәреп, тарих кисәк борылыш ясаса гына… Әлбәттә, үзебез дә, алма, пеш, авызга төш, дип тик ятарга тиеш түгел.

– Без күндәм халыкмы?

– Без – бик күндәм халык. Күндәм, сабыр. Сабырлык турында күпме мәкаль генә бар. Халыкның менталитеты шунда күренә. «Сабыр төбе – сары алтын». «Сабыр иткән  морадына җиткән». Бик бәхәсле мәкальләр. Дөрес, сабыр итеп морадына җитүчеләр дә бардыр, ләкин күбесе, морадына ирешмичә, сабырлыгын кочаклап үлеп тә китә.

– Иҗатыгыз ни хәлдә?

– Әлмәттә бер язучы яши. Тормыш тәҗрибәсе бик бай, иҗаты бер китапка

сыеп бетте. Аннан: «Иҗат ничек?» – дип сорыйлар икән. Бу, әйтмә миңа шул сүзне, дип ярсый башлый, имеш. Иҗат дигән сүзнең үзен күралмый башлаган! Чөнки инде яза алмый. Мин әле андый ук хәлдә түгел. Иҗат турында сорауларны тыныч кабул итәм (көлә.)

Башымда бер пьеса йөри. Әсәр бит ул иң әүвәл күңелдә языла, аннан соң гына кәгазьгә төшә.

Шигырьне исә күбрәк үзем өчен язам. Кайберләрен социаль челтәрләргә куям. Юбилей уңаеннан «Төштән соң» дигән китабым чыкты. Шунда соңгы елларда язылган шигырьләрем, робагыйларым да керде. Сатып алыгыз, дип әйтергә кыенсынам, чөнки бәясе – 720 сум…

Иң кызганычы,  конкурсларда, бәйгеләрдә катнаша алмыйм, чөнки аларның барысында да диярлек мин – жюри әгъзасы. Казан мэриясе хикәяләргә ике телдә бер конкурс үткәрде, анда минем жюрига да, оештыручыларга да бернинди катнашым юк иде. Шуннан хикәя яздым, беренче урын булды, әлбәттә (көлә.)

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Язучылар

Туган көннәр

Мар
1
Вс
Ләлә Гыймадиева
Нурислам Хәсәнов
Мар
10
Вт