Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Дусайлы Әхмәт

       Әхмәт Дусайлы (Әхмәтҗан Хәсән улы Хәмәдишин) 1949 елның 20 августында Татарстанның Мөслим районы Дусай авылында туа. Уку, белемгә омтылу белән бергә, яшьтән үк хезмәт чыныгуы алып үсә: йөкчедән алып инженер-технологка кадәр күп һөнәрләр үзләштерә. Узган гасырның сиксәненче еллары башында КамАЗда кыручы булып эшләгәндә беренче хикәясен яза. Шул вакыттан бирле, гәрчә тезмә әсәрләр, шигырьләр язу белән мавыгуын ташлап бетермәсә дә, төп иҗат юнәлеше итеп проза жанрын сайлый. Тәүге хикәяләре, очерк язмалары Мөслим һәм Тукай район газеталарында, «Ялкын», «Казан утлары», «Аргамак», «Идел» журналларында, «Әфган кызалаклары» (1991) кебек күмәк җыентыкларда дөнья күрә, ә 1992 елда «КамАЗ» нәшриятында повесть һәм хикәяләре тупланган мөстәкыйль китабы басылып чыга.

         1994 елда Әхмәт Дусайлы бер төркем Чаллы журналистлары белән берлектә «Хәерле иртә» исемле газета һәм тагын бер елдан газета каршында шул ук исемдә хосусый нәшрият оештыра. Мөхәррир-нашир буларак, газетаны да, нәшриятны да ул үзе җитәкли. Әлеге нәшриятта 2000 елга кадәр төбәк язучыларының дистәләгән шигырь һәм проза китаплары нәшер ителә.

         Хәзерге вакытта Әхмәт Дусайлы Мөслим районы Салауз-Мухан авылында яши һәм иҗади эшен дәвам иттерә.

         Ә.Дусайлы – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар