Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бәшир Фәрит

 Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Фәрит Бәшир (Фәрит Кәрим улы Бәширов) 1958 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасының Арча районы Шекә авылында укытучы гаиләсендә туа. 1974 елдан сигезьеллык мәктәпне, 1976 елда Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлый. 1976–1981 еллардан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1981–1984 елларда СССР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты кече каршындагы аспирантурада укый. 1984–2003 елларда шул институтта кече фәнни хезмәткәр вазифасын башкара. 1989 елда «Яңа татар романы формалашу (XIX гасыр ахыры – XX йөз башы)» дигән темага кандидатлык, 2002 елдан «XX йөз башы татар прозасының үсеш этаплары» дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый.

     Фәрит Бәшир 2003–2006 елларда Татарстан китап нәшриятында бүлек мөдире, аннан «Матбугат йорты» нәшриятында редактор булып эшли. 2007 елдан Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты профессоры.

     Ф.Бәшир әдәби-мәдәни мирас белән җентекле кызыксыну, элегрәк дөнья күрә алмаган әсәрләрне киредән халыкка кайтару буенча шөгыльләнү белән бергә, хәзерге әдәби хәрәкәтне өйрәнү, татар язучыларының иҗат портретларын укучыга җиткерү, яңа басылган әсәрләргә бәяләмә язу юнәлешендә дә актив эшли. Шул җәһәттән аның матбугатта 80 нән артык мәкалә һәм күзәтү-анализ характерындагы язмалары дөнья күрә.

     Ул 2009 елның октябрендә Казанда вафат була, туган авылы Арча районының Шекә авылы зиратында җирләнә.

     Ф.Бәшир – 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар