Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Камалиев Тәүфикъ

      Тәүфикъ Камалиев (Тәүфикъ Сәлих улы Камалетдинов) 1940 елның 3 февралендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында туа. Алтынчы-җиденче сыйныфка кадәр туган авылы һәм Апас районының Кызыл Тау мәктәпләрендә укый. Җиденче сыйныфны Казанда тәмамлый. Аннары икееллык техник училищеда слесарьлык һөнәренә өйрәнеп, 1958–1961 елларда Казанның С.Горбунов исемендәге заводында слесарь-җыючы булып эшли. Бер үк вакытта кичке урта мәктәптә укуын дәвам иттерә. 1961–1966 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, озак еллар, гомеренең соңгы көннәренә кадәр (Т.Камалиев 1980 елның 13 февралендә кинәт вафат була), Татарстан телевидениесендә өлкән мөхәррир, С.Горбунов исемендәге авиация берләшмәсенең «Алга» исемле күптиражлы газетасында мөхәррир, «Ялкын» журналы, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

     Т.Камалиев әдәбиятка узган гасырның алтмышынчы еллары башында килә. Аның туган җир, яшьлек, студентлар тормышы, якташлары турындагы романтик яңгырашлы лирик шигырьләрен үз эченә алган «Ромашкалар эзлим» исемле беренче җыентыгы 1967 елда басылып чыга. Шуннан соң дөнья күргән «Сабыр канатлары сынмый» (1968), «Озата бармагыз» (1969) исемле җыентыклары тулысынча диярлек производство һәм эшчеләр тормышына багышланган. «Сезгә генә сөйлим» (1970), «Хәләл көчем белән» (1972), «Яшьлеккә кайту» (1978) исемле җыентыкларында да шагыйрь, үз темасына тугрылыклы калып, гади хезмәт кешеләренең уй-хисләрен шигъри юлларга салырга омтыла.

     Т.Камалиев – 1971 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар