Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Изге нигез яме

Узган атнада Нурлат районы авылларында да сабантуйлар шаулап узды. Юк икән әле, халкыбызының ямьле бәйрәмнәре болар белән генә бетмәгән икән әле. Бу атна башында исә иң соңгысы, төбәктәге бер-бератлы үткән сабантуйлар парадын түгәрәкләп, Бикколда төгәлләнде, ниһаять.

Иң яхшы җырчыны сәхнәгә соңрак чыгаралар дигәндәй, тикмәгә генә булмаган икән бу галәмәт. Оештыру җәһәтеннән бүтәннәргә дә үрнәк булырлык иткәннәр, милли гореф-гадәтләргә яңа төр бизәкләр кушканнар Биккол кешеләре. Шуның өчен, биредәге мәҗлес бик тә үзенчәлекле, район тарихында (хәер, бер монда гына микән?) әлегә тиклем булмаганча, көтелмәгәнчә башланып китте дә. Хикмәт шунда ки, сабантуйлар мәйданы инде озак еллар элек күренекле педагоглар Гыйззелбәнат Вәлиәхмәт кызы Нуруллина (1918-2003) белән Хәйдәргали Галимдар улы Диндаров(1909-1973) гаиләсе яшәгән, хуҗалар үзләре васыять итеп калдырган йорт-җир һәм бакча-каралты биләмәсендә урын алган. Һәм авыл халкының яраткан, һич онытылмас укытучылары истәлеген яд итеп, дүшәмбе көнне биредә аларның шул йорт нигезе урынына тантаналы төстә күркәм истәлек стеласы-һәйкәле ачылды. Ирле-хатынлы мәгариф әһелләре гомер кичергән изге нигезне шулай күркәм төстә билгеләп язылган хәтер ядкәренең үзәк урамда, нәкь менә мәктәп янында, парк-бакча күршесендә урнашуы да нур өстенә нур өстәп тора кебек.

Бәйрәмдә Диндаровларның күп санлы варислары, шушы укытучылар династиясен дәвам итүче ул-кызлар, аларның балалары, оныклар катнашты. Җөмләдән, шушы бәрәкәтле нигездән Татарстан Язучылар берлеге әгьзалары Илдус белән Ирек Диндаровлар чыгуын да өстәү урынлыдыр. Бу ике язучы, бүтән туганнары әти-әниләренең педагогик эшчәнлеген уңышлы күтәреп алсалар, Хәйдәргали аганың әдәби юнәлешен дәвам иттерделәр. Галимдар улы Диндаров узган гасырның утызынчы елларында Самара өлкәсендәге Камышлы һәм Татарстандагы Чирмешән районнары газетасының баш редакторы булып торган, матбугатта үзенең байтак шигырьләрен, хикәяләрен бастырып каләмен чарлаган күпкырлы шәхес тә.

Билгеле, ямьле нигезгә чәчәкләр куйганнан соң, үз нәүбәтендә, үз җае белән сабантуй уеннары, күңелле тамашалар гөрләде. Яңа көчле тәэссорат, онытылмас хис-тойгылар белән таралыштык без, илнең бөтен почмакларыннан җыелган авылдашлар, кунаклар.

Рәсемдә: изге нигездә калыккан ядкәр, аны ачуда катнашкан якташлар, сабантуй мизгелләре.

Г. Юлубаева. Яр Чаллы шәһәре.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева