Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мостафин Мөсәгыйть

Мөсәгыйт Мостафин 1909 елның 25 сентябрендә хәзерге Татарстанның Баулы районы Бәйрәкә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1927 елда Бәйрәкә җидееллык мәктәбен тәмамлап, Казанга килә һәм рабфакка укырга керә. Шушы елларда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый: очерклар, хикәяләр яза һәм аларны Ютазы район газетасында бастыра. 1931 елда Казанда яшь әдипнең зурлар өчен авыл тормышына багышланган биш хикәясен үз эченә алган «Очрашу» исемле китабы һәм үсмер балалар өчен «Үсү» исемле озын хикәясе басылып чыга. 1932 елда «Тыңлыйсыңмы, кордаш?» дигән өченче китабы да дөнья күрә. Үзенең хикәяләрендә һәм нәсерләрендә яшь автор гади хезмәт кешеләренең көндәлек тормышын тасвирларга омтыла һәм җиңелчә юмор белән алар дагы искелек калдыкларын тәнкыйтьли. Аның хикәяләре лирик яңгырашлы һәм тел-сурәтләү чараларының халыкчан, образлы булулары ягыннан да игътибарга лаеклы.
Мөсәгыйт Мостафин 1941 елның август аенда үзе теләп фронтка китә һәм шул ук елның 6 декабрендә сугыш кырында батырларча һәлак була.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Мөсәгыйт Мостафинның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

БИБЛИОГРАФИЯ

Очрашу: (Хикәяләр җыентыгы).—Казан: Татгосиздат, 1931.—64 б. 5000. Үсү: Хикәя. (Үсмер балалар өчен).—Казан: Татиздат, 1931.—36 б. 6000.
Тыңлыйсыңмы, кордаш: Хикәяләр, нәсерләр.— Казан 63 б. 5000.

Аның турында

Мөсәгыйт Мостафин. (1909—1941): Биогр. белешмә.-Төз. С. Шакир. Казан, 1961, 141—142 б.


Язучылар