Язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Гази Кашшаф (Миргазый Солтан улы Кашшафетдинов) 1907 елның 15 апрелендә элекке Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районы) Яңа Арсланбәк авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Миргазый, әтисеннән укырга-язарга өйрәнеп, авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1920–1925 елларда укуын Бәләбәй шәһәрендәге Укытучылар семинариясендә (соңыннан – педагогия техникумы) дәвам иттерә, аннары, Уфада кыска мөддәтле әзерлек курсларын тәмамлап, 1925 елның көзендә Казанга килә һәм Көнчыгыш институтына кабул ителә. Институтта уку белән бергә ул Казанның М.Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә (ФЗӨ) дәресләр алып бара, ә институтны тәмамлагач, 1929 елдан 1937 елга кадәр, Казанның төрле уку йортларында – татрабфакта, авыл хуҗалыгы коммуналь мәктәбендә, тире һәм мех сәнәгате техникумында, авыл хуҗалыгы институтында тел-әдәбият укыта. 1937 елда Г.Кашшаф китап нәшриятына эшкә күчә, анда башта өлкән әдәби консультант, 1939 елның җәеннән 1942 елның көзенә кадәр матур әдәбият бүлегенең өлкән мөхәррире (мөдире) булып эшли.
1942 елның октябрендә Г.Кашшафны Татарстан Язучылар берлегенең матбугат басмасы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналына баш мөхәррир итеп билгелиләр. 1945–1958 еллар арасында ул Татарстан Язучылар оешмасында референт-консультант (1945–1947), СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында лаборант (1947–1950) һәм сигез ел дәвамында (1950–1958) яңадан «Совет әдәбияты» журналының баш мөхәррире вазифаларын башкара. 1960 елда диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алгач, Г.Кашшаф үзенең хезмәт эшчәнлеген тулысынча Казан дәүләт университеты белән бәйли: 1961–1964 елларда – тарих-филология факультетының татар әдәбияты кафедрасында, ә 1964 елның октябреннән гомеренең соңгы көннәренә кадәр яңа ачылган журналистика кафедрасында укытучы-доцент булып эшли.
Г.Кашшаф – бай әдәби-гыйльми мирас калдырган әдип. Аның беренче тәнкыйть мәкаләләре 1928 елда – студент чагында басыла башлый.
Утызынчы елларда аерым язучылар, аларның әсәрләре һәм театр уеннары турында язган мәкалә-рецензияләре белән ул үзен шул чор әдәби хәрәкәтенең тенденцияләрен яхшы аңлаган зәвыклы тәнкыйтьче итеп таныта. Прозада да үзенең каләмен сынап карый: хикәяләр, повестьлар яза. 1940 елда аның берьюлы өч китабы – Ш.Камал турындагы монографиясе, «Каләм мастерлары» исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы һәм чик сакчылары тормышыннан алып язылган «Чүл буенда» дигән повесте басылып чыга.
Гомумән, 1928–1952 еллар арасында Г.Кашшафның республика көндәлек матбугатында әдәби хәрәкәтнең, театр сәнгатенең төрле мәсьәләләренә караган йөз илледән артык мәкаләсе дөнья күрә. Болардан тыш ул урта мәктәпләр өчен дәреслек-хрестоматияләр төзү, аерым язучыларның (М.Гали, Ш.Камал, Г.Камал, Г.Кутуй, Ә.Фәйзи, К.Нәҗми, М.Галәү һ.б.) тупланмаларына кереш сүз, иҗат биографияләре язу буенча да эшләр башкара.
Әдәбият белеменә һәм тәнкыйть өлкәсенә караган бу хезмәтләрдә утызынчы-кырыгынчы еллардагы рәсми идеология һәм вульгар социологизм йогынтысында туган теоретик ялгышлар һәм карашлар булуга карамастан, авторның һәр конкрет әсәрне һәм тулаем язучы иҗатын иң әүвәл сәнгатьчәлек күзлегеннән чыгып анализларга тырышуын билгеләп үтмичә булмый.
Узган гасырның илленче елларыннан башлап Г.Кашшаф үзенең калган бөтен гомерен Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышлый. Ул шагыйрьнең соңгы язмышын ачыклау өчен архивларда казына, шагыйрь үткән эзләрдән йөри, аны якыннан белүчеләрне – туганнарын, дусларын, М.Җәлил белән бергә әсирлектә газап чиккән кешеләрне күреп сөйләшә, бик күп хатлар алыша. Нәтиҗәдә «Муса Җәлил» исемле күләмле монографиясе языла. Каһарман шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын җентекләп тикшергән бу хезмәт 1957 елда дөньяга чыга һәм дүрт елдан, яңа табылган материаллар белән тулыландырылып, кабат басыла.
Инде автор үзе вафат булганнан соң, 1983 елда, хезмәтнең русча басмасы да нәшер ителә.
Г.Кашшаф Муса Җәлилнең үз әсәрләрен халыкка җиткерү, популярлаштыру буенча да зур фидакарьлек күрсәтә: атаклы «Моабит дәфтәрләре»нә беренче гыйльми комментарийлар яза, шагыйрьнең өчтомлыгын (1955–1956), русча бертомлыгын (1962), фотоальбомын (1966) әзерләп чыгара, М.Җәлил турында истәлекләрне җыеп-туплап бастыра (1964, русча басмасы – 1966). Галим-әдипнең каһарман шагыйрь турында язган аерым мәкаләләре дистәләгән телләргә, шул җөмләдән чит ил телләренә дә тәрҗемә ителеп басылалар. Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган хезмәтләре өчен Гази Кашшаф 1976 елда (вафатыннан соң) Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе белән бүләкләнә.
Гази Кашшаф – республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына актив катнашкан язучы. Ул күп тапкырлар партиянең өлкә комитетына, Казан шәһәр һәм Бауман район комитетларына әгъза итеп сайлана, Казан шәһәр советы депутаты була. Аның актив җәмәгать эшчәнлеге һәм әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары үз вакытында Хезмәт Кызыл Байрагы (1957) һәм «Почет Билгесе» (1967) орденнары белән билгеләп үтелә.
Ул 1975 елның 9 декабрендә Казанда вафат була.
Г.Кашшаф – 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.